Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





нче уку елында татар телендә  гомуми белем бирү учреждениеләренең XI (XII) чыгарылыш сыйныф укучыларына



2012/2013 нче уку елында татар телендә  гомуми белем бирү учреждениеләренең XI (XII) чыгарылыш сыйныф укучыларына

татар теле һәм әдәбиятыннан еллык имтихан формасында

мәҗбүри арадаш аттестация үткәрү өчен сочинение комплектлары

Татар телендә гомуми урта белем бирүче мәктәпләренең ХI (XII)сыйныф укучыларына татар теле һәм әдәбиятыннан чыгарылыш имтиханы өчен материал 20 комплектка тупланып бирелде. Язма эшне башкару өчен 6 астрономик сәгать билгеләнде. Һәр комплектка, аерым номер куелып, 7 шәр тема тәкъдим ителә.

Имтихан материалы татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумына туры китереп эшләнелде.

Һәр комплект татар әдәбиятының төрле чор әдипләрен һәм әдәби әсәрләрен үз эченә ала:

- Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты әдипләре һәм әсәрләре.

- XIX гасыр әдәбияты әдипләре һәм әсәрләре.

- XX йөз башы әдәбияты.

- XX гасыр әдәбияты.

Имтихан эшләренә түбәндәге таләпләр куела:

- урта мәктәп программасындагы әсәрләрне үзләштергән булу, аларны анализлый һәм бәяли белү;

- әдәби әсәрнең төрен, жанрын аера белү, дәлилле итеп үз фикереңне исбатлау;

- әсәрдәге төп образларны табып, характерлы сыйфатларын, билгеләрен күрсәтә алу, төп һәм ярдәмче конфликтларны аңлату, әсәрнең проблемасын һәм идеясен билгеләү;

- язучының тормыш һәм иҗат юлын белү, үзенчәлекләрен аңлата алу;

- әдәби хәрәкәтнең чорларга бүленешен белү, һәр чорның иң характерлы язучыларын, әсәрләрен белү;

- әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар - чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре);

- татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау;

- язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып, уртак һәм аермалы якларын аңлата белү;

- аерым әсәрләргә бәяләмә яза белү, үз карашың - мөнәсәбәтең булу;

- әдәбият тарихы, аерым иҗат яки әсәрләрдән файдаланып, ирекле темага сочинение яза белү.

Сочинение яздыру методикасы татар мәктәпләренең Х-ХI сыйныфлары өчен татар теле дәреслекләрендә һәм татар мәктәпләренең V–ХI сыйныфлары өчен татар теле программаларында бирелгән.

№ 1

1.  “Халык зур ул, көчле ул...”

2. Каюм Насыйри – үз халкының һәм үз чорының улы.

3. Әмирхан Еники иҗатында сугыш темасы. .

4. Гаилә - җәмгыятьнең нигезе (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган

хатлар” повесте буенча).

5. “ И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!”

6. Минем замандашым  әдәбиятта һәм тормышта (Хәзерге чор әдәбиятына күзәтү) .

7. Алтын Урда чоры татар әдәбиятының яңарышы.

№ 2

1.“ Сафта барган Такташ җырларын

Бүген бар да сөеп тыңлыйлар!”

                            Шәүкәт Галиев

2. Муса Акъегетнең “Хисаметдин менла” романы – мәгърифәтчелек

реализмы әдәбиятының беренче үрнәге.

3. Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасында милли фаҗиганең чагылышы.

4. “Үз халкыңны үз итсәң,

Ят халыкка кол булмассың”  (Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча).

5. И туган ягым, нинди гүзәл син! (Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәренә нигезләнеп).

6. Тарих – халык хәтере ( Тарихи романнарга күзәтү).

7.  “Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,

Танып була аны кылган эшеннән ”.

                                                 Дәрдмәнд

№ 3

1.“Гыйлем – һәр авырлыктан котылырга сәбәпчедер...” (Риза Фәхреддин иҗаты буенча).

2. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында фаҗига һәм матурлык.

 3.Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы – халыкның  рухында.

4. Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенда мохитнең тәрбияви көче.

5. “Сигез гасыр элек җырларыңны

Яраткан да халык ятлаган,

Күңелендә көйләп саклаган” (Кол Гали иҗаты буенча).

6. Татар әдәбиятында хикәя жанры.

7. Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!

№ 4

1. Гаяз Исхакыйның “ Зөләйха”драмасында милләт һәм дин язмышы.

2. Фатих Кәрим поэмаларының шигъри үзенчәлеге.

3. Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак мәсьәләләре.

 4. “Үкенмим: бар утым, бар көчем –

  Һәммәсе халыкка бирелде”.

                          Фәнис Яруллин

5. Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы” романында Карлыгач – Сылу.

6. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар.

7. Татар шигъриятендә мәхәббәт лирикасы.

№ 5

1. Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә мәхәббәт һәм

гаилә проблемасы.

2. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Муса Җәлил образы.

3. “ Газиз телем гасыр диңгезләрен

  Кичә-кичә килгән ерактан”.

4. Һади Такташ иҗатында яшьлек һәм мәхәббәт темасы.

5. Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрендә әхлак-тәрбия

мәсьәләләре.

6.Хәсән Туфан иҗатында моң-сагыш, сагыну хисләре

7. “Онытсак үткәнне, оныклар

Санламас бүгенге кадерен”.

                   Әдип Маликов

№ 6

1. Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы.

2. “Кайсыгызның кулы җылы...” (Хәсән Туфан лирикасы).

3. Фәнис Яруллин иҗаты буенча инша  (Теманы укучы үзе сайлый).

4. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасында Кайгы һәм

Шатлык.

5. “ Барлык батырлыкның,

Матурлыкның

Иҗат итүчесе – халык бит! ”

                         Һади Такташ

6. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятында яраткан шагыйрем..

7. Хәзерге чор татар прозасы турында минем фикерләрем.

№ 7

1. Ф.Әмирханның “Хәят ”повестенда хис һәм акыл көрәше.

2. Мәүлә Колый әсәрләрендәге хикмәтләр.

3. “Күпме какканны күтәрде бу милләт...” (Г.Исхакый әсәрләрендә

милләт язмышы чагылу).

4. Хәсән Туфан шигырьләрендәге лирик герой.

5. Кәрим  Тинчурин һәм татар театр сәнгате.

6. Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәрендә сугыш чоры балалары.

7. “Татар бәх(е)те өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын...” Габдулла Тукай

№ 8

1. Заһир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә”романында намус

һәм акча, җинаять һәм җәза мәсьәләләре.

2. “Икмәк кадерен белсәң, җирең таныр;

Ил кадерен белсәң, илең таныр! ”

                      Флюра Гыйззәтуллина

3. Борынгы ядкәрләрдә кеше идеалы.

4. Әмирхан Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы.

5. Татар прозасында укытучы образы.

6. Сибгат Хәким иҗаты буенча инша  (Теманы укучы үзе сайлый).

7.Тарихлардан килгән хакыйкать (Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы буенча).

№ 9

1. Дәрдмәнд поэзиясендә сагыш, сызлану.

2. Татар әдәбиятында детектив жанр.

3. Т.Миңнуллин – минем яраткан язучым.

4. Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасында Ана образы.

5. Мәдинә  Маликова иҗаты буенча инша .

6. Утлы еллар поэзиясе.

7. Алтын Урда – татар әдәбиятының яңарыш чоры.

№ 10

1. Акмулла- гаделлек һәм мәгърифәт җырчысы.

2. Габдулла Тукай шигырьләрендә шагыйрь образы.

3. Минем яраткан шагыйрем.

4. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендә яшәү һәм

үлем фәлсәфәсе.

5. “ Аксакал һәм егет була белгән

Чын ир җитми бугай бу илгә”

                                     Зөлфәт

6. Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык темасы.

7. Татар әдәбиятында авыл прозасы.

№ 11

1.” Уеңны уйдырып сал” (Дәрдмәнд иҗаты турында инша).

2. Равил Фәйзуллин шигырьләрендә лирик герой.

3. Хакыйкать тудырган фаҗига (Бөек Ватан сугышыннан соңгы

еллардагы татар әдәбиятына күзәтү).

4. Татар әдәбиятында поэма жанры.

5. Олуг мәхәббәт турында китап  (Хәразми иҗаты буенча).

6. Фатих Әмирхан әсәрләрендә тәрбия, әхлак һәм дин мәсьәләләре.

7. Татар әдәбиятында Сөембикә образы.

№ 12

1. Татар поэзиясенә Габделҗәббар Кандалый алып килгән яңалык.

2. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасында конфликт бирелеше.

3. Халык авыз иҗаты – мәңгелек хәзинә.

4. Галиәсгар Камал һәм татар театры.

5. Кешенең бәхете – үз кулында (Хәсән Сарьян иҗаты буенча ).

6. Сөембикә турында уйлануларым  (Тарихи әсәрләргә нигезләнеп

язарга).

7. “Идегәй”дастанында сурәтләнгән Алтын Урда чоры шәхесләре.

№ 13

1. Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрендә туган ил һәм милләт язмышы.

2. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай образы.

3. “Төхфаи мәрдан” поэмасында шагыйрь образы.

4. “Дала буйлап кылганнар йөгерә...” (Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән

васыять” әсәре буенча. Теманы укучы үзе сайлый).

5. “Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени ?” 

Хәсән Туфан , “Туган тел турында җырлар”

6. Татар театр сәнгатен үстерүдә Мирхәйдәр Фәйзинең роле.

7. Халык хәтерендә мәңгегә уелып калган утлы еллар авазы (Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләргә нигезләнеп).

№ 14

1. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы – әдәбиятыбызның

кыйммәтле хәзинәсе.

2. Равил Фәйзуллин иҗатында лирик герой.

3. Илдар Юзеев иҗатында кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең

чагылышы.

4. Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрендә Ана образы.

5. “Яулар узды.

Илгә исәннәр дә,

Үлгәннәр дә җырлап кайттылар”.

                    Рәшит Әхмәтҗанов

6. Габделҗәббар Кандалый - мәхәббәт җырчысы.

7. Роберт  Миңнуллин – балаларга күңел җылысы өләшүче шагыйрь.

№ 15

1. Борынгы татар әдәбиятында гаделлек темасы.

2. Һади Такташ иҗатында хатын-кыз матурлыгы.

3. Казан – тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге.

4. Мөсәгыйть Хәбибуллин иҗаты буенча инша  (Теманы укытучы тәкъдим

итә).

5. «Идегәй» дастаны – әдәби ядкәребез.

6. Шиһабетдин  Мәрҗани – мәгърифәтче.

7. Риза Фәхреддинов иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең

чагылышы.

№ 16

1. Акмулла – чичән шагыйрь.

2.  Мөхәммәдьяр– хаклык җырчысы.

3. Гадел Кутуй иҗаты буенча инша (Теманы укытучы тәкъдим итә).

4. “ Иле белән кеше мәртәбәле,

  Иле белән кеше канатлы”.

          Мөдәррис Әгъләмов

5. Сәгыйть Рәмиев иҗаты буенча инша (Укучы үзе сайлый).

6. Рәнҗетелгән һәм изелгәннәрне яклап  (“Идегәй”дастаны буенча).

7. Хыял һәм чынбарлык бәрелеше (Ренат Мөхәммәдиевнең “Ак кыялар турында  хыял” повесте буенча).

№ 17

1. Борынгы ядкәрләрдә кеше идеалы.

2. “Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була”

                   Фатих Кәрим

3. Татар әдәбиятында туган як темасы.

4. Флүс Латыйфиның “Хыянәт” романында тарихи үткәнебез

чагылышы.

5. Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләрендә мәгърифәт темасы.

6. Мөхәммәт Мәһдиев – татар авылына дан җырлаучы әдип.

7. Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә яшәү фәлсәфәсе.

№ 18

1. Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” әсәрендә комедия тудыру чаралары.

2. Бүгенге поэзиядә заман сулышы.

3. Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» повестенда гореф-

гадәтләрнең чагылышы.

4. Кеше үз язмышына үзе хуҗа (Гаяз Исхакыйның “Көз” повесте буенча).

5. Фатих Кәрим иҗатында яшәү һәм үлем фәлсәфәсе.

6. Әмирхан  Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә яктыртылган

милли фаҗига.

7. “Туган җирең чүл булса да

Күңелдә ул гөл генә!

Ватан катлы-катлы булмый,

Ватан була бер генә!”

                              Равил Фәйзуллин

№ 19

1. Урта гасыр әдәбиятында мәхәббәт лирикасы.

2. “Туган-үскән җирем өчен соң тамчы каным фида”

                                                                 Дәрдмәнд

3. “ Үрләр менми, җырлар тумас иде

Җирнең матурлыгы турында”.

                   Саҗидә Сөләйманова

4. Дәрдмәнд шигырьләрендә фәлсәфи уйланулар.

5. Фәнис Яруллин – минем яраткан шагыйрем.

6. “Син – минем тере тарихым

Син – минем киләчәгем”(Хәсән Туфан шигырен укыгач туган уйланулар).

7. Акъәби – халык намусын һәм рухи дөньясын гәүдәләндерүче образ.

№ 20

1. И Казаным – алтын бишегем.

2. Тарихлардан килгән хакыйкать (Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы буенча).

3. “Ни газизрәк – бу Ватанмы?

Аһ, туган каумем газиз!”

                                   Дәрдмәнд  

(Татар әдәбиятында милләт язмышы)

 

4. “Гамәл вә җәза” ( Фәхреддиннең “Әсма” романы буенча).

5. “ Чакыр, Туфан, безне  - яшь буынны-

Җылынырга шигырь янында!”

                                                  Зөлфәт

6. “Колыма хикәяләре” – Ибраһим Салаховның җан авазы.

7. Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана һәм бала мәхәббәтенең

бөеклеге.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.