Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Зурлар төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәсе буенча “Нәрсә?”,“Кайда?” ”Кайчан?”дигән интеллектуаль уен.



 

 

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәре муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

                   12 нче номерлы “Ләйсән “ балалар бакчасы

 

               

Зурлар төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәсе буенча “Нәрсә?”,“Кайда?” ”Кайчан?”дигән интеллектуаль уен.

                                                     

                                                                          

                                                          Төзеде: 12 номерлы “Ләйсән ” балалар         

                                                                  бакчасы югары квалификацион                                           

                                                                  категорияле татар теле тәрбиячесе

                                                                    Фатыйхова Миннур Мәснәвиевна

                                        Мамадыш шәһәре

                                               2020 ел

Зурлар төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәсе буенча “Нәрсә?”,“Кайда?” ”Кайчан?”дигән интеллектуаль уен.

Бурычлар:Балаларны хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.Юл билгеләре турындагы белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру.

Уеннар аша фикерләү сәләтен , игьтибарлыкларын үстерү.

Җиһазлар: юл билгеләре,барабан

Уен барышы:

Тәрбияче:Балалар ,карагыз әле, безгә күп кунаклар килгән.Әйдәгеәз әле,исәнләшик.Исәнмесез, здравствуйте, хэллоу !Балалар безнен шәһәребез көннән көннән яхшыра, матур өйләр , биналар төзелә.Урамнарда машиналар артканнан арта бара.Шуның өчен балалар сез нәрсә белергә тиеш?

Балалар: юл йөрү кагыйдәләрен.

Тәрбияче:Әйе , бик дөрес әйттегез, балалар юл йөрү кагыйдәләрен.

Тәрбияче:Балалар бүген без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре буенча “Нәрсә?”,“Кайда?” ”Кайчан?”дигән интеллектуаль уен уйнар өчен җыелдык.Бу уеннын кагыйдәсен кем белә?

Элина:Барабандагы укны әйләндереп җибәрәбез.Ук кайда туктый, анда конвертларда биремнәр.Бугенге тема: “Җөмлә төзе”Уенны башлыйбыз.Әйдәле, Әнисә барабанны әйләндер.Конвертларда биремнәр .Бу кем? Бу әби.Әби авырып киткән.Әбине ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр.
Бу кем ?Бу бабай .Бабай  янгын сүндерүче булып эшли.Янгын чыкса ,балалар, нинди номерга шалтыратабыз.

Балалар: 101

Тәрбияче:Бик дөрес балалар.

Бу кем?.Бу әти. Әти полиция машинасында йөри.

Алга таба барабанны әйләндерәбез.Таһир ,бу кем?

Бу әни.Әни авыр йөк машинасына утырып шәһәргә барган.

Бу кем?Бу малай.Малай автобуска утырып мәктәпкә китте.

Бу кем?.Бу кыз.Кыз җиңел машинага утырып кибеттә барды.Машинада йөрү өчен балаларга нәрсә кирәк?

Кресло. Әйе дөрес .Балалар кәнәфие.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез әле, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә тошереп үтик.Нинди кагыйдәләр беләбез?



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.