Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Ялгыз каен



 

 

 

Заявка

на участие в открытом Башкирском республиканском

литературно-фотохудожественном конкурсе для молодежи

«Под сенью дружных муз»

 

 

ФИО участника Мансурова Алсу Айратовна
Возраст
Название работы “Ялгыз каен” (“Одинокая берёза»)
ФИО руководителя Мансурова Зульфия Ямиловна
Жанр Рассказ, основанный на воспоминаниях
Язык татарский
Класс, общеобразовательная организация 5 класс, МОБУ Каранская СОШ МР Буздякский район РБ
Социальное учреждение -
Почтовый адрес Буздякский район д.Байраш ул. Дружбы 24а.
Телефон участника конкурса
Электронный адрес участника конкурса man.zul2014@yandex.ru

 

Автор: Мансурова Алсу Айратовна,

МР Бүздәк районы Каран урта гомум белем

бирү мәктәбенең 5нче класс укучысы

 

Ялгыз каен

(истәлекләргә таянып язылган хикәя)

Басу уртасында ялгыз каен үсә. Көзен дә ялгыз, ямьле яз айларында да ялгыз. Укудан кайтышлый, Әлфия аның янында ял итәргә ярата. Каен төбенә утыра да дөньясын оныта. Каен исә, кызчыкны иркәләгәндәй, киң куе ботаклары белән җил искән саен сыйпап-сыйпап ала. Яфраклары, серләшкәндәй, пыш-пыш киләләр. Берә сер сөйлиселәре килә әллә?! Ә ул аңа аркасын терәп, зәңгәр күккә текәлә. Күктә мамыктай болытлар йөзә. “Эх, шуларга утырып сәяхәт кылсаң иде! – шулай  хыял диңгезендә йөзә Әлфия. – Каен төбендә рәхәт, күләгә. Аның хуш исләре аңны томалый. Тик кайтырга вакыт, картинәй орышыр. Әнием кайтуына ашарга да пешерешергә кирәк,” – дип Әлфия, теләр-теләмәс кенә, урыннан кузгала. Әнисе Фәния күрше авылда кибетче булып эшли, ул да кайтышлый каен янына тукталырга ярата. Әйтерсең, каенның сихри көче гел шулай аларны үз янына әйдәп тора.

Каенның файдалы яклары күп икәнен Әлфия китаплардан укып белә. Июнь-июль айларында алар (әнисе, картинәсе һәм үзе) барысы да каен себеркесе бәйли. Алар өчәү генә яшиләр, әтие Азат күптән гүр иясе инде. Язын әбисе каенның  бөресен җыя, буыннарына сөртер өчен ниндидер дару әзерли. Ләкин алар бу каенга тими, әйтерсең дә ул тере, башка агачлар кебек түгел. Әлфия кайтырга чыкты. Каены тагы ялгызы калды. Бөдрә ябалдашлары белән кул болгагандай итте...

– Вакытлыча кайттың, бәбкәм.Төшке аш та өлгерде. Әйдә кулыңны ю да табынга утыр, – дип әбие бер-бер артлы тезде. Ул ашыкмыйча гына кулларын, битләрен юды. Тик күңеле генә  һаман каен янында. Нигә ялгыз? Нигә басу уртасында? Әнә бит башка агачлар урманда үсә, алар бер гаилә кебек яшиләр. Көчле җилләрдә бер-берсенә сыенып, сынмыйлар, сыгылмыйлар. Кышкы салкыннарда да өшемиләр төсле. Авыр уйларын картинәсем сиздеме, әллә борчулары йөзенә чыккан идеме, төпченмичә калмады:

– Балам, нәрсә булды? Бер дә кәефең юк. Начар билге алмагансыңдыр ич. Бүген Мәклүсәттәйнең Гөлфиясе дә укырга бармаган, чирләгән, ди.Әллә сиңа да салкын тиеп маташамы? Язгы көннәр алдаткыч ул, кызым.

– Юк, әбием. Берни дә булмады? – дип, тәлинкәгә салган ашны ашый башлады.

– Булмагач, балтасы суга төшкән кебек нигә борыныңны салындырып утырасың! – әби кайгыртуын дәвам итте.

– Нигә ялгыз ул каен, әбием?

Әллә ялгыш ишетәмме дигән кебек, Әдибә карчык оныкасына карады.

– Нинди каен?

– Иске Актау юлындагы басу уртасындагы. Беләсең ич, мин дә, әнием дә кайтышлый аның төбендә ял итәбез. Үзең дә көн аралаш, юллар төшкәч, аның янында еш кунак буласың, шикелле.

Әдибә карчык бик озак дәшми торды. “Кара син аны, Әлфияне әйтәм. Үзе яңа борынлап килгән чебеш кенә, ә үзе сорау артыннан сорау яудыра.” Әдибә авыр итеп көрсенде, үсә төшкәч, үзе исән чагында берә сөйләрмен әле, дип авыр яраларын бер дә кузгатасы килми иде үзенең. Ләкин Әлфия ашавыннан туктап, шомырттай кара күзләрен аңа төбәгән иде.

– Бабаң Мансаф белән сугыш башланыр елның матур яз аенда өйләнештек без. Мине Нөрәйдән алып кайтышлый, Иске Актау юл буенда үскән ике пар каен янына туктадык. Май башы. Каеннар инде үзләренең яшел бәбиләрен (яфракларын) ярганнар иде. Күктән кояш көлә, шундый матур, шундый җылы көн иде! “Әдибә, җаным, шушы пар каеннар кебек гомер итик, мәхәббәтебезгә беркайчан да тап төшермик”, – дип без ике каенга да матур тасмалар бәйләдек. Бәхетле генә яшәп ятканда, явыз Алман иле безгә аяк басты. Сабантуй көне иде. Барча халык шушы аланда бәйрәм итеп йөргәндә, уен-җырның кызган гына вакытында, кара болыттай өерелеп, куркыныч хәбәр килеп төште. Башта ышанмадык, кайдадыр ерактагы вакыйга безгә килеп җитмәс төсле тоелды. Ләкин без уйлаганча гына буламы соң инде..?! – Әдибә яшьле күзләрен алъяпкыч чите белән сөртеп алды да дәвам итте : – Икенче көнне үк безнең өйгә дә повестка китереп җиткерделәр. Мин илереп еладым, күзләрем шешенеп бетте. Мансаф бер сүз дә әйтмичә, кайгыдан авыраеп калган кулларын тез башларына куеп, берсүзсез генә тын калып утырды да: “Әдибә, җаным, юкка бетеренәсең. Без бит вәгъдәләр бирдек, озак еллар бәхетле гомер кичерербез. Итәк тутырып балалар үстерербез. Сугыш озак бармас, менә күрерсең , без ул явызларны “хэ” дигәнче туган илебездән сөреп чыгарырбыз, күр дә тор!” Шушы сүзләрдән соң әзерәк тынычлангандай иттем. Икенче көнне пар каен янында саубуллаштык, каеннар да шушы аерылудан ямансуланып калдылар. Мин көн дә алар янына барып йөрдем, туйганчы аларны кочаклап елый идем. Мансафтан башта хәбәр килми торды, әниеңә дә җан кергән иде. Бер айдан соң гына ялкынлы, сагынулы хаты килеп төште. Белсәң иде шулкадәр шатланганымны! Ул вакытта җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше юк иде сыман. Мин үземнең шатлыгым белән бүлешергә ак каеннар янына йөгердем, әйтерсең алар гына мине бу вакытта тыңларга тиеш иделәр. Шулай итеп, көннәр бер-бер артлы үтә торды. Август аеның соңгы атналары иде. Көн үзенең кыздыруын дәвам итә, челлә вакыты күптән бетергә тиеш сыман, тик нигәдер эссе һава чигенергә җыенмый да. Кичкә таба офыктан болытлар берәм-сәрәм күренә башлады. Озак та үтмәде, кара болыт ап-аяз күк йөзен ялмап алды. Шуңардан курыккан кебек корсактагы бәбәем дә борсаланды, үзенә-үзе урын таба алмый тыпырчынды. Көчле күк күрәде, яшен үзенең камчысы белән тегеләй дә болай да күкне ярды. Мин бөтен белгәннәремне эчемнән генә укыдым, берүк йорт-курага зыян гына булмаса ярар иде дип теләдем. Ләкин хәтәррәге бу булмаган икән әле. Таңга каршы җил дә тынды, берни булмагандай кояш та елмаеп чыкты. Көтү куарга да вакыт җитеп килә иде инде. Мин, сөтле чиләгемне кулыма тотып, абзардан чыгып килә идем, күрше Миңсылу йөгереп керде. Сулышы капкан, күзләре ямьсез булып акайган. Аның мондый кыяфәтен күреп куркып калдым.  “И, ходаем, әллә Мансафтан берә хәбәр ишеттеме икән?” – дигән куркыныч уй миемне бораулап узды.

– Нәрсә бар, Минсылу? Кара таңнан нәрсә болай кеше куркытып йөрисең әле син?

– Иске Актау аланында ни, ни бит әле?

– Миңсылу, я нәрсә булган аланга?

– Гомәр Яңа Актаудан кайтканда күргән, “пар каенны яшен суккан!” – ди бит.

Мин хәлсезләнеп җиргә утырдым, аларның пар каенын яшен суккан диме?! Нигә, нигә? Мин көтүне дә куып тормадым, аланга йөгердем. Яшен, каеннарның берсен яндырып, кара күмергә әйләндергән иде. Йөрәгем сулкылдап типте, нарасыем бәргәләнде. Мин чарасызлыктан елап җибәрдем. Аларның саф мәхәббәтләренең билгесе булган каен, янып, күмергә әйләнгән иде. Янындагысының ябалдашлары гына кара көйгән, үзе дә, искән таң җиле белән яфракларын шыбырдатып, тавышсыз-тынсыз гына елый шикелле тоелды. Авылга көн төшкә авышкач кына кайтып кердем. Ихатадагы кош-корт та ашатылмаган, мине күреп алдыма сибелделәр. Бөтен көчемне җыеп аларга җим сибеп йөргәндә почтальон кыз Зөлфирә әкерен генә капка келәсен ачты. Бүтән вакытта шар ярып кычкырып кергән Зөлфирәне әйтерсең бүген алыштырып куйганнар. Мин аңа күтәрелеп карадым, “юк, бүгенә миңа хәбәрләр җитеп торыр инде” дип күзләренә бактым. Зөлфирә кыяр-кыймас кына өчпочмаклы хат сузды. Хат түгел, елан кулыма тоттырганда булды ул. Мин хатны ачырга да өлгермәдем, Зөлфирә чыгып йөгерде. Күтәрмәгә утырдым да хатны ачтым...

Картинәсе күзләрен йомды да тын калды. Әлфия,эндәшергә дә куркып, аңа төбәлде. Кортканың күзләреннән мөлдерәп яшьләр коелды. Озак елады ул, ул тыймады. Әйдә, күңелен бушатсын. Болай да гел эченә җыя бара, белгерми аһ-зарларын.

–  Күпме ятканмындыр, белмим. Тормышның бөтен рәхимсезлеге миңа гына кагылган төсле тоелды миңа. “Мансаф батырларча һәлак булды”, – дип язылган иде анда. Яшеннең каенны сугуы миңа ишарә булган, мин аны соңыннан гына аңладым. Шулай итеп мин япа-ялгыз калдым, кышка әниең Фәния туды. Авыр елларны үткәрдек инде, балам. Ләкин мин каенны ташламадым. Икенче язга ул тагын яфраклар ярды, янган урыннары әкренләп төзәлде. Минем генә йөрәк яраларым шул килеш калды. Каен да ялгыз, мин дә ялгыз идем. Бер-беребезне без сүзсез дә аңлый идек. Тора-бара аланны басу иттеләр, ләкин каеныма тимәделәр. Әле дә мин аның янына барам, яшьлегемне, мәхәббәтем Масафны сагынып искә төшерәм. Нишлисең инде, кызым, язмышлардан узмыш юк...

Әдибә әбисенең кулын сорап килүчеләр күп булган, ләкин ул үзенең беренче саф мәхәббәтенә турылыклы булып калган. Авыр тормыш юлларын үтеп, әнисе Фәнияне кеше иткән, дөнья көткән. Аның зарланганын Әлфия беркайчан да ишеткәне булмады. Басу уртасындагы каен да, җил давылларга бирешмичә, ярты гасырлык гомер юлын үткән иде.

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.