Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Ләлә Габдулхакова .



 

                                                              Айрат бәете

 

 

Бәет язам әле бәет язам,                                                                 

Ачы яшьләр тама тәгәрәп

Авыр кайгы мина җиткерделәр ,

Йөрәгемне минем телгәләп.

 

Бу бәетем минем яшьли киткән,

Айрат атлы ир-ат турында.

Үзәк өзгеч бәет язам әле

Язу каләм минем кулымда .

 

Кинәт кенә күгем каралды да ,

Тормыш сәгатьләрем туктады .

Шуның кадәр матур тормышларым ,

Бөтенләйгә инде югалды.

 

Сентябрьнең иде бересе

Кинәт кенә киттем авырып ,

Ходай кушкач инде берни эшләп булмый ,

Булмады шул инде савыгып.

 

Киттем инде кайтмас җирләргә,

Кыска булды гомер дигәне,

Түрдә тора эленеп минем күлмәк ,

Бәйрәмнәргә киям дигәне .

 

Илһамия җаным ,балаларым

Киттем инде минсез калдыгыз.

Әтиегез улде инде дигәч ,

Утсыз ялкыннарда яндыгыз.

 

Авыртуны Аллаһ сорап бирми,

Төбәп килсә булмый шул качып ,

Авыр чакта сина Илһамиям .

Шул бәетне укырсын син ачып...

 

Илһамиям җаным бәгыремне ,

Яраттым мин өзелеп -өзелеп

Көзләр җиткәч ,алып калып булмый

 Кыр казы да китә тезелеп.

 

Әдилә кызым,улым Айбулатым .

Яраттым мин сезне балалар .

Мин укыткан мәктәп, сыйныфларым

Туган йортым минсез калалар .

 

Качып булмый килсә,әгәр әҗәл.

Гомер булды бары бер мизгел

Начар төшләр мина кергән иде

Куңелем булган икән бик сизгер.

 

Минсез яшәү сезгү авыр булыр

Тик шулай да сабыр булыгыз

Әни бәгьрем зинһар елама

Гомерлеккә китте улыгыз

 

 

Өстәл яннарына килгәч ,

Минем урын буш булыр

Шуны кургәч сезнең кунел

Тагы мөлдерәп тулыр

 

Илһамиям бер үк нык бул,

Балалар сина терәк

Кызым әниеңне сакла

Ул бит сезгә бик кирәк.

 

 

Шундый матур тормышлардан ,

Киттем инде хушыгыз

Мине сагынган чагында,

Бәетемне укыгыз.

 

Теләсәмдә булмады шул ,

Яшәп бик озак еллар

Минем үлгәнне ишеткәч

Күрше –күләннәр елар.

 

Бәхил булыгыз дусларым ,

Балаларым ,туганнар

Мәңгелеккә хушлашабыз

Миңа якын булганнар

 

Зират яныннан үткәндә ,

Мина дога кылыгыз

Дөньда булгач, барда булды ,

 Зинһар бәхил булыгыз!!!

 

Айрат бәетен тәмамлыйм ,

Урыны булсын җәннәттә.

Догадан аны калдырмыйк ,

Җаны булсын рәхәттә !!!

 

 

Ләлә Габдулхакова .



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.