Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





мистик хикәя)



 

Заявка

на участие в открытом Башкирском республиканском

литературно-фотохудожественном конкурсе для молодежи

«Под сенью дружных муз»

 

 

ФИО участника Сабитова Алина Рустемовна
Возраст
Название работы “Икмәк” (“Хлеб”)
ФИО руководителя Мансурова Зульфия Ямиловна
Жанр рассказ
Язык татарский
Класс, общеобразовательная организация 10 класс, МОБУ Каранская СОШ МР Буздякский район РБ
Социальное учреждение -
Почтовый адрес Буздякский район д.Уран ул. 60 лет СССР, д.34
Телефон участника конкурса
Электронный адрес участника конкурса man.zul2014@yandex.ru

 

Сабитова Алинә, Башкортстан Республикасы

 Бүздәк районы Каран мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы

 

Икмәк

( мистик хикәя)

 

1 бүлек

Илүзәләр җиде чакрым ераклыктагы күрше Каран авылына укырга җәяү йөриләр. Алар дуслары белән кайтканчы төрле хәл-вакыйгалар, уку, кызыклы хәлләр турында кайтканчы сөйләшеп кайталар.

– Әдилә, син нәрсә ашарга яратасың? – диде Илүзә.
– Минме? Мин шаурма яратам! Менә кичә әтием ике шаурма алып кайтты. Шундый тәмле-е-е! Телеңне йотарсың.

Әдиләнең җавабыннан соң, Илүзә шул ук сорауын Азатка бирде. Азат:
– Мин фаст-фуд яратам! Бигрәк тә бургерлар. Күпме бирсәләр дә, аз булып тоела, –диде дә, сумкасын ботарлай башлады. – Ә менә, таптым. Иртән мәктәпкә барганда алган идем, ашап өлгермәдем.

Азат бургерын кабам гына дигәндә, өске каттагы булкасы төшеп китте. Малай күп уйлап тормыйча, җирдәге азыкны читкә типте дә очырды. Әдилә сискәнеп куйды:
– Ник күтәрмәдең аны? Алып, мешогыңа салган булсаң, өйдә тавыкларыңа ыргытыр идең әле.

Илүзә Азат өчен җавап кайтарды:

– И-и-и инде. Бер ипи кисәге өчен көяләнәсең. Кошлар алып китерләр әле.
– Яра, синеңчә булсын, – дип Әдилә дә килеште.

Берничә адымнан соң, балалар теге икмәк кисәгенә килеп җиттеләр. Тик яткан азык Азатны “бас миңа, бас” дигән сыман җәлеп итте. Малай күз йомып алганчы “шап” итеп кисәкне изде дә куйды. Кызлар туктап, аңа “ монысы артык инде” дигән шелтәле караш ташладылар.

– Кызык ич!

– Карале, оятсызлар! Икмәкне таптыйлар! Шулай буламыни инде? – дип балаларны якындагы бер әби тирги башлады. – Беләсезме, сугыш чорында кешеләр ничек ач торган. Алар көненә 125 грамм...
Әби фикерен әйтеп бетерә алмады, аны Азат бүлдерде:
– Ой всё, бабуль. Ул мин алган бургер. Ни эшлисем килә, шуны эшлим. Өйрәтмә, – диде дә, алга таба атлады. Илүзә белән Әдилә аңардан калышмады. Алар Азат белән бәхәсләшү файдасыз икәнен беләләр иде.
– Эх, балалар, балалар... – дип авыр сулады да әби, теге кисәкне үрелеп алып, кесәсенә салып куйды.

Икенче көнгә укучылар шулай ук өчәүләшеп мәктәпкә бардылар. Инде килеп җиттеләр дигәндә генә, юлларына кичәге әби очрады. Тик бүген ул бөкрәйгән килеш ниндидер ямьсез таякка таянып китеп бара иде. Балалар белән аның арасында берничә метр юл калгач, ул күтәрелеп карады. Әбинең күзләре иләмсез зураеп, төпсез коега охшап калган иде. Күк күкрәп, җир тетерәп куйган сыман булды. Азат, Илүзә һәм Әдиләнең күзалды караңгыланды да алар аңнарын югалттылар...

 

2 бүлек

Укучылар бер буш, салкын, караңгы бүлмәдә уянып киттеләр. Каяндыр ачы җил исә, тирә-якта ниләрдер шартлый. Бүлмәдә өстәл, урындыклар әйләндерелгән, кайбер урында идән такталары сынып, тишекләр барлыкка килгән. Азат башын тотып, әкрен генә торып басты да:

– Кызлар, – дип эндәште.

Әдилә белән Илюзә суыктан калтырана-калтырана:

– Әү, – диделәр.

– Ни булды бу, кызлар? Без кайда? Әллә базда ятабыз инде, бигрәк суык, сөякләргә кадәр үткән бит. Укуга да соңардык, шикелле.

– Үзебезне дә шул сораулар борчый. Кая килеп эләктек без? – диде Әдилә.
Укучылар өчесе бергә әкрен-әкрен генә бүлмәне карый башладылар. Обойлар ертылган, люстра килеп төшкән, серванттагы савыт-сабалар идәнгә пыяла булып коелган, кием элә торган шифоньер да ауган. Ике бүлмәне бүлеп торган стена да ярылган. Ә тәрзәне сөйлисе дә юк. Аның пыяласын ватканнар, бер ягын бөтенләй каерып алганнар. Илүзә тәрәзә янына килеп караган иде, бөтенләй шаккаты. Хәтта авызын куллары белән каплап, артка чигенде. Азат белән Әдилә шунда ук йөгереп килделәр. Һәм күзләре ни күрсен: алдагы өйләр җимерелеп, янып утыра иде. Авылга нәрсә булган?! Әллә Каф тау артыннан җиде башлы аҗдаһа килеп, утка тотканмы аларны?

Укучылар ишекне эзләп тормадылар. Азат тәрәзәнең икенче ягын каерып ачты да, кызларны чыгарды. Аннары үзе дә сикереп төште. Урам куркыныч хәлдә иде. Аның теге башында зур танк янып утыра иде. Өйләр күбесе җимерелгән. Тирә-якта мылтык тоткан адәм гәүдәләре ята. Илүзә куркудан елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешнәде. Әдилә:

– Иптәшләр, без кинодагы кебек кире, үткәнгә әйләнеп кайттык бугай, –диде.

– Кайсы үткәнгә? Бөек Ватан сугышынамыни? – дип сорады Азат, ишеткәннәренә колагы ышанмыйчарак.

– Әйе, шикелле...

Илүзәнең алсу битеннән яшь тамчылары йөгерде. Балаларның һәрберсенең йөрәге сикереп чыгардай булып тибә иде. Алар атларга да куркып, бер урында басып каттып калдылар. Хәзер кая барырга? Ярдәм сорарга әти-әниләре дә. укытучылары да юк шул монда.

Бераздан алар алга таба әкрен генә атладылар. Менә теге танк янына барып җитеп, икенче урамга керделәр. Монда да шул ук хәл иде. Шулай ук җимерек өйләр, капкалар. Сирәк-мирәк канга батып яткан мәетләр дә очрый. Чокырда снарядлар ята. Куркыныч...

Урам бетү белән елга башлана. Кайдадыр теге якта бомба шартлаган тавышлар ишетелә.

– Анда бармыйк, – диде Илүзә.

– Нигә? Монда нишлибез? – диде Азат. – Бәлки теге якта исән калганнар бардыр?

– Анда барып нишлисең? Анда немецлар очраса? Шалт һәм без юк! Пленга алып, җәзаласалар яки куып алып китсәләр? – дип тавыш күтәрде Әдилә. Аның куркудан һәм ачудан тавышы калтырый иде.

– Дөрес. Азат, әйдә борылабыз. Әнә теге урамга кереп, ышыклык эзлик. Салкын ич. Өшетте. Эчтә бүреләр әллә кайчан улаша башлаганнар иде инде.

Балалар Илүзәнең киңәшен тыңлап, кире борылдылар да, тыкрыктагы урамга кереп киттеләр. Әзрәк баргач, кинәт бала елау тавышы ишетелде.

– Миңа гына ишетеләме ул? – дип сорады Азат.

– Юк, юк, мин дә ишеттем, – диделәр кызлар.

Укучылар юлларын тавыш килгән якка дәвам иттеләр. Бермәл бер исән калган өйдән хатын-кыз һәм 6 бала килеп чыкты. Балалар, куркып, кире өйгә постылар. Әдилә, Илүзә, Азат хатын янына атладылар. Бу таныш булмаган апа барсын да сөйләп бирде. Берничә сәгать элек бу авылны фашистлар утка тотканнар, пыран-заран китергәннәр. Карт-корыларны, балаларны үзләре белән куып алып киткәннәр. Авылда авызга алырлык бер ризык та хәтта калдырмаганнар. Айсылу исемле бу ханым якын-тирәдәге балаларны җыеп, качып калган. Аларның ашарларына да бер генә телем икмәкләре калган икән.

Шулай итеп укучылар Айсылу апалары белән бергә йокларга урын әзерләп, җылы киемнәр табып, кичне җиткерделәр. Бәхетсезлеккә каршы, кичен тагын да суытты. Азат, Әдилә һәм Илүзә малайның сумкасында бер бургер табып, аны бүлешеп ашадылар. Теге хатын белән 6 бала бер телем ипине бүлештеләр. Балалар туймаса да, тамаклары ялганып, йоклап киттеләр. Шулай итеп, беренче көн үтеп тә китте.

3 бүлек

Азат уянганда кояш офыктан күтәрелгән иде инде. Ул торып, тышка чыгып китте. Көн җылы, кичәге кебек өшеттерми. Малай еракка күзен ташлады да, уйларына чумды... “Мин бит үземне сугыш чорында буласымны күз алдыма да китермәгән идем. Сугыш афәтләрен тарих дәресләрендә, телевизордан гына карап белә идем бит. Юк. Төш бу төш. Хәзер күзләрне йомам да яңадан үзебезнең җылы өебездә булам. Әнием ашны пешереп, мине көтеп торадыр әле. Барсик та мине күптән юксынгандыр.” Азат үзалдына шулай сөйләнде, күзләрен бер йомды, бер ачты. Тик бернинди дә үзгәреш юк иде: “Бик сәер килеп эләктек без бу дөньяга. Әллә теге әби каргадымы безне? Әйе шул, мин бит икмәкне таптадым. Җитмәсә, әбекәйгә каршы да эндәштем. Эх, дөрес эшләмәдем шул. Нишләргә инде хәзер? Кире тыныч көннәргә кайта алырбызмы?..” Азатның уйларын Илүзә бозды:

– Кайчан тордың?

– Яңарак кына әле.

Азат белән Илүзә сөйләшкән арада, Әдилә дә торып чыкты. Алар өчәүләшеп, янмый калган өйләргә кереп, ризык эзли башладылар. Ләкин берничә каткан сохарилардан башка бүтән әйбер тапмадылар.

Укучылар төн үткәргән урыннарына килеп керделәр. Кичә танышкан хатын һәм балалар әле һаман шунда иде. Балалар ачтан эчләрен тотып көйсезләнеп торалар. Шушы мескеннәрнең интеккәннәрен күреп, Азатның йөрәге тетрәп куйды. Күп уйламыйча, ул тапкан сохариларны Айсылу апасына тоттырды да, берни дәшмичә тышка чыгып китте. Аның артыннан кызлар да калышмады. Үзсүзле, иркә үскән Азаттан кызлар моны көтмәгән иделәр. Бераз баргач, Илүзә аңа:

– Нигә үзебезгә яртысын калдырмадың? – диде.

– Тик. Үзебезгә тагын табырбыз әле. Ә ул балалар хәзер үк ашамасалар, харап булалар. Җәл аларны. Бәләкәчләр бит..

Елганың теге ярындагы шау-шулар бераз тынган иде. Әмма анда барырга барыбер куркыта. Анда нәрсә? Совет солдатлары белән немецлар арасында һаман көрәш барамы? Әллә инде фашистлар андагы җирләрне дә әлеге авыл кыяфәтенә әйләндерделәр микән? Беркем белми, сорарга урамда кеше дә юк.

Тынлыкны Әдилә бозды:

– Ә минем картәтәй дә сугышта булган. Ләкин мин аны исән чакта күрә алмадым. Алган яраларыннан бик озак яши алмаган ул. Дәү әбиемнең сагынып сөйләгәннәре генә истә.

– Ә минем хәтта картинәем дә катнашкан, – диде дә Илүзә, авыр сулап куйды, – Тик кире әйләнеп кайта алмаган. Ул хәбәрсез югалган дип әйтте миңа әнием.

– Охо! Ә кем булып хезмәт иткән синең картинәең? – диде Азат.

– Шәфкать туташы. Ул яраланган солдатларны дәвалаган, яралыларны сугыш кырыннан сөйрәп алып чыккан. Ничек курыкмады икән? “Бертуктаусыз яңгыр кебек пулялар ява. Исән калуларым икеле”, дип язган булган ул соңгы хатында.
– Беләсезме нәрсә, кызлар? Әйдәгез әнә теге басма аша чыгып карыйк. Бәлки анда кешеләр очратырбыз? Алар безгә ярдәм итәрләр иде.

– Юк инде. Куркыныч, –дип кызлар, Азатның тәкъдимен кире кактылар.

– Курыкмагыз. Сезнең яныгызда настоящий герой басып тора. Мин булганда бернәрсәдән дә курыкмагыз ! – дип шапырынды Азат. – Менә күрерсез, бар да әйбәт булыр, – дип аннары тынычландырырга тырышты ул кызларны.

Укучылар басманы чыгып, елга ярында урнашкан авылга килделәр. Бу авыл тегесеннән берни белән дә аерылмый иде. Шундый ук ишелгән өйләр һәм кара төтен. Берзаман алар өстеннән дөньяны дер селкетеп самолет үтеп китте. Алдагы мылтык тавышы белән кешеләрнең кычкырышуы балаларның колакларын ярып керде. Аларның йөрәкләре табанга төшеп, тамак төпләренә төер тыгылды. Алда сирәк-мирәк кешеләр, кайбер җирдә ут ялкыны күренде. Берничә адымнан соң барысы да ачыкланды: балалар алдында фашистлар белән Совет солдатларының чираттагы авыл өчен көрәшү “сурәте”. Дөресрәге – дошман аны яулап алып маташа иде. Бар җирдә төтен, атыш, кычкырыш, балаларын күтәреп, аналар чаба... һәм менә бер солдатка пуля тиде. Ул җиргә киселгән агач сыман сузылып барып төште. Ә бит бу егет киләчәктә кемнеңдер сөйгән тормыш иптәше, кемнеңдер әтисе, кемнеңдер картәтисе буласы кеше иде. Тик бер фашист пулясы аркасында бу егетнең чәчәк аткан гомере өзелде. Мондый вакыйганы күреп, балалар тораташтай катып калдылар. Әнә, теге егет янына шәфкать туташы ашыкты. Ул аны сөйрәп, ышык урынга алып китте. Укучылар әкрен генә, өйләр аша барып, ярдәм итүче хатын янына килделәр. Теге егет исән. Исән! Табиб аны ипләп кенә карап, җәрәхәтен бәйләп куйды. Куйды да, башын күтәреп, укучыларга карады. Балаларга хатынның бите бик тә таныш сыман тоелды Кайда очраштылар соң әле алар? Әллә Каран авылындагы теге әбекәй инде!? Азатның аяк астындагы җир әллә кая убылып төшеп киткәндәй булды. Табиб Илүзә янына якынрак килде дә, калтыраган кулы белән түш кесәсеннән бер фотосурәт чыгарды. Бер секунд эчендә аның күзләренә яшь тулды. Тик балалар берни аңламый, урыннарында катып тордылар. Алар сүз дәшергә түгел, селкенергә дә курыктылар. Табиб фотоны Илүзәгә тоттырды. Анда аның әнисенең бәләки чакта төшкән сурәте иде. Димәк, Илүзәнең каршында аның картинәсе басып тора. Әйе, хәбәрсез югалган картинәсе...

Шулчак тагын җир тетрәп куйган төсле булды. Балалар күптән түгел генә тойган хис тагын кабатланды. Аларның күзалды караңгыланды, алар әйтерсең дә төпсез упкынга очтылар...

4 бүлек

Көзге иртә... Агачлар сары, кызыл, көрән хәтфә ябынып утыралар. Күктә зәңгәрсу болытлар агыла. Урам тып-тын. Ара-тирә генә эт өргән, сыер мөгрәгән тавышлар ишетелә. Бүген якшәмбе, укырга барасы юк. Илүзәнең борынын кытыклап тәмле коймак исе килеп керде. Әнисе майлы табада чыж да пыж коймак пешерә. Аның коймакларын ул беркемнеке белән дә бутый алмый, чөнки алар – дөньяда иң тәмле һәм иң йомшак коймаклар.

Илүзә караватыннан сикереп торды. Ни булганын үзе дә аңламый калды. Әле күргән сугыш төш булдымы, өнме? Тукта, тукта, соң ул бит үзенең картинәсен күрде! Аның картинәсе исән! Югалмаган! Сугыштан кайткан! Теге фотосурәт тә кесәдә...

Кыз тиз генә киенде дә, өстәлдән бер-ике коймак эләктереп, өйдән чыгып та чапты. Башта Әдиләгә, аннары Азатка. Аларның өчесенең дә башларында тик бер уй – теге әбекәйне табырга. Тизрәк Каранга барырга. Кайда яшәгәнен генә белмиләр. Ә, ярар, авылга барып җиткәч, сорашырлар әле. Тик дөресен сөйләсәң, җүләр дип уйлаулары гына ихтимал. Бераз уйлагач, тегесендә ипи кисәген ыргыткан урынга барырга булдылар. Күңелләре сизгәндерме, могҗизамы, әмма әбине алар очраттылар. Тиз генә йөгереп барып, гафу үтенделәр, бүтән бер дә алай итмибез дип вәгъдә бирделәр. Соңыннан Илүзә кесәсеннән теге фотосурәтне әбигә тапшырды. Әбекәй озак карап тормады, кәгазьдә аның кызы сурәтләнгән икәнен аңлады. Ул яшьләрен яулык чите белән сөртте дә, Илүзәне кочып алды.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.