Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә



Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә

Гөлия Илдус кызы ХӨСӘЕНОВА,

Чистай районы Татар Талкышы төп урта белем бирү мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

Укытучы! Бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган. Укытучы иң авыр, иң җаваплы, иң кирәкле һәм элек-электән зур абруйга ия булган һөнәрләрнең берсе. Замана укытучысы- ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. дартлар буенча, хәзерге көндә такта һәм акбур белән генә заман укучысын җәлеп итәрлек дәрес биреп булмый. Шуңа күрә дә уку-укыту процессына яңа технологияләр кертеп җибәрү – һәр укытучы каршына куелган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә. Чөнки без һәр баланың белеме генә түгел, тәрбия дәрәҗәсе өчен дә җавап тотабыз. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән керергә тиеш. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый. Элекке заманда укучы өчен белем чыганагы булып китап һәм укытучы торса, бүгенге көндә ул үзен кызыксындырган сорауларга җавапларны интернет челтәреннән таба ала. Шуңа да заман белән бергә атлар өчен, укучыларны җәлеп итү, кызыксындыру өчен мин дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны кулланырга тырышам. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының күңеленә орлык салу, аларны кызыксындыру өчен хәзер интернет аша күп мөмкинлекләр бар. Аларны урынлы куллану үз нәтиҗәләрен бирә. Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар :  түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату. Башлангыч сыйныф укытучысы беренче сыйныфка укырга керүче балага үзенең беренче орлыкларын сала кебек. Алга таба бу орлыкларның шытып чыгып, матурланып үсеп китүенә башка фән укытучылары да җаваплы була. Ә зур җаваплылык билгеле баланың үзеннән дә тора. Беренче орлыклар дөрес салынса, аның уңышы да мул булачак. Шушы беренче орлыкларны дөрес итеп бала күңеленә сеңдерә белергә кирәк. Укытучы – ул бит укучы өчен белем бирүче генә түгел. Укучы өчен ул – белем бирүче белән беррәттән, тәрбияче дә, кирәк чакта сердәшче дә

Авыл укытучысының яшәеше, тормыш рәвеше, хуҗалык итүе, миллилеге, менталитеты башка. Авыл мәктәбе социаль, мәдәни, белем бирү үзәге дә. Бәйрәмме, авылны чистарту-төзекләндерүме, сайлаумы — укытучы катнашыннан башка узмый. Авыл укытучысы өлешенә тигән сынауларның әле иге-чиге күренми, бер авылдан икенчесенә йөреп укытуга да инде күнегеп бара. Тик яраткан эшеннән гына аермасыннар Хәзерге заман шартлары буенча авыл мәктәбенең шәһәрнекеннән бер ким җире дә юк. Авыл мәктәпләренә дә капиталь ремонт ясала, чисталыгы, матурлыгы белән үзенә тартып тора. Материаль-техник база да заман таләпләреннән калышмый. Проектор, интернет, интерактив такта… Рәхәтләнеп балаларга белем һәм тәрбия бир. Авыл укытучыларына шәһәрдәге хезмәттәшләренә караганда күпкә авыррак шартларда эшләргә туры килүгә карамастан, авыл мәктәбе хәзерге заманга туры килгән сыйфатлы белем бирә. Элек-электән авыл укытучысы авылның йөзек кашы саналган. Авылда бөтен кеше дә бер-берсен беләләр, укытучының эшчәнлеге югары социаль күзәтү астында үтә. Авыл укытучысы эшчәнлегенең тагын бер үзенчәлеге шунда, аның профессиональ эшчәнлеге күпкырлы. Ул – белемле дә, интеллегент та, культура учагын гөрләтүче дә, бәрәңге, чөгендер, кишер, суган эшкәртүче дә, сыер савучы да һәм башкалар, һәм башкалар… Шуның өчен дә монда профессиональ булырга жиңелрәк.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.