Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Күрше әбием – тыл ветераны



 

Күрше әбием – тыл ветераны

Сугыш … . Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул күпме кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш ... . Меңләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Бу сүзене ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса.

1941 елның 22 нче июне халык күңелендә җуелмас тирән эз калдырган, чөнки ил өстенә коточкыч афәт килә. Германия Советлар Союзына зур көч белән һөҗүм башлый. Бик күп ир-егетләр, абыйлар, апалар кулларына корал алырга мәҗбүр булалар.

Мин үзем сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап, күрше әбием хәтирәләреннән генә беләм, чөнки дөньяга 2005 елда гына туганмын.

Күршебез Минзакирә Ишмөхәмәт кызы – Бөек Ватан сугышының тыл ветераны. Ул 1930 нчы елның 14 мартында Миякә районының Җәнәби авылында яшәгән Ишмөхәмәт белән Рәхимә Байдавлетовларның гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Дүртенче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә белем ала. Бишенче сыйныфны Миякә районының Богдан авылында укый. Мәктәптә: тарих, рус теле, башкорт теле, рәсем төшерү һ.б. дәресләр керә. “Миңа “бишле” билгеләләре генә куялар иде”, – ди Минзакирә әби. Чөнки ул бик тырыш укучы булганган.

Сугыш башланганда Минзакирә әбигә 11 генә яшь була. Әтиләре сугыштан яраланып кайта. Яшь кенә кыз булуына карамастан үгез, сыер җигеп, сабан тагып, җир сөрергә, чалгы тотып, печән чабырга, ат менеп чүмәлә тарттырырга да туры килә. Малайлардан уздырып ат җигеп, ат менеп йөрергә өйрәнә ул. Иң яраткан аты “Бөгелҗан” исемле була. Бу ат Минзакирә әбине генә тыңлый, аңардан башка берсен дә якын китерми. Шуңа да атка “Закирә” дип исем бирәләр. Нинди авыр ир-ат эшләре булса, шул эшләрне эшләргә туры килә сугыш чоры балаларына. “Киндер күлмәк, киндер ыштан киеп, башка бәйләргә яулык булмагач, галстук бәйләп йөргән чаклар да булды”, - ди Минзакирә әби.

Илгә килгән ачлык бер кешене дә урап узмаган. Минзакирә әби дә ачлыкны, ялангачлыкны күреп үскән. Җәй көннәрендә кычыткан, балтырган, чөгендер яфрагыннан аш пешереп ашарга туры килгән аларга. Ә кыш көннәрендә кар астыннан туңган, күгәргән башак чокып ашаган чаклары да булган. Безнең кебек тәмле ризыклар ашап үсәргә туры килмәгән.

“Сугыш башланганын олылардан ишеттек, күк күкрәп яшен яшьнәсә дә, карават астына яшеренә идек, шартлаткыч ташлыйлар дип, бик курка идек”, - дип исенә төшерә Минзакирә әби.

1946 нчы елда, 16 яшендә Бишбүләк районының Корган авылында яшәгән Гатауллин Шамил исемле абыйга кияүгә чыга күрше әбием. “Шамил абыең бик акыллы, тәртипле, сабыр холыклы, чибәр иде”, - ди Минзакирә әби. Гаилә корып, ел ярым яшәгәч, Шамил абыйны армия сафларына хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул моряк булып биш ел хезмәт итеп кайта. Шамил абый хезмәттә булганда Минзакирә әби бием-инәкәсе белән яши. Бәләкәй чана тартып утынга бара, көянтә белән суга йөри. Авылның иң тәмле сулы коесы “Төпәй коесы”на йөри. Шырпы булмаганлыктан, чиләк тотып, күрше-тирәдән күмер эзләп йөрергә дә туры килә аңа. Шамил абыйдан өчпочмаклы хатлар килеп тора. Хезмәтен тутырып кайткач гөрләтеп яши башлыйлар яшьләр. Икесе дә колхозда эшлиләр. Биш балалары туа. Әмма, олы кызына алты яшь, ә бәләкәй малаена биш ай дигәндә Шамил абыйның гөмере өзелә. Бик авыр кичерә бу кайгыны Минзакирә әби. Балалар хакына яшәргә кирәк дип, яшәргә тырыша. Балаларын үстереп, олы юлга аяк бастыра.

Авыр эштән бер дә курыкмыйча, колхозда төрле-төрле урыннарда эшли ул. Берәр гектар чөгендерен дә утый, пешекче булып та эшли. Колхоз яшелчәсен сатарга Бәләбәй шәһәренә дә бара. Бик тырышып эшләгәнгә күрә, фотосы һәрвакыт Пачёт такталарыннан төшми аның. “Бөек Ватан сугышының тыл ветераны” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән Минзакирә әби.

“Дөньяларыбыз тыныч, имин булсын, сез, балакайларым, беркайчан да сугыш күрмәгез”, - дип теләкләр тели ул. Быел инде аңа 90 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, җәй айларында бакчалары нурлар чәчеп тора, чөнки ул бик матур чәчәкләр үстерә. Җиләк-җимеш агачлары да бик күп. Өенә керсәң дә, исең китәрлек. Чиста, пөхтә итеп җыештырылган. Ашарына да үзе пешереп ашый. Биш намазын да калдырмый. Күрше-тирә дә аны хөрмәт итә. Балалары, оныклары да көн саен диярлек хәлен белеп торалар. Бик акыллы, сабыр, зирәк ул безнең Минзакирә әбиебез. Без аның белән горурланабыз, хөрмәт итәбез. Күрше әбиемә сәламәтлек, балаларының игелеген күреп, безне сөендереп яшәргә язсын дигән теләктә калам .

 

КУШЫМТА

Минзакирә һәм Шамил Гатауллиннар

 

 

Минзакирә Гатауллина һәм Илназ Салихов

 

 

      

 

Минзакирә Гатауллинаның бүләкләре



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.