Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





МИРГАЗЫЯН ЮНЫС.. Бездән яшерен зәңгәр дөнья.



МИРГАЗЫЯН ЮНЫС.

Бездә н яшерен зә ң гә р дө нья.

 

Соң гы мең ел эченда ау дү рт йө з тө рле тереклек иялә ре токымын кырган. Адә м баласы эшлә гә н бу җ инаятьне. Ү зен акыл иясе (homo sapiens) дип атап йө рү че ике аяклы зат. Ә ле кү птә н тү гел «Комсомольская правда» газетасында кызыклы хә бә р кү згә чалынып ү тте: ана бү ре, башка чара калмагач, аучылардан качып, балалары белә н башкала эчендә ге паркка кереп оялаган.

Җ ир йө зендә ауларлык җ ә нлек калмагач, кешелә р, су астына тө шеп, балык аулау белә н мавыга башладылар. Монда да, җ ир ө стендагечә, hә p очраган җ ә нлекне тоташтан кырып бару башланды. Инде Европа ярлары буенда ауларлык балык та бетеп бара. Ак дингезда су асты авы тыелган. Аучылар хә зер Кызыл диң гездә, Һ инд океанында һ ә м Кө ньяк ярымшарның мә рҗ ә н атолларындагы[i] балыкларны кырырга керештелә р. Адә м баласы ү терү эшенә бер тотынса туктала алмый. Рә сә й башлап җ ибә ргә н сугышларга гына кү з салып алыгыз. Бу илнең тарихы канга манып язылган. Озакламый су асты дө ньясын да җ ан иялә реннә н арындырачаклар. Су асты ә лега бай. Андагы тереклек иялә ре санап бетергесез.

Беренче мә ртә бә мин су астына Кызыл дингезнең тө ньяк-кө нбатыш ярындагы Кусә ер портында торганда тө штем. Кайчандыр бу шә һ ә р аша хаҗ кылырга баручылар узып йө ргә ннә р. Давылга каршы торырлык зур кә раплар булмаган ул чорда. Кү пме кә рап суга баткан, кү пме мө селман ө ммә те изге юлда шә һ ит киткә н. Мә гълү мат тупланмаган бу турыда. Тимер юл һ ә м һ ава транспорты даими эшли башлагач, Кусә ер, элекке ә һ ә миятен югалтып, кечкенә генә бep калага ә йлә неп калган. Яр буендагы ташландык кә рвансарайлар, җ имерек хисарлар[ii] байлык белә н данның вакытлы куаныч икә нлеген исбатлап моң аеп утыралар. Тарих, гомумә н, моң су фә н. Тарихка керә алган шә хеслә рнең барысы да гү рдә... Ә тарих исә н, яши.

Марсель портында чакта мин су астында ата торган пневматик мылтык сатып алган идем. Бала-чага шикелле кырыс матурлыкка кызыгып. Шуны сынап карар ө чен Кусә ер шә һ ә реннә н берничә километр кө ньяккарак китеп, диң гезгә чумдым. Акваланг йө зә ргә комачауламый. Сулыш алуы водолаз киеме белә н чумгандагы кебек авыр тү гел. Су астында йө зеп йө рү шундый рә хә т. Йө згеч кигә н аякларны хә рә кә ткә китергә ндә ботлар талмаса, җ иргә чыкмыйча гел шушы тылсым дө ньясында ә җ ә лең чакырганчы рә хә тлектә яшә р идең.

Яр буендагы сай җ ирлә рдә хисапсыз ярыклар барлыкка килгә н. Ярдан талпынып китү белә н мин диң гез «ә тә чен» кү реп алдым. Бу балыкның кызыллы-зә ң гә рле озын койрыгы, аллы гө лле канатлары һ ә м зур кикриге аны нә къ ә тә чкә охшата. Адә м баласы диң гезне җ ирдә яшә п тә җ рибә туплагач кына ү злә штерә башлаган. Яр буенда яшә гә н халыкларны континенттан ябырылып килү челә р алыштырып торган булырга тиеш. Ни хикмә т, кыйтгаларны иң лә п сугышып йө рү челә р, диң гез ярына килеп җ иткә ч, тынычланып яши башлаганнар. Коры җ ирдә яшә ү тә җ рибә се сакланган. Шунлыктан балыкларга коры җ ирдә яши торган җ ә нлеклә р исеме биргә ннә р. Балыклар арасында диң гез эте, диң гез аты, диң гез керпесе, диң гез кү ркә се, хә тта диң гез шайтанына кадә р бар. Ә ле тагын диң гез сыеры да булган. Хә зер андый җ ә нлекне урта гасырлардан калган литографиялә рдә генә кү рергә була. Аучылар аның нә селен ү к корытканнар. Бер заман акылга килеп, җ ә нлеклә р кешелә рдә н ү ч ала башламаслармы икә н?

Ярдан ераклашкан саен диң гездә тереклек кү бә я бара. Диң гез керпелә ре, энә шикелле очлы чә нечкелә рен тырпайтып, мә рҗ ә н тү мгә клә ренә ябышып яталар. Орынсаң, керпенең агулы чә нечкесе тә нең ә кадалып сынып кала. Ул җ ир бик каты ә рнеп авырта да шешеп чыга. Бик дө рес бу. Кагылма җ ан иясенә! Тимә!

Ә нә, канат очларын кыймылдатып, диң гез йолдызы йө зеп бара. Бер ярыктан кызгылт сары карандашка охшашлы тере таяклар тырпаеп чыккан. Җ ан иялә ренең кү бесе миң а таныш тү гел. Мин аларның гадә тлә рен дә, кешегә дусмы-дошманмы икә нлеклә рен дә белмим. Шуң а кү рә аларны ерактанрак урап ү тә ргә тырышам.

Тирә нлек дү рт-биш метрга җ иткә ч, су астында тоташ мә рҗ ә н урманы башланды. Шундый матур, шундый сә ер кү ренеш! Ни гаҗ ә п, урман тары ярмасы зурлыгындагы урман полибыннан барлыкка килгә н. Аларның кә бестә шикелле йомарланып торганнары, тә линкә гә охшап ү скә ннә ре, хә тта люстра кебек тармакланып асылынып торганнары да бар. Мә рҗ ә ннең кү бесе урман абагасы рә вешендә ү сә. Кайберлә ре кышкы салкыннарда тә рә зә гә ясалган бизә клә рне хә терлә тә. Бер мә рҗ ә ннең ботагын сындырып алыйм дип иелгә н идем, диң гез тө бендә ге ярыктан ике озын ак мыек тырпаеп торганын кү реп алдым. Бу — лангуст, диң гез кысласы. Аның икенче бер тө рен русча омар дип йө ртә лә р. Италиядә ул «аррогоста», инглизлә рдә «лобстер» дип атала. Кыйммә тле рестораннарда аны кө меш тә линкә лә ргә салып кына китерә лә р. Лангустның ите омарныкыннан катырак. Шулай да гаҗ ә п тә мле. Охот диң гезендә яши торган краб итен хә терлә тә. Ашап туйгысыз. Бигрә к тә ашаганда тамагың ны җ иң елчә, тү бә н градуслы ак шә раб белә н чылатып торганда.

Лангустның ике мыегын бергә учлап тоттым да оясыннан сө йрә п чыгара башладым. Чыгарга телә ми, шайтан. Теше-тырнагы белә н карыша. Дө ресен ә йткә ндә, кө чли башласалар, минем ү земнең дә җ ылы ө емнә н чыгасым килмә с иде. Бигрә к тә сө йрә п чыгара башласалар. Башка ә мә лен белмә гә ч, кө члә п сө йрә дем инде мин мескен лангустны. Тарта торгач, мыек ө зелеп чыкты, ә мыек хуҗ асы оясында утырып калды. Лангуст ите искиткеч тә мле. «Тә мле» сү зе, белә сез, комсызлык уята. Мылтыгымның гарпуны белә н чокып алган булсам, туйганчы ашарлык деликатес була иде. Лә кин, ни хикмә т, йө рә ктә кешелек тойгысы уянды. Минем лангустым, мыексызлыгыннан оялып, оясында ач утырса, гө наһ ы миң а булыр дип курыктым. Шул лангуст исемә тө шкә ндә, мескенгә хә зер мыек ү скә ндер инде, дип юанырга тырышам. Гө наһ ың ны тою бит ул соң арып уяна...

Яр буеннан йө з илле метр чамасы эчкә рә к кергә ч, мә рҗ ә н массивы, текә упкынга ә йлә неп, кинә т су астына тө шеп китә. Мондагы матурлыкка сокланып туя алмыйм. Чын-чыннан ә кият дө ньясы. Ә ллә тө шемдә кү рә мме икә н, дип икелә неп куясың. Мә рҗ ә ннә рнең кайберлә ре соргылт кө рә н, шә мә хә, зә ң гә рсу. Тирә нрә к җ ирдә кызыллары да кү ренә. Менә шушы мә рҗ ә ннә рдә н инде муенга тага торган муенса ясыйлар. Хә ер, хә зер сө йгә н кызың а бү лә к итә р ө чен монда килеп, интегеп, бө леп, диң гез тө беннә н мә рҗ ә н җ ыеп йө рисе юк. Мә сьә лә җ иң елә йде. Пластмассадан телә сә нинди асылташка охшатып тө ймә коеп куялар хә зер. Шулай да, кыз кеше булсам, мин пластмассадан ясаган тө ймә такмас идем. Ясалма нә рсә бит. Кү з буяуның сә нә гать ө лкә сендә эшкә ашуы. Мә рҗ ә н тө ймә гә, матурлыктан тыш, аны су астыннан алып чыккан егетнең батырлыгы, тә вә ккә ллеге йогып кала. Шуның ө чен генә дә мә рҗ ә нне горурлык белә н тагып йө рергә була. Кызлар шуны аң лыйлармы икә н?

Кыя ярыгында нә рсә дер кыймылдап алды. Ярыкка якынрак килеп саклап тора башладым. Менә кыя чатнаган җ ирдә н озын борынлы саргылт бер елан башы пә йда булды. Буыннарым йомшарып китте. Кечкенә генә яшел кү злә рендә комсызлык һ ә м усал нә фрә т чаткылары яна. Авызы тулы ү ткен теш. Бераз миннә н шү рлә п, сагаеп торганнан соң, су еланы боргаланып оясыннан чыга башлады. Хә зер атарга кирә к. Мылтыкны тө зә ү белә н елан миң а ташланыр дип шиклә нә м. Безнең аучылыгыбыз куян атарга гына җ итә бит. Ерткыч каршында без ү зебез куянга ә йлә нә без. Ярый, яшә инде, мә лгунь! Мин бит авыл табигате тә рбиясен алган егет. Аннан соң, мин — мө селман кешесе. Җ ан алырга адә м баласына хокук бирелмә гә нне аң лыйм. Ә йдә яшә. Кисә теп куям: ике аяклылар шикелле ерткычланма!

Оясыннан чыккач, Аллага шө кер, мурена кыя артына таба борылды. Аның сыгылмалы тү гә рә к гә ү дә сенә тә ң кә -тә ң кә саргылт таплар сибелгә н. Гә ү дә сенең уртасыннан башланган тоташ йө згече койрыкка ә йлә неп китә. Зуррак муренаның ярдагы җ ә нлеккә, хә тта яр буенда утырган кешегә дә ташлануы мө мкин. Аның бер тамчы каны җ ә рә хә тле урының а тисә, исә н калуың бик икеле. Мурена кү здә н югалгач, «Бә хетең, прицел алырлык булмады, мин сине гарпун белә н кыяга беркетеп куя идем! » — дип янап калдым. Шулай, кулың ны кесә ң ә тыгып, дошманга йодрык кү рсә тү гаҗ ә п рә хә т ул!

Бер тапкыр, Джибути портының тышкы рейдында кармак салып утырганда, миң а метр ярым озынлыгы мурена капты. Муренаның боргаланып судан чыкканын кү рү белә н, янымдагы гарә п малайларының ү кчә лә ре генә ялтырап калды. Мин, орынырга куркып, кармагымның җ ебен кистем дә диң гез еланын суга җ ибә рдем. Менә шулай ерткычлык кү плә рне хә веф-хә тә рдә н саклап йө ртә. Рә сә йдә ерткычлык бигрә к тә кү ркә м һ ә м файдалы сыйфат.

Мә рҗ ә н урманы арасында мыж килеп балык кө тү е кайнаша. Бу кадә р кү п балыкны гомеремдә беренче кү рү ем. Без бит балыкны ү лек (тонган) хә лдә генә кү рә без. Хә тта балык тотучылар да суда яшә ү че җ ан иясенең тыпырчынып ү лү ен генә кү реп кала. Су астында йө ргә ндә балыкларның ничек яшә гә ннә рен кү реп була. Су асты мохите хә йран калырлык.

Табигать балыкларны нинди генә тө скә буямаган. Зә ң гә рле-кызыллы, сарылы-каралы, буйлы-буйлы, хә тта шакмаклы парча тө шкә н балыкларга кадә р бар. Балык кө тү е Май бә йрә мен каршыларга иң тә ти кү лмә клә рен киеп чыккан яшь кызлар тө ркемен хә терлә тә. Шушындагы тө слә рне кү ргә ннә н соң, табигатьнең даими матурлыкка, тө гә ллеккә омтылып яшә венә ышана башлыйсың. Безнең матурлыкка табынуыбыз да табигать һ ә м Аллаһ ы Тә галә дә н.

Кара диң гез балыгы кешене кү рү белә н атылып кү здә н югала. Мондагылар адә м баласынын кем икә нлеген аң лап җ иткермә гә ннә р ә ле. Кайбер балыклар синең яның нан гамьсез генә ү теп йө рилә р. Кайсылары кү рү белә н яның а йө зеп килә лә р дә сине тө рле яктан бер дә тартынмыйча тикшерергә тотыналар. Ө нә мим мин тикшеренергә яратучыларны!..

Попугай — иң ә рсез, иң ачуны китерә торган балыкларның берсе. Аның гә ү дә се зә ң гә рсу-соргылт. Баш тирә лә ре, койрык яннары тө рле тө стә ге матур парчалар белә н бизә лгә н. Тирә ң дә арлы-бирле кыбырсынып йө ри торгач, яның а килеп, очлы борыны белә н тә нең ә дә тө рткә лә п карый. Була бит шундый иснә неп, сү з җ ыеп, гайбә т таратып йө рү че ә рсез бә ндә лә р. Тирә ндә бераз тикшеренеп йө ргә ннә н соң, попугайлар каядыр китеп югалалар. Бә лки, алар, балык кө тү е белә н идарә итү че акулаларга барып, минем турыда җ ыйган информациялә рен шуларга тапшырып кайта торганнардыр? Җ ә мгыятьтә риясыз гайбә т булмый. Бә лки, су асты дө ньясында да шул ук хә лдер?

Тә мам ачуыма тигә ч, бер попугайны прицелга алып, курокка бастым. Гарпун аның бизә кле тә ненә барып кадалды. Мин, нейлон җ ептә н тотып, гарпунны ү земә тартам. Гарпун кулымда калды, эчә гелә ре бү селгә н попугай атылып мә рҗ ә н куаклары арасына кереп китте. Попугай балык бик кызганыч тоелды миң а. Мин ү земнең гаебемне соң га калып аң лыйм. Бер мин генә тү гел, кү плә р «татар акылы тө штә н соң » ысулында яшилә р...

Балык гавамының да хә тере кыска икә н. Бер минут та ү тмә де, попугай балыклар тагын мине чорнап алдылар да тең кә мә тиеп, чуалып йө рергә тотындылар.

Зебрага охшашлы ике балык якын ук килеп йө зеп йө ри башлады. Болар — акула лоцманнары. Лоцманнар ерткычка юл кү рсә теп йө рилә р һ ә м акуладан калган азык белә н тукланып кө н кү рә лә р. Гаҗ ә п, балыклар арасында да мондый гадә т бар икә н... Лоцманнар мине акулага санадылар булса кирә к, бә йдә ге шикелле, бер карыш читкә тайпылмыйча, тагылып киттелә р. Мескеннә р ялгыштылар. Мин акула тү гел — ерткычлык эшлә сә м дә... Ерткычлыгым шуннан гыйбарә т: ашар ө чен мин балыкның җ анын алам. Ит ашыйм. Ит бит хайван тә неннә н кисеп алган ашамлык. Итен ашар ө чен хайванны ү терергә, җ анын алырга кирә к. Ә иярчен бары тик ерткыч янында гына тук була. Хә зер сак булырга кирә к: лоцман балык бар җ ирдә акула булуы ихтимал. Лоцман балыкның, хуҗ асына азык эзлә п, разведкага килгә н булуы мө мкин.

Ә нә кыялар артыннан зур бер кара шә ү лә ү теп китте. Миннә н бер кабельтов[iii] чамасы ераклыкта башы очланган бү рә нә сыман яшькелт-кө рә н бер нә рсә минем белә н параллель юнә лештә йө зеп бара. Хә рә кә те салмак, омтылышы кө чле һ ә м тә вә ккә л. Ә йтерсең яң а атып җ ибә ргә н торпеда. Жанлы бү рә нә нең бер генә йө згече дә селкенми — аны ә ллә нинди илаһ и кө ч алга куа. Гайрә тле, куркыныч кө ч куа акуланы. Аның юлына юлыгырга Ходай язмасын.

Мине дә ниндидер кө ч яр буендагы сайлыкка илтеп ташлады. Юк, мин куркаклардан тү гел. Ә легә кырык кешелек экипаждан берү зем диң гез авына йө рим. Су асты авына ялгыз йө рергә ярамый. Мин дусларымны кыстап карадым. Буйдаклар: «Минем ө йлә нә сем, гаилә корасым бар ә ле», — диделә р. Гаилә лелә р: «Баламны ятим калдырасым килми», — дип баш тарттылар. Дусларымның ауга чыгудан баш тартуы мине кыздырып җ ибә ргә н иде. Акула белә н очрашу гына бераз сү релдерде. Жак Ив Кусто, мә сә лә н, акула су астында йө зеп йө ргә н аквалангистка һ ө җ ү м итмә скә тырыша дип яза. Ә инде су ө стендә йө згә нне, аның битен, аның акулага карата реакциясен кү рмә гә нлектә н, ү леккә саный, дип аң лата. Акула белә н тапма да, югалтма да. Эт балык[iv] бар җ ирдә ауга йө рү нең бер яхшы ягы бар: куркуың ны җ иң ә алган чакларда ү зең не чын егет итеп тоя башлыйсың. Бу — шундый лә ззә тле тойгы. Лә кин сезгә андый затлардан ераграк торырга киң ә ш итә р идем. Башка җ ан иялә ре арасында акулада иң кечкенә баш мие, дилә р. Гомумә н, кечкенә миле, сай акыллы затлардан эшең генә тү гел, каберең дә ерак булсын. Бу — тормыш сабагының алтын бер кагыйдә се. Кү птә н тү гел генә Кызыл диң гездә бер зур пассажир пароходы авариягә очраган. Дү рт йө з сиксә н пассажирдан беркем дә ике миль ераклыгындагы ярга йө зеп барып җ итә алмаган. Шундый зур канлы мә җ лес булган акулаларга!

Су астында йө ргә ндә, тагын бер кагыйдә ү тә лергә тиеш: тө шкә нче диң гез эчендә нинди җ ан иялә ре яшә гә нен белергә кирә к... Су астында йө ргә ндә ө йрә нергә вакыт та, мө мкинлек тә юк. Анда бө тенлә й башка кайгы — җ аның ны саклау.

Бер мә ртә бә Судан портында торганда мылтыксыз гына су асты дө ньясын карарга юнә лдем. Мә рҗ ә н урманы эченнә н йө зеп бара идем, кыя янында канат кагып асылынып торган ике су кү ркә се кү рдем. Чуар гә ү дә ле, җ илпә зә канатлы бу балыклар кү ркә не хә терлә тә лә р. Читтә нрә к урап, кыя янына йө зеп килдем дә таш артына яшерендем. Кү ркә лә р дикъкать белә н мә рҗ ә н куагы тирә сендә уйнаган балыкларга карап торалар иде. Мин сакланып кына кү ркә балыкның койрыгына ү релдем. Тотып алыйм дигә ндә генә ул читкә рә к тайпылды. Тагын ү релә м — ул тагын талпынып куя. Җ итезрә к кылансам, тота да алган булыр идем, бә лки? Яхшы ә ле, тотмаганмын. Америка ихтиологы[v] Аксельродның «Тропик диң гезлә рендә яшә ү че балыклар» атласын укып карагач, белдем – кү ркә балык дө ньядагы иң агулы затларның берсе икә н.

Икенче бер вакытта, упкын кырыеннан йө зеп барганда, оя эченә кереп барган балык койрыгы кү реп алдым. Мә рҗ ә н ботакларына ябышып ояга якынлашам. Берничә метр кала, туктап, оя эченә кү з ташлыйм. Куышлык буш. Ялгыштым булса кирә к дип, оя читенә тотынып эчкә карыйм. Шушы мизгелдә миннә н бер генә метр ераклыкта нә фрә т белә н миң а карап торган ике кү згә юлыктым. Тө зә п тә тормыйча, ике кү з арасына атып җ ибә рдем. Атылып чыккан балыкка юл биреп, тайпылып кына калдым. Балык очып янымнан узып китте. Гарпун[vi] җ ебе тартылды. Мылтыгыма ябышып, балык артыннан сө йрә леп бара башладым. Кем кемгә элә ккә нен аң лавы кыен хә зер. Мылтык жә л. Мин аны Марсель портында валютага сатып алган идем. Җ аным да аяулы. Тирә нгә рә к тө шсә ң, ө скә кү тә релгә ндә декомпрессия ү тә ргә кирә к.

Бераз упкын эченә алып тө шкә ч, куыгына һ ава җ ыеп, балыгым бү ртенә башлады. Тә неннә н мө гезгә охшашлы нә рсә лә р тырпаеп чыкты. Гарпун нейлон җ еп белә н мылтыкка беркетелгә н. Арзанлы мылтык булса, тизрә к ташлап, таю ягын карар идем. Затлы корал бит! Шушы фикер кө ч кертте булса кирә к. Хә зер мин балыкны ү зем сө йрә ргә тотындым. Менә ул сай җ ирдә. Аягым җ иргә тигә ч, мин ү земне Антей шикелле сизә м. Мин сине тоттым, дускаем, син минем кулда! Ниһ аять, балык яр кырыенда койрыгын селкетеп, ниндидер шыгырдаган тавыш чыгарып ята. Балыкны кү ргә ч сыпырткан гарә п декорлары сакланып кына якынлаша башладылар.

Чыннан да, бик куркыныч иде ул балык. Ике карыш киң легендә ге зур ямьсез авыз. Бер-берсенә ерак торган агулы карашлы яшькелт кү злә р. Шө кә тсез карасу-соры тә нендә бармак юанлыгы чә нечкелә р тырпаеп тора. Ул балыкка, пароходка кайткач, ә ллә нинди куркыныч исемнә р биреп бетердек. Бу кичтә мин экипажның герое идем. Ялга чыккач, ул балыкнын исемен белер ө чең, Аксельроднын атласын ачып карасам. Ни кү зем белә н кү рим — минем балыгым дө ньядагы иң юаш, иң зыянсыз кабартма балык булып чыкты. Кешелек җ ә мгыятендә, киресенчә, явызлар мө лаем кү ренергә тырышалар. Диң гез җ ә нлеклә рендә дә бар икә н бу гадә т. Ә нә бит, ү зенең юашлыгын яшереп, нинди усал кыяфә тле битлек белә н йө ри. Башка чарасы калмагач, шушы юл белә н дошманнарыннан саклана торгандыр инде.

Ә нә тирә ндә горур балык — кылычборын йө зеп ү тте. Ул, бә лки, кешелә рнең тереклек дө ньясына китергә н зыяннарын аң лый башлагандыр. Кайчакта кылычборын, йө зә р километрга җ иткә н тизлек белә н атылып килеп, кешелә рнең кө ймә сенә корычтай нык кылычын кадый. Диң гез буендагы халыклар арасында кылычборыннан һ ә лак булган балыкчылар турында байтак легендалар бар. Моннан берничә ел элек Италиядә чыккан газеталар танкерга һ ө җ ү м иткә н кылычборын турында язганнар иде. Балыкның кылычы, зур танкерның корыч корпусын тишеп кереп, сынып калган. Танкерлар, нефть агызып, диң гез балыкларын агулыйлар. Бә лки, бу хә лне акыллы кылычборыннар аң лый да башлаганнардыр, кем белә?

Кызыл диң гез портларында торганда мин берничә мә ртә бә энҗ е дә эзлә п карадым. Лә кин бу һ ө нә р һ ә вә скә рлекне яратмый. Йә гомерең не, сә ламә тлегең не, бар кө чең не энҗ е эзлә ү гә багышлап айлар, еллар буе шуның белә н шө гыльлә нә сең, яисә син уң ышсызлыкка дучар дилетант[vii] кеше. Энҗ е эзлә ү язучылыкка охшашлы. Энҗ е эзлә ү челә р арасында баючылар да юк тү гел, лә кин аларның кү бесе — һ ө нә р корбаны. Таба белү дә н сата белү мө һ имрә к. Ничә мә дистә кабырчыкны су астыннан атып чыгып ачып карасам да, энҗ е очрата алмадым. Таба алмасам да, мә шә катем юкка чыкмады. Шул тә җ рибә мә таянып мин хикә я яздым. Ү зем кичермә гә н булсам, энҗ е эзлә ү челә рне ничек сурә тли алыр идем?

Энҗ е кабырчыгының карынына ком яисә таш валчыгы элә ксә, аның тирә -ягы кү ксел-ак матур элпә белә н чорнала башлый. Унбиш-егерме елдан сон кабырчык эчендә кыйммә тле энҗ е бө ртеге барлыкка килә. Кызыл диң гездә ге Даһ лак атауларында яшә ү че гарә плә р, суга чумып, шушы кабырчыкларны җ ыялар да, ачып, анып эченнә н энҗ е эзлилә р. Кабырчыктан чыккан йомшак ит аларга азык була Алла саклап, акула авызына элә кми калсалар да, утызлар тирә сендә бу мескеннә рнең кү злә рен диң гез тозы ашап сукырайга. Энҗ е җ ыю эше шулай куркыныч булса да, алар буыннан буынга шушы һ ө нә рне саклап килә лә р. Кеше тормышта ү зенә дигә н энҗ ене очрату ө мете белә н яши. Эзлә нмичә яшә ү челә р дә кү п, билгеле. Ә мма туклык һ ә м мал җ ыю ө чен генә яшә ү нең дә бит, нигездә, нә тиҗ ә се шул ук. Алар да фани дө ньядан иртә китү челә р янына ятып тынычланалар.

Бер килү дә шулай Җ илдә портында гарә п малайларының пассажир пароходы палубасыннан ташлаган вак акча тотуларын карап торам. Суда акча туры гына тө шен батмый, баскычлап, як-якка тайпыла-тайпыла, зигзаг ясап тө шә. ШушыI кагыйдә дә н файдаланып, малайлар акчаны куын тоталар. Шулай гө ж килеп, акча белә н тамаша ясап утыручы пассажирлар каршысына су астыннан йө рә ге ярылырдай кычкырын бер малай атылып чыкты. Икенче мизгелдә судан акча аулаучы балаларның берсе дә калмаган иде.

Кү м-кү мгә к булып беткә н малайлар янына урта яшьлә рдә ге энҗ е эзлә ү е килеп туктады. Малайлар аң а. суга таба кү рсә теп, нә рсә дер аң латтылар. Энҗ е эзлә ү че авызына пычак капты да, диң гезгә кереп югалды.

Вакыт гаҗ ә п озак ү ткә ндә й тоелды. Ярдагылар пошына башладылар. Ниһ аять, энҗ е эзлә ү ченең башы кү ренде. Ул судан чыга башлагач, малайлар чыелдашып кычкырып җ ибә рделә р: энже эзлә ү ченең гә ү дә сен дистә гә якын кара елан чорнап алган иде.

Ярга чыккач, ул еланга охшашлы сигезаяк кармавычларын тә неннә н куптарып алды да, гигант бакага охшашлы гә ү дә не бү серелдереп җ иргә ташлады. Сигезаяк эченнә н аккан кара сыеклык гарә пнең тә нен пычраткан, кү крә гендә, аркасында камчы ә зенә охшаш буй-буй кызыл таплар басылып калган иде.

— Җ ир шарының бар алтынын җ ыеп бирсә лә р дә риза булмас идем мин шул хә шә рә тне тә немә тигезергә, — диде палубадан карап торган бер турист. Энҗ е эзлә ү че кеше тамаша кылып торучы туристларга ә һ ә мият бирмә де. Ул пароходның аш пешерү чесенә сигезаякны сатып азаплана иде.

... Инде ун ел дингез кү ргә нем юк. Мин зур шә һ ә рнең машиналарыннан чыккан газлы һ авасын йотып сасылыкта яшим. Диң гез турында уйламаган, аны сагынып искә алмаган кө нем бармы икә н? Юктыр... Мин бит диң гезлә рдә н ерак коры җ ирдә, Идел-Урал тө бә гендә туып ү стем. Рә сми тарих минем ерак бабаларымны кү чмә тормышта яшә гә н, артта калган, кыргый тө ркилә р дип раслый. Бә лки, аларныц кү чеп йө рү е коры җ ир белә н генә чиклә нмә гә ндер? Алар диң гезгә дә барып җ иткә н булганнардыр, диң гезлә р гизеп тә йө ргә ннә рдер? Каным шуны сизә. Дусларым ял вакытында диң гезне Коктебель яныннан карарга киң ә ш итә лә р. Лә кин нигә дер диң гезгә ярдан карый алмыйм. Карадым исә бугазга утлы тө ер килеп тыгыла, кү злә рне томан пә рдә се каплый... Мине еракларга алып китә се җ илкә нле ак кә рап менә -менә офыклар артыннан чыгып чакырыр, гудок бирер дип ә сә рлә нә м. Кү п нә рсә онытыла: бә хетле мизгеллә р, бә хетсезлеккә юлыккан чаклар. Хә тта мә хә ббә т ә кренлә п тынычлана, тө шкә кергә н манзарага охшап тоныкланып кына йө рә к тү рендә пыскып ята... Бер нә рсә онытылмый — синен диң гез кочагында яшә гә н кө ннә рең... Аның чиксезлеге, илаһ илыгы. Галиҗ ә нап су даласының вакланырга, ир-егетлегең не югалтырга юл куймыйча кайгыртуы...

Бә лки, мин дә бервакыт шә һ ә р тормышыннан тә м таба алырмын? Мә скә ү нең мин яшә гә н тө бә гендә җ ил кү брә к тө ньяк-кө нбатыштан исә. Бү лмә мдә нефть-газ заводыннан килгә н ә чкелтем сасылык. Тагын бер мә ртә бә туйганчы диң гез һ авасын сулый алсам, океан киң легенә карап, туган авылымны сагынып, татлы газап кичерә алсам, яшә ү дә н башка рә хә тлек ө мет итмә с идем. Юк, тагын бер телә гем бар икә н эле: Кызыл диң гездә ге дусларымны — балыкларны кү рә сем килә. Андагы, ояларыннан антеннага охшашлы ак мыекларын тырпайтып, җ им сагалап ятучы лангустларымны сагынам.

Бә лки тынычланырга да вакыттыр? Бусын җ иденче кат кү ктә ге Тә къдирлә р Хуҗ асы гына белә. Адә м баласына андый сә лә т бирелмә гә н...

Кызыл диң гез, Мә скә ү, 1965-75


[i] Мә рҗ ә н атоллары - мә рҗ ә н боҗ расы белә н чорналган атау.

[ii] Хисар – ныгытма.

[iii] Кабельтов – диң гездә 185, 2 м озынлыгындагы ү лчә ү берә млеге.

[iv] Эт балык (итальянча) — акула.

[v] Ихтиолог — балыкларны ө йрә нү че галим.

[vi] Гарпун — диң гездә яшә ү че эре хайваннарны (кит, кашалот һ. б. ) аулаганда махсус туп ярдә мендә атыла торган, озын корыч аркан бә йлә гә н ыргаклы сө ң ге.

[vii] Дилетант – махсус хә зерлеге булмауга, предметны ө стә н-ө стә н белү енә карамастан, фә н яки сә нгать белә н шө гыльлә нү че.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.