Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





бүлек-ахыры!



 

Гөлнур Айзат

“Соң түгел”

(хикәя)

Алчәчәк бу иртәдә әллә нигә борчылып,хафаланып уянды.Ник?Нигә булыр бу гасабилану?Күңеленә тынычлык алыр өчен ,авызына сыңар тамчы су да алмыйча,бакчага чыкты.Бакча ишеге каршында ук бер оя ак ромашкалар шау чәчәк булып ачылганнар да иртәнге кояшка елмаеп,сәлам биреп,талгын җилдә тирбәлеп утыралар.Аларның ап-ак таҗларына әле бер,әле икенче кояш нуры сикереп төшә дә кабат күкә күпер ясап,ап-ак болытларга атыла.Алчәчәк исә иртәнге манзарадан күңеле тулып,шул ак чәчкәләрнең таҗларына сак кына кагылып, хәтирәләре белән инде еракта калган шау-шулы илгә-мәктәп тормышына китеп бара...

... .... .....

-Алчәчәк Хәбировна!

-Әйе,балам!

-Алчәчәк Хәбировна,хәерле иртә!Балам димәгез әле миңа!

-Хәерле булсын,Илфат!Нигә “балам”дию ошамыймыни?Бик матур сүз бит югыйсә...

  Алчәчәк кабинеттагы гөлләргә су сибеп йөргәндә ,кинәт кенә килеп кергән укучысының күңелен нидер борчыганын шунда ук күреп ала.Егет ,ишек төбеннән кузгала алмыйча,кесәләренең әле берсенә,әле икенчесенә тыгылып ала да, маңгаена чыккан тир тамчыларын сыпырып куя.

-Ни бар,акыллым?Берәр нәрсә булдымы әллә?

Илфат,әйтергәме-юкмы дигәндәй,укытучы апасына сынап карый.

-Сүзең булса,уз әйдә!Иншаңны яза алмадыңмы?Бик уйландыра торган тема шул-“Әгәр гашыйк булсаң?”Туфан абыебыз юкка гына күтәреп чыкмагандыр бу  теманы.”Үзебез сайлаган язмыш”-ди бит әнә.

Илфат өстәл тирәсендә көндәлек дәфтәрләрен барлаучы Алчәчәк апасы янына килә.Укытучы апасы егеткә алдагы партадан урын күрсәтеп:

-Проблемаларыңны баскан килеш әйтергә уңайсыз булса,утыр менә алга.Тынычлан,я бер тирән итеп сулыш ал!Я,ни булды,Илфат?

-Мин...мин...ни...яздым....Алчәчәк Хәбировна!Егет каушый,теле көрмәкләнә,укытучысына әйтер сүзен таба алмый изалана.

-Бик әйбәт,акыллым!Ә мин синең язачагыңа ышандым да!Син бит кичә әңгәмәдә бик актив катнаштың.Фикерләрең әле дә колак төбендә яңгырап тора.Мин аларны үзем өчен дәфтәремә теркәп тә куйдым әле..Киләсе елларда үрнәк итеп калган укучыларыма да әйтермен.-Я,ни борчый соң сине язгач?Дөрес яза алмадым дип уйлыйсыңмы?

-Алчәчәк Хәбировна,мин иншаны дәфтәргә түгел,аерым биткә яздым.

-Уйларыңны кайда төшерсәң дә әйбәт, әмма иншалар дәфтәре директор,завуч,тикшерүчеләр өчен кирәк бит, акыллым! Кая, күрсәт, балам!Күләме зур булмаса, син аны дәфтәргә күчереп тапшыр яме!

-Тагын “балам”дидегез, мин бала түгел!

Алчәчәк өстәл яныннан торып,укучысының иңбашына сак кына кагылып ала да:

-Я,ярар,Илфат,башка “балам” дип әйтмәм.Акыллым диярмен,акыллы укучым бит син!-дип куя.

Дәрескә чакырып ,мәктәпнең шау-шуына нокта куеп,кыңгырау зеңли.

-Я,бар,акыллым,дәресеңә!Язган иншаңны калдыр!Әйбәт кенә узсын көнең,борчуларыңны оныт!

-Алчәчәк Хәбировна,мин..мин аны язып бетерәм әле ..ахырын бу дәрестә...

-Бер дәрес биремен икенче дәрестә эшләргә ярамый,Илфат!

-Ярый.Хәзер бездә физика.Мин физика яратмыйм.Ошамый миңа ул фән...и гомумән укытучысын да яратмыйм.

-Алай димә!Без -барлык укытучылар да сезнең өчен тырышабыз бит!

Кабинетка шау-гөр килеп укучылар кереп тулгач кына,Илфат укытучысына тагын бер сынаулы караш ташлый да кабинеттан чыгып китә.(дәвамы бар)

 

2 бүлек

Алчәчәк дәресне башлап җибәрсә дә,күз алдыннан Илфатның борчулы йөзе китмичә аптыратты.Моны укытучыларының һәр хәрәкәтен,һәр сүзен игътибар белән күзәткән балалар да сизеп алды.Туктаусыз сорауга күмеп аттылар:

-Алчәчәк Хәбировна.авырып киттегезме әллә?

-Алчәчәк Хәбировна,проблемалар?

-Алчәчәк Хәбировна.әйдәгез бераз бәхәсләшеп алыйк.сезнең дә кәеф күтәрелеп китәр!

-Алчәчәк Хәбировна,телисезме гөлләрегезгә су сибеп чыгам...

-Ә мин тактаны сөртәм,су алып керәм,тузаннарны сөртеп алам...

-Юк,юк,балакайларым,минем белән бар да тәртиптә!Бүген бик сабыр,тыныч,уйлап эшлисе эшебез бар.Язма эш эшлисебез бар!Сезнең белән изложение язачакбыз.

Сыйныфның старостасы сыйныфташларына язма эш дәфтәрләрен өләшеп чыккач,Алчәчәк текст белән таныштыра.Тәрәзә янына килеп басып уйга калган укытучы апаларына нидер булган бүген,нидер булган!Балалар тып-тын калып,аны күзәтәләр.”Укытучының да башка кешеләр кебек үк борчылырга да,сөенергә дә,елмаерга да,хәтта вакытлыча онытылырга да хакы барлыгын аңласалар икән бу бәгырь кисәкләрем!”-дип,Алчәчәк һәр балага күз йөртеп чыга да:

-Я,матурларым,ничек сезгә бу текст?

Башлап һәрчак сүз әйтергә яратучы Рафис,чыраена белдекле төсмер чыгарып:

-Шәп!Супер текст бу!Моны язсаң да ярый,-дип куя.

Балалар бер мәл гөжләп алалар.Кем ничек язачак,ни хакында күбрәк тукталырга кирәк,ә нәрсәне төшереп калдырсаң да ярый-һәркем үз фикерен әйтә.

Ярата Алчәчәк бу сыйныфның укучыларын,үлеп ярата!Шундый әрсез,белемле,тырыш,үз фикерле булганнары өчен ярата!Балалар гәпләшеп туйгач,эшкә керешә.

Иртә таңнан ни булды икән Илфат балакайга?Әнисе белән генә яшәүче бу укучысы әле аңарда икенче елын гына укый.Читтән күченеп кайтканнарын,әнисенең хастаханәдә эшләвен,әтиләренең икенче гаиләсе барлыгын белсә дә,Алчәчәк малайның уй-хыялларын аңлап бетерә алмый икән ләбаса!Әнә бит”Язып бетерәм”дип, иншасын кире алып чыгып китте.”Гаиләсендә берәр хәл булгандыр,шулкадәр борчылмас иде.Беренче тапкыр шундый халәтен күрәм”-дип уйларын тәрәз төбендәге гөлләргә күчерде.

-Алчәчәк Хәбировна,бетердек без,җыеп алыйммы?-Каршысына килеп баскан Рафис хатынны чабуыннан тартып,уйларыннан аралап, кабинетка -дәресенә төшерде.

-Әйе,балам,җый-җый,дәрестән соң актив белән бергәләп хаталарын төзәткәләп чыгарбыз,яме!

Ничек ду килеп кергән булсалар,укучылары шулай шау-гөр итеп,утырган урындык-өстәлләрен тәртикә китерделәр дә саубуллашып, кабинеттан чыгып та киттеләр.

Алчәчәк ,җыелган дәфтәрләрне сыйныфлап аерды да карап чыгарга булды.Буш дәрестә әле күбесен тикшереп алып булачагына ышанып,эшкә кереште.Эшләргә җиңел булсын өчен,һәрчак музыка куя торган гадәте булганга,магнитола кабызды.

-Керсәм буламы?

Илфат икән.(дәвам бар)

 

3 бүлек

-Ә,Илфат,син икәнсең,акыллым!Я,язып бетерә алдыңмы иншаңны?

Дәшмичә үзенә төбәлеп карап торган укучысына Алчәчәк ни дияргә дә белмәде.

-Кая,китер!Укытучысының боерыгы Илфатны айнытып җибәрдеме,әллә инде үзе тапшырырга хәл иткән идеме,егет костюмының эчке кесәсенә тыгылды.

-Менә...Илфат дүрткә бөкләнгән ак кәгазь битен Алчәчәккә сузды.

-Дәфтәргә күчермәдеңмени,наным?

-Юк,дәфтәргә язмыйлар андый иншаны...Ул...ул башкалар укыр өчен түгел!

-Бик серле инша булды әле бу синең,кеше укырга ярамый,ә мин кеше түгелмени?

-Сезгә ярый!Ул сезгә атап язылган,Алчәчәк апа!

Алчәчәк ,аптырап ,укучысына карады.Илфатның башкалар кебек отчество белән түгел,нәкъ менә “апа”сүзенә басым ясап әйтүе укытучыны тагын бер кат аптырашка калдырды.

-И сез аны мин кабинеттан чыгып киткәч кенә укыгыз!Теләсәгез...билге дә куя аласыз.Мин...чыгам,Алчәчәк апа!

Хатын укучысының бу сәер иншасын тизрәк ачып укыйсы килсә дә,Илфатның үтенечен аяк астына салып таптарга җөрьат итмәде.Егет кабинет ишеген ябып чыккач кына,дүрткә бөкләнгән иншаны ачты.

Ак кәгазьгә бик тырышып,бик матур тигез хәрефләр белән бер биткә якын язылган язманы әле көлеп,әле тетрәнеп,әле сөенеп тә укыды Алчәчәк.

“Алчәчәк апа!

Хәерле иртә!Сезнең иртәләрегез гел хәерле генә,матур гына булсын иде.Мин көннәр буена шулай теләп йөрим.Бу мәктәпкә килгәнче бик бәхетсез егет булганмын икән.Бик бәхетсез!Сез кичә дә дәрестә сорадыгыз:”Бәхет өчен көрәшергә кирәкме?Ә мәхәббәт өчен көрәшә алыр идегезме?”-дидегез.Менә минем җавабым-үзем яраткан кеше өчен көрәшер идем мин.Әгәр ул кешегә мин тиң булмасам да.Мин бу мәктәптә укыганга сөенеп бетә алмыйм,Алчәчәк апа!Чөнки монда Сез бар!Бу тормышта минем өчен ике генә кадерле кеше бар:берсе-әни,икенчесе-Сез!Әйе,Сез!Бу малай җүләрләнгән дип уйламагыз.Мин Сезне әнине яраткан шикеле үк яратам.Бәлки әле...кайчак әнидән дә күбрәктер...Мәктәпкә мин Сезне сагынып киләм.Дәресләрегездә мин үземне иң бәхетле кешегә санап утырам.Колакларым сезне рәхәтләнеп тыңлый.Күзләрем сезнең җылы карашларыгызны күреп сөенә.Сез бөтен укучыларыгызга яратып карыйсыз.Алар да сезне бик ярата.Сизәм,күрәм бит мин аны.Мин барысыннан да артыграк хөрмәт итәм Сезне.Сез мәктәптә булмаган көнне минем дә өйгә кайтып китәсем килә.Без мәктәптән китәргә өч ай вакыт калды.Сагынырмын мин сезне,Алчәчәк апам!Сезгә гел бәхет кенә теләүче укучыгыз Илфат.5март.”

Алчәчәкнең маңгаена зур-зур тир тамчылары бәреп чыкты.Илфат калдырган ак кәгазь бите аның бармакларын пешерде,күз аллары караңгыланды.”Әйтәм аны соңгы вакытларда гел уйчан бу бала,менә аның йөрәген ни тырнап йөргән икән!И сабыем!Үзен дәрестән соң аерым гына чакырып,аңа бу матур язмасы өчен рәхмәт әйтергәме,әллә орышып ташларгамы? ”Балам “дип әйтмәгез дигән сүзләре юкка түгел икән!Бәлки ,әти тәрбиясе,ялгыз әнисе җылысы җитмәгәндер бу малайга?Ярату хисенең чын асылы хакында укытучы апалары дөрес үк аңлатып бетермәгәнме әллә?Менә ни өчен дәфтәргә күчерергә теләмәгән Илфат!И,сабыем!Әлбәттә,сөйләшергә,хәленә кереп,бөтен борчулы уйларын оныттырып сөйләшергә Илфат белән.

“Кара син моның ничек матур,төзек хәрефләр белән язуын гына!”дип ак кәгазьгә тигез рәт булып тезелеп киткән юлларга карап гаҗәпләнде хатын.Мондый матур хат-иншаны Алчәчәкнең ничә ел укытып та алганы булмагандыр?!Илфат калдырган хатны блокнот эченә тыгып куйды да, Алчәчәк расписаниене карап килергә булды.Унберләр соңгы дәрес нинди кабинетта укый икән,консультацияләре юкмы?(дәвамы бар)

 

4 бүлек

.... Алчәчәк  бакчадагы ромашкаларның таҗларында җемелдәгән иртәнге чык тамчыларына озак карап торды.Гади генә күренсәләр дә,бигрәк күңелне кузгата,уйландыра торган чәчәкләр инде бу ромашкалар!”Менә болары нәкъ Илфат балакай бүләк иткән төсле-бер оя-бер төп булып утыралар икән!Үзләре зурлар,таҗ яфраклары шактый киң,уртадагы түгәрәкләре кояшны хәтерләтә.Кояшлы булсын иде,балам,синең юлың да!”Кайчандыр ап-ак ромашкалар бәйләме күтәреп класска кергән,иншасына шундый җылы сүзләр язып калдырган укучысын хәтерләве Алчәчәкнең керфекләренә дә тамчылар кундырды.Башындагы яулык чите белән күзләрен сөртеп алгач та,чәчкәләренә су сипте.”Бакчамны яктыртып,нурлап торсыннар әле,берничәсен өйдәге вазага да кертеп куярга кирәк булыр”,-дип бакчадан чыккач та,кабат хәтирәләр чоңгылына чумды...

 Илфат хат-инша калдырган көнне өченче дәрестән үк юкка чыккан.Укытучыга бу хәбәрне кабинетка еш кереп, Алчәчәк белән серләрен бүлешә торган Назия ирештерде.

-Алчәчәк Хәбировна,я ни әйтәсең инде бу Илфатка?!

-Ни булды,балакаем,ни булган Илфатка?

-Ни булсын,иртәдән үк сәерләнеп йөрде дә.китеп барган.

-Дәрестәнме?

-Соң,дәресләр бетмәде бит әле,тагын 3дәрес бар!Мин аны паркта йөрергә чакырган идем.ризалашкан да кебек иде...

-Ә ул сиңа аңлатып тормадымы ник китүен?

-Алчәчәк Хәбировна.бүген әллә ни булган аңа.Физикада утырганда нидер язды.сызды,тагын күчереп язды.Мин карамакчы булган идем.”Сиңа түгел!”-диде миңа төксе генә.Кемгә хат язды икән ул шулкадәр тырышып-тырышып?

Алчәчәк Илфат белән икенче ел бер партада утыручы Назияне бик якын итә.Бар эшләрдә дә уң кулы кебек булышырга әзер торган бу кызның һәр борчуына эче поша.Укудагы уңышларына үз баласы кебек сөенә.Илфатның сере якында гына –укытучы апасының  блокнотында икәнен белсә икән бу бала?!

-Алчәчәк Хәбировна,сез беләсез бит инде,ошый ул миңа!Ошый и бетте китте!Безнең сыйныфка беренче килгән көненнән үк якын иттем мин аны,башкаларга охшамаганга күрә...Артымнан әнә ничә егет чаба.аларның сукыр бер тиенгә дә кирәге юк миңа,ә Илфат кирәк!Назия укытучы апасын искәрмәстән генә кочаклап алды да:

-Алчәчәк Хәбировна,минем урында сез булсагыз,нишләр идегез?-дип сорап куйды.

-Минме?

-Сез инде сез,әгәр дә сез Илфатка гашыйк булсагыз дим?

-И Назиям,миңа бу турыда уйлау соң бит инде,пенсиямә дә ерак калмаган,балам!-дип котылмакчы булган укытучы апасының күзләренә туры карап торган Назия:

-Яратырга беркайчан да соң түгел,Алчәчәк Хәбировна,соң түгел!Кичә тгенә үзегез бит әйтеп тордыгыз:”Яраткан кешең өчен көрәшергә кирәк!”-дидегез.-Ә нәрсә ,мин көрәшәчәкмен дә аның өчен!Назия алчәчәкне тагын катырак итеп кочты та:

-И яратам да инде мин сезне,гел сезнең яныгызга керәсем,эч серләремне сөйлисем генә килеп тора.Рәхәт миңа сезнең янда!-дип укытучы апасының битеннән үбеп алды.Аннары аңа карап:

-Сез бит сер саклый беләсез.шулай бит?!ӘИлфат белән сөйләшә алыр идегезме?

-Ни хакында,балакаем?

-Минем турыда,минем аны якын итүем турында?

-Бу урынлы булырмы соң,син ничек уйлыйсың?

-Алчәчәк Хәбировна.Мин үземне бернишләтә алмыйм.гел сагынып торам мин аны.Әле ярый партада бергә утырабыз!Класста аңа күз атучы тагын ике көндәшем бара минем,но мин аларга бирмим барыбер Илфатны,бирмим!

Алчәчәк ,укучысының бу кадәр ачылып йөрәк серен бүлешүенә аптырамады.Назия инде ничә еллардан бирле аңа бөтен серен сөйли,үзен борчыган һәр хәбәр белән бүлешә,укытучы апасын үзенең иң якын дусты итеп саный.Алчәчәк тә Назиягә гел ярдәм итәргә тырыша,үзе оештырган төрле бәйгеләргә ныклап әзерли,аның җиңүләренә чын күңелдән сөенә.

-Алчәчәк Хәбировна,дәресләр беткәч,мин кирәк буламмы сезгә.керимме яныгызга?

-Менә бишләрдә язма эш эшләдек.Вакыт тапсаң,бергәләп карап чыгарбыз,кагыйдәләрне искә төшерергә үзеңә дә ярдәме тияр,имтиханыңда кирәге чыгар,дип,Алчәчәк назияне аркасыннан яратып-кагып озатты.

Назия кабинет ишеген япканда да:

-Алчәчәк Хәбировна,ә яратырга беркайчан да соң түгел!-дип елмайды.

Назиянең:”Соң түгел,соң түгел!”дигән сүзләре,ул чыгып киткәч тә,колак төбендә озак яңгырап торды.(дәвамы бар)

 

5 бүлек.

Гомер дигәнең бигрәк тә тиз уза икән шул!Гомер атлары кай арада тормыш мәйданыннан чабып,финишка җитеп киләләр.Үзләрен нинди генә җилләр камчыламый да,ниинди генә зилзилә,бураннар кауламый!Гомер атларының чабуы чабу!Туктамый,туктамый,туктамый!Тик кайберәүләрнең финишы гына я озын, я кыска юллардан соң була.Әнә бит Алчәчәкләрнең сыйныфташлары да акрын –акрын шул ярыш мәйданында күбесе коелып калган.Хатынның күз алдыннан бер-бер артлы сыйныфташлары узды.Инде күптән бакыйлыкта яткан сыйныфташлары...

Алчәчәк белән мәктәптә узган күп чараларда парма-пар спектакльләрдә уйнап йөргән Вилнең бу матур тормыштан китүенә дә бик күптән икән инде. Ә Әхмәт, Хамис,Таһир, Данис, Дамир,Зөфәр, Мансур?Кайсы трактор белән капланып үлгән, кайсы тормыш камчылавына түзә алмыйча,асылынып үз –үзенә кул салган, ә кайсын базар монстрлары чәнечкән,кайсының гомеренә яшел елан уралып, яши генә башлаган чагында теге дөньяга алып киткән.Урысча өч җомлә тезеп әйтә алмаган Зөбәйдәләре Мәскәү урысына кияүгә чыгып, гомеренең соңгы елларын гел психушкада уздыра.Гомер атлары чабып барган көенчә,төшеп калып, рисвай булганнары да күп икән шул.Мәктәптә бер төрле киенеп,бер төрле шартларда яшәргә өйрәнгән егет-кызлар, аннан чыгып киткәч, язмыш бабайның сынауларына түзә алмыйча,тузан бөртегенә әйләнгәннәр. Сыйныфта мәктәпнең иң чибәр егете зәп-зәңгәр күзле Ришат танырлык түгел:ничә мәртәбә инсульт кичергән. Хәер,Алчәчәкнең үзенә дә бер пот тоз ашарга туры килде.Үзәге черек булса, әллә кайчан бакыйлыкта яткан кеше иде югыйсә.

Хатын бакчадагы чәчәкләренә тагын бер сокланып карады да өйгә керде.Көннәр буе кухнясында җырлап торучы радио чираттагы сәламен тапшыра.Сиринә Зәйнетдинованың моңлы тавышы Алчәчәкнең йөрәгенә май булып ята:

Кемнәр әйтә :”Сагыну- газап” диеп,

Юк,ышанмыйм,газап түгел,бәхет!

Таң атуга, сине сагыну хисем

Сагындырып тора мине дәшеп...

   Җыр тәмамлангач та,хатын әле бик озак уйланып,эшкә керешә алмый торды.Үзенең сыйныфташларын,күңеленә якын укучыларын сагыну хисе аны хәтирәләр күленә чумдырды...

Алчәчәкләр унынчыда укыганда,алар мәктәбенә яңа военрук килде.Куе кара керфекләрен сирпеп,сөйләргә тотынса,сыйныфташ кызлары аңардан күз алмый.Тыгыз бәдәнле , беләк мускуллары тутырып куйган кебек!Кызларга,егетләр белән беррәттән тормыш иминлеге нигезләрен,винтовка җыю,ату серләрен өйрәткән Рифат абыйлары әле дә күз алдында.Шул Рифат абыйларының бер матур елмаеп,сыңар мактау сүзен ишетү бәрабәренә кызлар таш кисәргә дә әзер булып,йөзәр метр тауга каршы шуышалар,куллары калтырый-калтырый автомат-винтовка сүтәләр, җыялар,күзләре күрмәс булганчы”ш”хәрефе өстендәге ноктаны табып аталар.Дәрестә еракка барырга туры килсә,юл буе хәрби җырлар җырлап баралар.Башта бик горур баш бирмәс йөргән Алчәчәккә дә беркөнне кызлар шаукымы кагылды.Көтмәгәндә.Бер дә уйламаганда гына,мәктәптәге кичәдә Рифат абыйсы аны вальска алды.Зал тулы кызлар арасыннан нәкъ менә үзен вальска чакыруын Рифат абыйсының муенчак кидертмәгән яшь колынны кулга ияләштерергә тырышуы кебек кабул итте кыз.Дәрестәге кебек киреләнеп,үз туксаның туксанлап торып булмый монда,урыны ул түгел. Рифат абыйсы җиңел,җайлы гына йөртә,вальста сыйныф егетләре сыман аякка басып аптыратмый.

-Алчәчәк,нишләп син минем дәресләрдә үзеңне гел усал тотасың?Мин ачуыңны китерәмме?

-Китерәсез,Рифат абый!Сез бит бөтен кызларга да елмаеп карыйсыз,матур сүзләр әйтәсез.Бөтен кешегә әйткәч,матур сүз дә ямьсезгә әйләнә,шуңа ачуым килә минем.

-И колынчыгым!(дәвамы бар)

 

6 бүлек

Рифат Алчәчәкне ике түгәрәк әйләндергәч:

-Алчәчәк,ә бит бүген минем туган көнем,чын туган көнем,паспортка язылмаганы.

-Рифат абый,котлыйм сезне,әмма бүләгем юк инде,-дип куйды.Укытучы абыйсы ,кызның кулын хәрбиләрчә каты кысып:

-Нишләп булмасын?!Синең бүләгең һәрчак синең белән йөри!-дип Алчәчәкне аптырашта калдырды.

-Үзем белән?Бүләкме?

-Ие,колынчыгым!Син миңа җыр бүләк итә аласың!

Алчәчәкнең бит алмалары алсулыгы утларга да күчтеме-бар дөнья,мәктәп залы алсулыкка чумган төсле тоелды.Музыка инде туктаган,вальс әйләнгән парларның күбесе чираттагы номерны көтә.

-Ә нинди җыр,Рифат абый?Сез яраткан берәр җыр бармы?

-Син җырлаган барлык җырлар да ошый миңа.

-Сезгәме?Соңгы арада сирәгрәк җырлыйм бит мин,үземне журналистикада табасым килә.

-Я,котлыйсыңмы?

-Рамил уйнармы соң?Алчәчәк күзләрен тутырып Рифат абыйсына карый.Кызның укытучы абыйсын бик сөендерәсе килү теләге бөтен тәнен,юк,тәнен генә түгел. бөтен күңелен биләп ала.

-Мин әйткәч,уйнар!Алчәчәк,”Син –гомер агышлары”н беләсеңме?Әнә шул җыр җанны өзә минем,вәт бүләк,чын бүләк булыр иде бу!

-Минем дә иң яраткан җырым ич ул,Рифат абый,-дип кыз укытучысыннан аерылып,мәктәпнең музыкант егетләре янына таба атлый.Рифат абыйсы да Алчәчәктән артта барса да,күрәсең,Рамилгә ым кагып өлгергән,егетләр кыз килеп җиткәнче үк,көйне уйный башладылар.

Алчәчәк карашлары белән залны бер әйләнеп чыкты да дулкынлануын эченә йотып,сүз башлады:

-Хөрмәтле укытучыларыбыз,дусларым,сыйныфташларым!Бүген без укучыларның бик якын дусты булган укытучыбыз Рифат абый Галиевнең туган көне!Аны котлап җыр бүләк итәсем килә.кызның соңгы сүзләре баян моңнары дулкынында тирбәлә-тирбәлә залга таралды:

Акты безнен кар өстендә калган эзләр,
Акты елап икәү бергә салган эзләр..

Син - гомер агышларым,
Син - минем сагышларым,
Син - минем шатлык илем

Югалту-табышларым,

Син-минем сагышларым...

Алчәчәк җыры белән бергә үзе дә матур хыяллары артыннан әллә нинди ерак җирләргә очты.Җыр аның иң хөрмәт иткән укытучысына аталуы кызга тагын да көч өстәде,канатлар куды.Күзләре беркемне дә аерым күрмәс.колаклары һичкемне ишетмәс булды.Нинди көчле син,җырым!Нинди бәхетле син,җырым!Нинди хыялый син,җырым!Рифат абыйсы кызның кулларын нык итеп кыскач кына,Алчәчәк җырлы офыктан мәктәп залына төште.

-Рәхмәт,Алчәчәк!Укытучы абыйсының йөзе елмаюлы күренсә дә,күзләре бик моңсу тоелды аңа.Бәлки кызга гына шулай күренгәндер,шулай тоелгандыр?!

Зал :

-Котлыйбыз,Рифат Идрисович!-дип ,военрукны тагын бер мәртәбә алкышлап,сәламләде.

7-бүлек

Бу алкышларда үзенең дә өлеше булуын аңлаудан Алчәчәкккә рәхәт:ул бик-бик бәхетле иде.

....Алчәчәк чигәсенә кунган карлы буразналарны бармаклары белән аралап,тирән итеп бер сулыш алды да өйдәге китапханә бүлмәсенә керде.Бөтен күзәнәкләренә утырган сагыну хисен ни белән булса да бастырырга кирәк иде.Бармаклары китапханә өстәленең өске тартмасына үрелде.Анда бихисап күп фотолары белән альбомнарга кереп сыенган узган тормышы саклана.Куллар үзеннән –үзе чыгарылыш альбомына үрелде.

Альбомның нишләптер арткы битен ачты.Анда иң читтә тыйнак кына матур язма саклана.”Колынчыгым!Бәхетле бул!”Рифат абыйсының култамгасын мең тамга белән дә бутап булмый торган.Укучыларның альбомнарын кулларына биргәч тә,һәркем үзенә истәлеккә теләкләр яздырган иде.Әдәбият укытучысы Наҗия апасы бик шәп итеп шигъри юллар язган,”Сине мәктәп заллары һәрчак сагыначак,былбылыбыз!”-дип өстәгән,физрук Таһир абыйсы:” Сөеклем!Бервакытта да бирешмә.Көчле бул!”дигән.Рәхимә апасы югары уку йортында белем алып,чын кеше булуын теләгән,Суфия апалары:”Син классыбызның йөзек кашы идең,һәрчак шундый якты бул!”-дип тезгән.Директор Әнвәр,завуч Хәмит абыйлары да иң җылы теләкләрен теркәп калдырганнар.Алгы биттә иң өстә үк Рифат абыйсының фотосы турында бармаклар үзеннән –үзе туктады.Шул ук уйчан карашлар,маңгаена төшкән кара бөдрәләре,ияк астында уелган серле чокыр уемы...

”И ходаем,шушындый зыялы,кадерле кешеләребез дә күптән арабызда юк икән инде.Мин сезне беркайчан да догаларымнан калдырмам,рухларыгыз шат булып ятсын,хөрмәтле укытучыларым!”-дип Алчәчәк,берничә сурә укып куйды.Йөгертеп кенә альбом битләрен карап узыйм дигәндә,тагын бер сурәткә тукталмый булдыра алмады.Фото аны тагын мәктәп елларына алып китте...

... Теге чакта , мәктәптә узган матур кичәдән иптәш кызы белән кайтырга чыктылар.Кичке күкне болытлар каплап,йолдызларны яшергән.Аяк астындагы карның аклыгы гына төн пәрдәсенә сүрән яктылык өсти.Урамдагы салкынча һава кызларның муеннарына кереп кытыклый да аякларга уралып,кар өстендә тәгәрәп кала.Алчәчәк үзләрен озата кайтырга булган егетләрнең берсенә сәерсенеп карый.Икесе авылдашлар инде,әмма күрше авыл Әсхәте нишләп болар белән кайтырга булган соң әле?Аның белән дусларча сөйләшеп йөргәнен дә хәтерләми кыз.

 Кызлар ,уйный –көлә кайтканда,авызыннан сыңар сүз дә төшмәгән Әсхәттән өй турына җиткәч сорарга булды:

-Син ни дип ияреп кайттың соң безгә?

-Кайттым инде,-дип авыз эченнән генә мыгырданып куйды егет.

-Күрәм инде мин кайтканыңны.Сәбәбен беләсем килә,-дип көлгән булды Алчәчәк.Менә- өебез,рәхмәт безнең белән иптәш булып кайткан өчен,Әсхәт!

-Рифат абый кушты.

-Нәрсә кушты?

-Сине өеңә кадәр озата кайтырга!

-Менә сиңа иске авыздан яңа сүз!Укытучы кушкан өчен генә шулай кызлар озата кайталармыни?

Алчәчәк каршында аяклары белән кар бутап торган Әсхәткә аптырап карады.Үзеннән бер башка буйлырак бу малайга мәктәптә бөтенләй иuътибар иткәне булмаган кыз .бичләйләрен салып әсхәткә кулын сузды.

-Мә бишне!Рәхмәт !Рифат абыйга әйтерсең:”Алчәчәкне өенә ишеген үк ачып кертеп калдырдым”-диярсең яме.

-Ярар,әйтермен.Сезнең белән күңелле икән!Мин тагын бер-ике тапкыр кайтыр идем әле...Әсхәт,кесәсенә тыккан кулын чыгарып,кызның кулын кысты.

-Рифат абый кушмаса да,безнең белән кайтыр идеңмени?Егет дәшмәде.

 

 

8 бүлек

-Бар ,ярар,исән-сау кайтып җит!Тик менә бик беләсем килә,ник Рифат абый нәкъ менә сине безне озатырга җибәрде икән?

-Сезне озатырга димәде ич ул?

-Соң бая шулай дидең бит үзең:Рифат абый кушты ,-дидең!

-Ну бит ул сезне түгел,сине генә озатырга кушкан иде дә...

-Ә без күбәү булып чыктыкмы?

-Ие.Ну Рифат абый ...Рифат абый белән дус без.Ул әйтте...

-Ни диде инде ул сиңа?

-Усал син!

-Шулай дидеме Рифат абый?

-Юк,алай димәде.Мин әйтәм.Син бик усал,бөтен класс малайлары шулай ди.Алчәчәк ул бер малайга да кулыннан да тотырмый,диләр.Менә мин тоттым әле бүген кулыңнан..

Алчәчәк яңгыратып көлеп куйды.”Шулкадәр самими,ихлас икән ич бу Әсхәт!Бу безнең авыл малайлары кебек түгел шул!”

-Соң син әйтерсең алайса малайларга да:”Алчәчәк кулыннан тоттырды,”-дип!

-Син көлмә әле,көлмә!Рифат абый...

-Нәрсә соң һаман Рифат абый да Рифат абый ?!Син аның хезмәтчесеме әллә?

-Юк!Ул да әйтте...

-Нәрсә диде инде ул сиңа?

-“Алчәчәк –минем иң яраткан укучым.Смотри ,энем,беркемнән дә кыерсытма,и үзең дә!А то мин туганым дип тормам!”-диде.

-Син Рифат абыйның энесемени?

-Кардәшләр без.Я мин киттем инде,син керәсеңдер бит?

Кыз Әсхәтнең иңбашына шап иттерп берне сугып куйды.Егет ,сискәрмәстән кызның бу сугуыннан югалып калдымы,җавап булмады.

-Пока!Керәм инде,керәм,урамда кунмам бит!..

...Алчәчәк альбом  битеннән тыйнак кына елмаеп торган Әсхәтнең карашын хәтерләргә тырышып,күзләрен йомды.Рифат абыйсы да,аның сүзен тыңлап теге кичтә озата кайткан сүзсез Әсхәт үзе дә күптән юк инде.Нинди кешеләр җир җимертеп яшәр чакта шушы матур дөньяны ташлап китеп барганнар...Ник,нигә?!

Алчәчәкне телефон тавышы бүгенге көнгә бик тиз кайтарды.Туктаусыз зеңли дә зеңли...телефон тавышы тып-тыныч бүлмәләрнең диварларына барып бәрелә дә тагын Алчәчәк колакларында тирбәлә башлый: зең-зең,зең зең!Кемнең миндә ашыгыч эше бар икән инде?”-дип хатын телефонга үрелде.

 

9 бүлек.

-Алло,алло!Алчәчәк Хәбировна!Хәерле иртә!

-Хәерле булсын!Тавышыңнан танып бетерә алмыйм,балам,кем әле бу?

-Яле искә төшергез:кем “балам”дигән сүзне яратып бетерми иде?!

-Илфат?!Акыллым, нинди җилләр ташлады.каян болай исеңә төшердең әле?

-Минем сезне онытканым да юк,Алчәчәк апа!

-Ничә еллар бит инде,онытсаң да гаеп түгел!Алчәчәкнең дулкынланудан куллары дерелдәде.”Онытканым да юк!”диме?Менә бит ә?!авыз эчендә торган сүзләре телефонга керми аптыратты.Берара тын торган укытучыны Илфатның ныклы ирләр тавышы белән:

-Алчәчәк апа,сез өйдәме?Өйдә буласызмы бүген?-дигән сораулары айнытып җибәрде.

-Өйдә булам,бал......(хатын тагын “балам”дип әйтергә теләсә дә,тукталып калды),акыллым!

-Менә әйбәт!Сезне бик күрәсебез килә бит,Алчәчәк апам!бераздан килеп чыксак,ни диярсез икән?

Укучыларының күбесе Алчәчәк янына алдан кисәтеп тә,кайчак әйтмичә дә килгәннәренә инде күнегеп беткән хатын,җавап бирергә ашыкты:

-Өйдә ,акыллым,өйдә!Мин бит хәзер гел өйдә генә инде,эшләмим.Киләбез дидең,кем белән киләсез соң,Илфат?

-Алчәчәк апа,сез яраткан кеше белән!Көтегез!Телефон трубкасында кыска гудоклар инде җавап көтеп тормауларын аңлатты.

Алчәчәк,йөгереп диярлек кухняга керде.”Чәй өстәле әзерләргә кирәк булыр,кем булырга мөмкин соң тагын бер яратканым?Күңелемә якын укучыларым бу гомердә бик күп булган икән шул!Кайсын гына алсаң да,һәрберсе йөрәккә бары тик матур истәлекләр белән генә язылып калган.”

Хатын өстәл җәймәсен җәеп,табын әзерләде.”Киченнән пешергән алма бәлеше дә бик урынлы булып чыкты әле,менә бакча нигъмәтләрен һәммәсен куярга кирәк”-дип, сөенә-сөенә йөгерә торгач,хатын вакытның узганын да сизмичә калды.

Шу чакта капка төбенә кара төстәге Ford машинасы килеп туктады.Алчәчәкнең йөрәге күкрәгеннән чыгып төшәргә җитеп сикерә.Тынычлану өчен берничә тамчы валокардин салып эчте дә хатын укучыларына каршы чыгып китте.Ишек төбендә кулына кечкенә генә матур малай күтәргән Назия белән зур бәйләм ак ромашкалар тоткан Илфатны күргәч,Алчәчәкнең күзләренә ирексездән яшь тамчылары кунды.

-Назия,Илфат!

Илфат укытучы апасын кочагына алып,ромашкаларын сузды.Хатын сулкылдап елап җибәрде.Алчәчәкнең ничә еллар буе сагыну хисе булып йөргән истәлекләре күз яшьләренә әйләнеп бите буйлап тәгәриләр дә тәгәриләр.

-Алчәчәк апа !Я,сез нәрсә инде!Менә бит килдек!Сагынганыгызны белдек,өчәү килдек,-дип сүзгә Назия кушылды.Хатын үзен кулга алып,укучыларын өйгә чакырды.

 

10 бүлек-ахыры!

-Бик,бик сагындым мин сезне!Әле бүген генә уйлап йөргән идем бакчада...Менә теге чакта имтиханга Илфат бер зур кочак ромашкалар күтәреп килгән иде бит!Хәзер бакчамда үсәләр,рәхәтләнеп ,сезне сагынган саен башларыннан чыгып сыйпап керәм.

Алчәчәк кунакларны башта залга чакырды.Кечкенә бөтерчек назия шикелле шаян .шук булырга охшаган.бер дә ятсынып тормый-алчәчәкнең дә бармакларына чытырдап ябышты да тик күләренә карап тора.Укытучы апалары малайны үчтеки сикерткән иде-3 теше күренгән авызын ерып .кет-кет көләргә үк тотынды.

-Улыгыз ни атлы.җаннарым?

-Алчын куштык ,Алчәчәк Хәбировна!

-Бик сирәк исем,әмма колакка матур яңгырашлы!Бәхет белән тулы мәхәббәтле гаиләдә үссен кошчыгым!Хатын Алчынның маңгаеннан үбеп алды.Аннары әле Илфатны,әле Назияне кочып алды да:

-Я сүз бозау имезә дигәндәй,юлдан тамагыгыз ачкандыр.Әйдәгез,чәем әзер,җаннарым!-дип аш бүлмәсенә чакырды.

Аш өстәле янында узган мәктәп елларына да кайтып килделәр.

-Алчәчәк Хәбировна,исегездәме,Илфат сәерләнеп йөргән чаклар?

-Исемдә,исемдә,бик исемдә,акыллым!Шул дәрестән киткән көннән соң 3 көн укырга килмәде ич.Шалтыратып та карадык,син дә өйләренә барып карадың!

Илфат әле хатынына ,әле укытучы апасына серле генә елмаеп тик карап утыра бирде.

-Ул чакта баш-аягы белән кемгәдер гашыйк булган иде ул.Классташ кызлар аптырадылар.Теге көндәш кызларым Илфат мәктәпкә йөри башлагач та ,аңа көн күрсәт



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.