Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





иһаншиннар нәселе



Җиһаншиннар нәселе

Җиһанша улы Хөснимәрдән бабай сөйләгәннәрдән һәм аның дәвамчылары турында

Безнең хәзерге нигезгә якынча унсигезенче гасыр урталарында Әгерҗе районы ягыннан Габделваһап бабай гаиләсе белән күченеп килгән. Алар чукындырудан качып киткәннәр, авылга беренче килүчеләрдән булганнар. Ул вакытта тирә-як урманнар белән капланган булган, шунда эчтәрәк элек буралган буралар торган, күрәсең,бураучылар үзләре ниндидер сәбәпләр аркасында кире  килә алмаганнар. Шул буралар авылга исем кушуга сәбәпче булганнар. Бабай әйтүенчә, ул бәләкәй выкытта әле бу буралар исән булган, каралып, череп барсалар да, аларга тиюче булмаган.

Габделваһап бабайның улы Хәмидулла, аның улы Габделмалик, аның улы Габделхалик, аның улы Җиһанша булган. Алар шушы нигездә яшәгәннәр, иген иккәннәр, атлары булган һәм башка терлекләр дә асраганнар.

Җиһанша бабай белән Шәмсебану әбинең биш кызлары һәм бер улы – Хөснимәрдән булган. Ул 1890 елда туа, кече вакытта мәдрәсәдә белем ала. 1910 елда Иске Минзәләбаш авылыннан Морзаян кызы Хәдичәгә (1891-1981) өйләнә. Бабайның кыз туганнары Минзәләбаш, Сөләй, Якшы-Каран, Ташлыяр авыллары егетләренә кияүгә чыгалар. Хөснимәрдән бабай 1914-1918 елларда беренче бөтендөнья сугышында катнаша, ә икенче бөтендөнья сугышы вакытында Урал якларында хәрби заводта эшли.

Хөснимәрдән бабай, 1975ел
Хәдичә әби  оныгы Наилә белән, 1975ел
Бабай белән әби урта хәлле крестьяннар була. Колхозлар оешкач та, башта шикләнеп, кушылмыйча торалар. Әмма бөтен мал-мөлкәтләрен талап бетергәч, 1932 елда барыбер колхозга керергә туры килә. Бабай ат белән Чалпы МТСыннан керосин ташый, күтәрәмгә калган атларны тернәкләндерә. Әби яшелчәчелектә , ындыр табагында эшли һәм бригадада төрле эшләрдә катнаша. Бабай бик укымышлы иде, үзлегеннән урысча, латинча, гарәпчә язарга һәм укырга өйрәнгән. Әле без белгәндә дә коръән укып тәрҗемә итеп мәгънәсен аңлатып утыра торган иде. Алар динне совет чорында да ташламыйлар, намазын да калдырмыйлар, уразасын да тоталар. Бабай бик зур гәүдәле булмаса да, физик яктан таза, эшчән кеше иде. Әле лаеклы ялга чыккач та колхоз сыерларын бәйләргә юкәдән, сүстән баулар иште, юан каен агачларын чокып, маллар су эчәргә улаклар ясады. Соңрак берничә еллар урман эшләренә йөрде. 90 яшенә җиткәндә дә кулыннан балта-чүкеч төшмәде. Әби вафат булгач, аны бик юксынды, бер ел яшәде дә 1982 елда үзе дә бакыйлыкка күчте.

Хөснимәрдән бабай белән Хәдичә әбинең өч уллары булган. Беренчесе Гилметдин 1921 елда туган, 1940 елдан Кызыл Армия сафларында хезмәттә була. 1941 елны, сугышның беренче айларында ук, Брянск шәһәре тирәсендә барган каты бәрелешләрдә  һәлак була.

  

 

 

Гилметдин абый, 1941ел

Икенче уллары Миннеәхәт (1926-2000), 1943 елда сугышка китә. Җиде ел хезмәт итеп бик күп медальләр белән бүләкләнә. Кайткач Азнакайда бораулаучы булып эшкә урнаша, лаеклы ялга киткәнче шунда эшли.Тырыш хезмәте югары бәяләнә, 1959 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1960 елдан буровойда вахта җитәкли, яшьләрне эшкә өйрәтүгә күп көчен бирә. Уңышлары турында “Азнакаевский буровик” гәҗите битләрендә дә басылып чыга.  Тормыш иптәше Рәсимә белән бер кыз үстерәләр. Кызлары Гөлүсә (1953) Буралы егете Таһир (Юсупов Хөппихуҗа улы) белән тормыш корып Азнакайда яшиләр, кызлары Гүзәл, уллары Ирек, 3 оныклары бар.

Миннеәхәт абый, 1978ел

 

Өченче уллары Миннемөхәмәт 1934 елда туа. Балачагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Малай чактан ук өйдә, хуҗалыктагы барлык эшләрдә, соңрак колхозда төрле эшләрдә катнаша башлый. Атларны бик яратса да, аңа иптәшләре белән сыер, үгез җигеп, төрле йөкләр ташырга туры килә, чөнки ул елларда күп атларны сугышка алалар. Бәрәңге бакчалары зур була, шунда тырышып эшләгәнлектән, ачлыктан бик интекмиләр. Язга чыккач, әле ул бакчаны җир астында калган бәрәңгеләрен җыяр өчен казып чыгучылар да күп була.

Сугыш елларында да авылда мәктәп ябылмый, 1950 елда әти Буралы тулы булмаган урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап чыга. 1953 елда армия сафларына алына, Мәскәү өлкәсендә 3 ел хезмәт итә. Кайткач, яңадан колхозда эшли башлый. Бу юлы инде хыялы тормышка аша, аңа атлар карауны ышанып тапшыралар.

1957 елда шушы авыл кызы Халидә белән кавышып, төп нигездә парлы тормыш башлыйлар.


 

Әниебез 1939 елда Юсупов Әхмәтшакир белән Һаҗәр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Тулы гаиләдә ике яшенә кадәр генә яшәп кала, әтисен 1941 елда сугышка алалар. Аны бүтән күрергә насыйп булмый, 1942 елда Смоленск шәһәре тирәсендә барган сугышларда һәлак була. Әниебезнең балачагы да сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда үтә. Бик яшьтән өй эшләрендә булышырга, соңрак колхоз эшләрендә дә катнашырга туры килә. Авылда җиде еллык мәктәп белеме алганнан соң, бер ел яшелчәчелектә эшли, аннары Бөгелмәдә әтисенең апаларында торып 8 сыйныфны тәмамлый. Кияүгә чыкканчы бер ел Әлмәттә нефтьчеләр оешмасында сылаучы-буяучы булып эшли. Әти белән гаилә коргач, янәдән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый, бик күп көчен һәм вакытын чөгендер игүгә бирергә туры килә. Соңрак 8 еллап медпунктта санитарка булып эшли.

Әни улы Гилметдин белән, 1959ел

Әти (сулда)җәйләүдә сыер савучылар белән , уңда Хәлимулла абый,икенче рәттә Наилә,Разыя,Наҗия,Хәмдия,Кәримә апалар,өченче рәттә Ганҗә,Даимә.Мәгъдәнә,Нурлыгадан апалар, 1960 еллар
1958 елда әтиебезнең тырыш, гадел булуын,кешеләр белән уртак тел таба белүен  күреп, сыерлар фермасына мөдир итеп куялар. Колхозда эшләү дәверендә аңа терлекче, дуңгызлылык фермасы мөдире, 2 еллап Чубар-Абдул сыер фермасы мөдире, бер- ара бригадир һәм башка вазыйфалар да башкарырга туры килә. Аның атларны, атта йөрергә яратуы гомере буена барды. Лаеклы ялга чыккач атны сатып алып асрады. Әле олыгайгач та атны юырттырып, чананың артына төп-төз басып йөрер иде. Арба-чаналарны үзе ясый, ватылганнарын төзәтә иде. Күп еллар үзебезнең як зияратын карап, тәртипләп тотты.

Әти оныклары белән, 1997ел                                                                                  Әни 11 оныгы белән, 2001ел

 

Әти-әниебезнең тырыш, намуслы хезмәтләре эзсез калмый, алар мактау кәгазъләренә, медальләргә, төрле бүләкләргә һәм икесе дә хезмәт ветераны исеменә лаек булалар. Ни кызганыч, әтиебез авырып китеп, 2014 елда вафат булды, урыны җәннәттә булсын.

Алар ике ул, өч кыз үстерәләр. Олы уллары 1958 елда дөньяга килә, аңа әби-бабалары сугышта үлгән улыбызның исеме җирдә ятмасын дип, Гилметдин исеме кушалар. Ул авылда 8 еллык мәктәпне тәмамлагач, Әлмәттә төзелеш техникумында укый, юллама белән Башкортстан якларында эшләп, шуннан хезмәткә алына. Кайткач, “Җәлилнефть” идарәсенең “Биналарны һәм корылмаларны төзекләндерү” цехына эшкә урнаша, читтән торып Казан төзелеш институтын тәмамлый. Эшләү дәверендә мастер,инженер, участок җитәкчесе, цех җитәкчесе урынбасары,сәламәтләндерү-ял базасы директоры вазыйфаларын башкара. Чубар-Абдул авылы кызы Гөлзадә белән тормыш корып, кыз һәм ул үстерәләр. Гөлзадә башта сынлы-сәнгать мәктәбендә балалар укыта, соңрак “Җәлилнефть” идарәсендә эшли. Хәзерге вакытта икесе дә лаеклы ялда, Җәлил бистәсендә яшиләр. Балалары икесе дә югары белем алалар, кызлары Гөлия Казанда, уллары Фәнил Санкт-Петербург шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр.

1960 елда икенче бала, беренче кызлары булып Халисә туа. Авылда 8еллык мәктәпне тәмамлагач, 9-10 сыйныфны Азнакайда укый, аннары Чаллы шәһәрендә медицина училищесында белем ала һәм шунда больница лабораториясендә лаборант булып эшли башлый. Мәктәптә бер парта артында утырып укыган сыйныфташы Фәнүс (Ситдиков Асфан улы) белән 1982 елда гаилә корып, кыз һәм ул үстерәләр. Фәнүс башта машина йөртүче булып эшли, соңрак КамАЗ заводына эшкә урнаша. Кызлары Гүзәл, югары белем алганнан соң, Буралы авылы егете Рөстәм (Ваис улы) белән тормыш корып, ике ул үстерәләр. Уллары Нияз шулай ук югары белемле, өйләнгән, бер ул үстерәләр. Барысы да Чаллы шәһәрендә яшиләр.

Икенче уллары Наил (1963), авылда 8 еллык мәктәптә укый, 9-10 сыйныларны Иске-Минзәләбаш мәктәбендә укып тәмамлый, шунда механизатор һөнәрен дә үзләштерә. Азнакайда укып, машина йөртүче таныклыгы алгач, армия сафларына алына, анда машина йөртүче булып хезмәт итә. К айткач, колхозда тракторчы-комбайнер булып эшли;колхоз,район буенча да алдынгы механизаторлар исемлегенә керә,хезмәте мактау кәгазъләре,кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнә. Чубар-Абдул авылы кызы Рәшидәгә өйләнеп, Буралыда үзләренә яңа нигез корып яшиләр. Колхоз таралгач, Наил Җәлил технологик транспорт идарәсенә эшкә урнаша, Рәшидә авылда почта хезмәткәре  булып эшли. Өч уллары бар, өчесе дә армия сафларында хезмәт итеп кайттылар, өчесе дә югары белемле. Олы уллары Рамиль  гаиләле , Азнакайда яшиләр, бер ул үстерәләр. Раил белән Рәзил әлегә икесе дә әти-әниләре белән бергә авылда яшиләр,Раил Яңа Сөләйдә, Рәзил Әлмәттә эшлиләр.

Уртанчы кызлары Наилә (1970) авылда 8 еллык мәктәпне тәмамлагач, 9-10 сыйныфны Чубар-Абдул мәктәбендә укый. Ул вакыттагы тәртип буенча, яшьләр мәктәпне тәмамлагач бер ел колхозда эшләргә тиеш булалар. Наилә колхоз ашханәсендә эшли. Шул елларда Буралы аерым колхоз булып оеша һәм Наиләне идарәгә кассир итеп куялар. 1990 елда авыл егете Закария ( Ильясов Шакирҗан улы) белән кавышып гаилә коралар. Кызлары, уллары туа. Закария машина йөртүче булып күп еллар Азнакай май заводына сөт ташый. Колхоз таралгач, Җәлилгә “ТНГ-групп” идарәсенә машина йөртүче- оператор булып эшкә урнаша, Наилә авыл кибетендә сатучы булып эшли. Кызлары Алия югары белем алганнан соң Сургут шәһәрендә эшли, шунда Сергей белән танышып, гаилә корып яшиләр. Әти-әниләрен онык белән сөендерәләр. Уллары Айзат армия сафларында хезмәт итеп кайткач ,бораулаучы булып “Татбурнефть” идарәсендә эшли, техникум тәмамлаган, бүгенге көндә читтән торып югары белем ала, әти-әниләре белән бергә авылда яшиләр.

 

Лилия, гаиләдә бишенче бала, 1975 елда дөньяга килә. Башлангыч мәктәптә авылда укый, урта мәктәпне Чубар-Абдул авылында тәмамлый. Авылда клуб мөдире булып эшли, читтән торып Әлмәт авыл хуҗалыгы техникумында укый. 1995 елда Зур Чакмак авылы егете Флүр (Әзһәр улы) белэн кавышып, гаилә корып, Җәлил бистәсендә яшиләр. Ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Айгөл югары белем алганнан соң Саба егете Динар белән гаилә корып, Чаллы шәһәрендә яшиләр, бер ул устерәләр. Икенче кызлары Адилә Казанда лицейда 11 сыйныфта укый. Лилия саклау хезмәтендә, Флүр “Җәлилнефть” идарәсенең алтынчы промыселында  эшлиләр.

 Бергә җыелгач,2001ел


 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.