Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Мин – татар теле мөгаллимәсе



Мин – татар теле мөгаллимәсе

Гүзәлия Фатыйх кызы ВӘЛИЕВА,

Балтач районы Сосна төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел.

Әйе, мин – укытучы. Укучыларым күңелендә татар теле – туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим. Бөтен белемемне, бар шатлыгымны, барлык йөрәк җылымны балаларга бирим, дип эшлим. Шатлыгым булса, гел балаларга өләшәм, кайгылары булса, бүлешәм. Алар белән бергә сөенәм, каршылыкларга очрасак, аннан чыгу юлын да бергәләп эзлибез.

Туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү – татар теле укытучылары алдында торган зур бурычларның берсе. Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

Үз эшен яратканнар гына куйган максатына ирешә ала. Һәр укытучы мөмкинлегенә, иҗади карашларына, укучыларның ихтыяҗларына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме – белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуациядә кулланырга өйрәнә, кыскасы, ижади шәхес формалаша.

Иҗади фикерли белү - иң кыйммәтле сыйфат. Мин үзем татар теле һәм әдәбияты укытуда иҗади эшнең төрле формаларын уңышлы гына кулланам: шигырь, хикәя, эссе язу, синквейн төзү... Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Бу алымнар балаларны уйларга, фикерләргә, иҗади эшләргә өйрәтә. Мондый эш төрен дәреснең кабатлау, йомгаклау өлешләрендә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә дә кулланам.

Мин укучыларымның уңышларына куану белән генә чикләнеп кала алмыйм. Үзем дә алга таба барырга омтылам. Тормышта үзләрен аклаган укыту-тәрбия принципларын, алымнарын югалтмыйча, аларны камилләштерү, яңа тәҗрибә, яңа фикерләр белән баету минем педагогик осталыгымны арттыруның бер юнәлеше булып тора. Дәресләремдә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе алымнарын еш кулланам. Олпат галимнәр, алдынгы карашлы мәгариф маякларының эш тәҗрибәләре белән даими танышып барам, алар үрнәгендә белем бирергә тырышам.

Күренекле галим Риза Фәхреддин хезмәтләре – минем өстәл китапларым. Дәрестән тыш чаралар үткәргәндә, тәрбия сәгатьләренә, әти-әниләр җыелышларына әзерләнгәндә аның хезмәтләрен файдаланам, акыллы фикер – киңәшләренә таянам. Нәкъ менә Р.Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләре укчыларыбызны зыялы, әхлаклы шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә. “Укытучы – гыйлем өйрәтүче, дәрес укытучы һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче ул,”- дип язган галим. Укытучы һәрвакыт үсештә, барлык хезмәт юлын эзләнеп, өйрәнеп үткәрә. Бары тик фәнни-методик эшчәнлеге, эзләнүләре укытучыны һөнәри яктан үстерә ала. Укытучы үрнәген бернәрсә белән дә чагыштырып булмый: ул – артист та, шагыйрь дә, язучы һәм рәссам да, спортсмен да. Сайлаган һөнәреңне яратып, укучыларыңны аңлап, хезмәттәшләреңнең җылы карашын тоеп эшләгәндә, тиешле нәтиҗәгә ирешеп була.

«Татар теленнән күнегүләр җыентыгы» - минем беренче зур хезмәтем. Татар теле дәресләрендә милли-төбәк компонентларын куллану уңаеннан чыгып әзерләнгән өстәмә грамматик материал Балтач җирлегендә туып үскән язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән, Балтач, Сосна авылы һәм шушы якта яшәгән күренекле кешеләр турындагы язмалардан алынды. Ул морфология буенча белемнәрне ныгыту, районыбыз, туган авылыбыз, аның әдәбият-сәнгать әһелләре, күренекле кешеләре турында мәгълүмат бирү, аларның әсәрләре белән танышу, иҗатларын, туган төбәгебезне ихтирам итү хисе тәрбияләү максатыннан төзелде.

Эзләнүләр генә табыш китерә, диләр. Укучыларымны фәнем белән кызыксындыру максатыннан, төрле ысуллар куллануны дәвам итәм. Яңа алымнар эзлим. Укучыларымның һәр уңышын вакытында күреп алып, тиешенчә бәяләргә тырышам. Аларны яңа белем үрләрен яуларга рухландырам.

Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә туган методик табышлар – кыйммәтле хәзинәләр алар. Укучы күңеленә туры юл табып, аларда туган телебезгә, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләп, милләтебезгә хезмәт итүдә бу хәзинәләребез гел ярдәм итсен.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.