Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Балалар бакчасында тәрбиячеләрнең туган тел темасын яктыртуы



 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

“МӘГАРИФ” БЕЛЕМ БИРҮ ҮЗӘГЕ

 

“БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА ТӘРБИЯЧЕЛӘРНЕҢ ТУГАН ТЕЛ ТЕМАСЫН ЯКТЫРТУЫ”

                                        МӘКАЛӘ

 

                                      Башкарды: Казан шәһәре Вахитов районының

                                     “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

                                      273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

                                       автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль

                                       үчреждениясе тәрбиячесе

                                       Нурхәмәтова Зөһрә Хәмзә кызы

 

Казан

2021 ел

 

Балалар бакчасында тәрбиячеләрнең туган тел темасын яктыртуы

 

 

Республикабыз тарихында тулаем бер елның “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителүе, татар теленең язмышы, аерым алганда, киләчәгендә зур роль уйнаячак. Ел дәвамында әлеге теманың җәмәгатьчелек алдында еш күтәрелеп чыгуы, массакүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртылуына татар кешесе битараф кала алмас дип уйлыйбыз. Бигрәк тә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә, гомумән, белем бирүнең төрле тармакларында татар теленә игътибарның артуы балалар күңелендә туган телләренә карата хөрмәт, ярату, кызыксыну, шул ук вакытта соклану һәм горурлану хисләрен уятыр. Ә балалар – безнең киләчәк буын һәм туган телнең язмышы, һичшиксез, алар кулында.

Без – хәзерге буын вәкилләре, бигрәк тә тәрбиячеләр, укытучыларның төп бурычларыннан берсе – бала күңелендә туган теленә карата әнә шул мәхәббәтне уяту, хөрмәт, җаваплылык хисләрен тәрбияләү. Әлбәттә, югарыда әйтелгәннәр гомуми сүзләр булып тоела һәм бу хакта күп тапкырлар ишетелде, язылды. Тик күпме генә сөйләнсә дә, фәнни хезмәтләр язылса да, аның асылы үзгәрми. Менә шул асылга тугры калып эшләү – төп максатларыбызның берсе.

Заманында татарның олпат язучысы Гомәр Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсенә тиңләгән. Шуны истә тотып, бүген балалар бакчасына йөргән бала иртәгә – мәктәп укучысы, аннан студент, соңрак үзе дә укытучы яки галим буласы кеше – димәк шушы бала белән безнең туган телебез дә үсәчәк, үзгәрәчәк дигән сүз. Әлеге үзгәрешне исә бары уңай якка гына булдырырга тырышырга кирәк. Яңа буын белән туган телебез тагын да камилләнеп үсеп, алардан соң килгән буыннарга үз асылында барып ирешерлек булсын.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләүнче сабыйлар өчен югарыда язылганнарны аңлау, кабул итү мөмкин түгел. Билгеле, аларның башында уен, күңел ачу, шаяру. Безнең максат – балада туган телне ярату хисен нәкъ менә шул уеннар аша җиткерү. Баланың акыл, хәтер дәрәҗәсенә туры килердәй мәгълүматларны аның күңеленә уен аша салырга тырышырга кирәк. Бу эшне мөмкин кадәр мавыктыргыч, үзенчәлекле итү мөһим, чөнки баланың мизгел эчендә үзгәреп торган кәефе, игътибарын бер ноктага җыю катлаулы. Мисал өчен, балага үзенең туган ягы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар җиткереп була. Сүз географик киңлекләр турында гына түгел, бәлки аның тарихы, әлеге өлкәне таныткан шәхесләр, бүгенге тормыштагы абруйлы, үзенчәлекле кешеләр турында кызыклы дәресләр әзерләргә мөмкин. Замана технологияларын кулланып, чыгышны үзенчәлекле видеотасмалар, фотосурәтләр белән бизәргә, баланың яшенә туры килгән викториналар белән тулыландырырга мөмин. Бу эш туган телдә алып барыла, бала белән татар телендә аралашасың, ул мәгълүматны да туган телендә кабул итә. Аңламаганнарны сорый, иң мөһиме: ашыкмыйча, сабырлык белән кабаттан сөйләп бирү, төшендерү. Бала “Мин аңламадым, кабаттан сорасам ярар микән” дип куркырга тиеш түгел, ул тәрбияченең әңгәмәдәшенә әйләнсен – кызыклы аралашу тудырырга кирәк. Билгеле, моның өчен тәрбияче ныклап әзерләнгән, кирәкле белемнәрне туплаган булырга тиеш. Ни өчен кирәк бу? Туган җиргә карата кызыксыну уяту – туган телгә карата да кызыксыну уятачак!

Күренекле рус язучысы Константин Паустовский сүзләренә тукталып үтик: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”. Кызганычка, күпләр бүген менә шул битарафлар заманы дигән фикердә. Әмма тәрбиячеләр, укытучылар шушы битарафлыкка каршы чыга ала. Кечкенәдән туган теленең үзенчәлекләре белән кызыксынып, төбәк тарихын өйрәнергә тырышып, милләт хәзинәсе булырдай шәхесләр язмышына битараф булмый үскән буын киләчәктә дә битараф калмаячак! Киресенчә, сабыйдан күңеленә салынган шушы уй-хисләр аны тагын да күбрәк мәгълүматлар белергә тырышуга этәрер дигән ышаныч бар.

Сүз дә юк, телнең иң беренче тоткасы – ул гаилә. Барыннан да элек, гаиләдә әти-әни үз телендә камил аралашырга тиеш, чөнки балалар бакчасы нәни баланың тормышында гаиләдән соң килгән икенчел этап. Хәзер күпчелек әти-әниләрдән “Татар теле нигә кирәк, бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә дә, алга таба белем арттырганда рус теле кирәк бит!” дигән катгый фикер ишетелә. Тик татар халкында шундый алтын мәгънәгә ия мәкаль бар: “Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен”. Уку, белем туплау, һөнәр үзләштерү бер нәрсә, тик кешелек дөньясының иң мөһим бурычы – үзеннән соң дәвам калдыру. Синең балаң, синең балаңның баласы туган телен, милләтен, динен – ә димәк сине дә хөрмәт итеп яшәсен дисәң, ул кыйммәтләрне аның күңеленә син салып калдырырга тиеш. Шуннан соң гына әлеге сорау буенча җаваплылык укыту системасы хезмәткәрләренә барып җитә – балалар бакчасында тәрбиячеләр, мәктәпләрдә укытучылар ул эшне дәвам иттерәләр. Тик һәр эшнең башлангычы мөһим!  Татар әкиятләрен тыңлап үскән егет-кызлар киләчәктә үзләренең балаларына да шушы ук әкиятләрне сөйләп башкара алалар икән, димәк әти-әнинең, тәрбияченең эше бушка китмәгән.  

Югарыда язылганнардан чыгып, йомгак ясап шуны җиткерәсе килә: туган тел язмышы, киләчәгенә кагылган күп эшләр сүздә, кәгазьдә, махсус хисапларда гына калмасын иде! Балалар белән эшләгәндә “Күңелдән – күңелгә!” принцибына таяну мөһим. Тәрбияченең күңеленнән чыккан чын хисләре генә нәни баланың йөрәгенә барып ирешә. Үзе туган телен камил белеп, ана телендә иркен аралашкан, телен дә, милләтен, динен дә ихластан яраткан, тел язмышына битараф булмаган тәрбиячеләр генә “Мин татар баласы!” дип горурланып үсәр буынны тәрбияли ала! Шуны онытмыйк: туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

 

Кулланылган әдәбият

1. Вәлиева З. Теле барның – иле бар // Мәгариф, №2, 2003. 5-6 б.

2. Кәримуллин Ә. Тел – милләтнең сакчысы.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1997. 196 б.

3. Миңнуллин Р. Телебез булса, киләчәгебез дә булыр // Мәгариф, №2, 2006. 7-8 б.

4. “Туган телнең җылысын тоеп...” (Мәкалә https://infourok.ru/mkal-tugan-telne-ilisin-toep-1410122.html мөрәҗәгать итү вакыты: 03.03.2021)



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.