Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Кошлар очкан биеклектән кара



 

 

 

                  Шәмсия Җиһангирова                   

 

Кошлар очкан биеклектән кара

Менә тагын быел, менә тагын

Җылы якка кошлар китеп бара...

“Кыйгак... кыйгак...”. Канат җилләреннән

Күз яшләре гүя тамып кала....

 

Нинди сагыш соң бу?! Нинди сагыш?!

Бар җанымны кинәт чорнап ала...

Аңлар өчен минем халәтемне

Кошлар очкан биеклектән кара.

 

Кошлар очкан биеклектән кара –

Хисләр үзгә анда, акыл башка.

Безгә андый халәт бирмәгән дип,

Күккә карап, җирдә чалкан ятма.

 

Хыялыңда күтәрелеп кара

Кошлар гына очкан биеклеккә...

Аягыңда басып торып кына

Бу җиһанны аңламассың һич тә.

 

Очар өчен канат бирмәсә дә,

Ходай безгә сагыш, хыял биргән...

Хыял канатыңда күтәрел дә

Тик бик азга аерыл син җирдән.

 

Шул чагында бәлкем аңларсың син

Канат җиле ниләр сөйләгәнен...

Кошлар очкан биеклектән генә

Күреп була җанның көйрәгәнен.

 

Зәңгәр күккә күтәрелеп кара –

(Булдыралмый моны күпләр, беләм!)

Аңларсыңдыр шул чак минем җанның

Тоташканын җиде күкләр белән...

                          17. 09. 2020

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.