|
|||
Бөек Ватан сугышы елларында Киров өлкәсе Нократ Аланы Иске Пенәгәр авылының тарихы.
Бөек Ватан сугышы елларында Киров өлкәсе Нократ Аланы Иске Пенәгәр авылының тарихы. Корбангалиева Ильвира Ахлулла кызы.
1941 елның 22 нче июне. Якшәмбе. Кара шәлен сөйрәп, азат ил өстенә дәһшәт килә. Сугыш дигән шомлы хәбәр аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә. Чәчәкләр генә иснәп хозурланырга тиешле миллионнарча халыкның нәфрәте оятсыз дошманга каршы туплана. Бөек Ватан сугышы елларын сүрәтләп язылган китаплар, төшерелгән фильмнар, архив материаллары бик күп. Ләкин Бөек Ватан сугышы елларында туган төбәгем Иске Пенәгәр авылының тарихын туплаган материаллар юк. Шуңа күрә дэ без шушы эшне эшлэргэ уйладык , чөнки Бөек Ватан сугышы елларының шаһитләре безнең арадан кимеп бару сәбәпле ,без ул еллардагы авылның тарихын берникадәр вакыт үткәч торгыза алмаска мөмкинбез. 1941нче елның 22нче июне һәм 1945нчы елның 9 нчы мае. Шушы ике көн арасында Ватаныбыз тарихында аерым бер олы сәхифә ята. Ул –халыкның Бөек Ватан сугышында фашистлар германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе. Сугыш барлык көчләрне дошманга каршы көрәшкә туплау өчен бик тиз һәм кискен чаралар күрүне таләп итте. 22 нче июндә СССР ның барлык төбәкләрендә дә сугыш хәле һәм шул ук көнне хәрби хезмәткә яраклы кешеләрне мобилизацияләү турында игълан ителә. Районыбыздан авылга повесткалар килеп төшкән көнне халык гадәттәгечә басуда була. Аяз көндә яшен суккан кебек, халык күңелен кара болыт каплап ала. Районыбыз военкоматында бу өч көндә фронтка китүче ирләр кайнаша, кемнеңдер атасы, ире, улы бит алар...Һәм менә аларны төягән товар поездлары, пароходлары сугыш кырына таба юл тота. Артта аяз күкле тыныч тормыш, ә алда нәрсә көтә аларны... Бу дөнья тарихындагы иң авыр сугыш нәтиҗәсендә Ватаныбыз халкы миллионнарча корбаннар исәбенә үз иленең иминлеген, бәйсезлеген саклап кала, дөнья цивилизациясен коткаруга хәлиткеч өлеш кертә. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 193 өрлектәй ир-егет ил азатлыгын саклауда катнаша. Шуларның 129ы Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугыш кырларында ятып калган. Ә бит һәлак булган 129 солдат – йөзләгән кешенең бәгырь кисәге; йөзләгәннәрнең тормышта өмете, ышанычы, авылның әзмәвердәй таза ирләре бит алар. Исән -сау кайтканнары да бүген дөньяда юк инде, җиңү язы алып кайткан солдатлар бер-бер артлы безнең арадан китә тордылар. Шуларның берсе авыр сугыш шаһите Ашрапов Галимҗан абый. Яше житкәч ,аны армия хезмәтенә алганнар. Отделение командиры булып 1939-1941нче елгы рус –фин сугышына эләккән. Алар полкын Куйбышевта киендереп, Ленинградка жибәргәннәр. Бу бик салкын кышта аларның киемнәре юка, аякларында - ботинка. Температура 50шәр градус булганлыктан өшеп үлүчеләр дә күп булган. Аның армия хезмәте озын булган. 1941нчы елның 25нче июнендә аны инде сугышның иң алдынгы сызыгына жибәргәннәр. Аннары Харьковка кадәр чигенергә дучар булганнар, яңадан һөжүмгә күчкәннәр. Бу вакытта инде оборонаны нык тотканнар. Бу фашистларның башкалага якынлашкан көннәре. Аз гына чигенү дә Мәскәүгә дошман керү куркынычы тудырган. Мәскәүне саклау өчен аяусыз сугышлар барган. Каменка авылын немецлар утыннан азат иткәндә Галимҗан абыйның кулы яраланган. Кулын бәйләп бетерүгә, снарядмы, бомбамы (анысын үзе дә анык кына
белми) шартлаган. — Аңыма килеп, күземне ачканда, инде мин госпитальдә идем,—ди Галимҗан абый. —Хәрби табиблар кемнеңдер яралы аягын, кайсыныңдыр кулын кисәләр, башка төр операцияләр ясыйлар. Бер секунд эчендә башымнан әллә ничә төрле уй йөгереп узды. Купме ут эчендә йөреп тә исән калганмын икән . Шулай да кыймылдарга куркып ятам. Башыма, күземә зыян килгән, диделәр. Бераз дәва алгач, хәрби хезмәткә яраксыз дип кайтарып жибәрделәр, — дип искэ ала иде ветеран авыр сулап. Галимажан абый туган йортына кайткан вакытта, авылда бер генә ир уртасы кеше дә калмаган. Аны колхоз рәисе итеп куйганнар. Военкоматтан да тынгы бирмичә даими чакырып, тазалыгын тикшереп торганнар. Шулай итеп ике ел вакыт үткән. Аннары яшь солдатларны өйрәтү өчен Шурмага жибәргәннәр. Кайткач бригадир итеп билгеләгәннәр. Хисапчы һөнәренә өйрәнү өчен, биш айлык курсларда укып кайткач, районда 12 ел инспектор булып эшләгән. Бу эш кыскартылгач, яңадан авылга кайтып бригадир ,склад, ферма мөдирләре булып та эшләргә туры килгән. Галимҗан абый Ашраповның сугышчан бүләкләре бик күп. Кызыл Йолдыз, Iдәрәжә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры ул. «Батырлык өчен» һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Галимҗан абый Иске Пенәгәр авылында ветераннар Советы рәисе булып торды. Бөек Җиңү көне якынлашкан саен ветеран Гайнанов Хәйдәр абыйның да күнеле үткәннәргә, авыр фронт елларына кайта барды, хәтере яңарды.. “Башта Азип абыйны , соңыннан үземне Котельничтагы кыска вакытлы курслардан соң фронтка җибәрделәр,”-дип сөйли иде Хәйдәр абый. Гайнанов Хәйдәр абыйга мотострелковый бригадада хезмәт итәргә туры килгән. Сугыш вакыты турында күп сөйләргә яратмады ул. 1944 елның сентябрендә сугыш Висла елгасы аркылы чыга торган күпер өчен барган. Күперне үз кулларына төшергәч тә немецлар кире чигенергә җыенмаган. Җиде көн буе авыр сугышларда дошман һөҗүмен кире кайтарырга туры килгән. Шушы көрәштә Хәйдәр абый немец снайперы тарафыннан каты яраланып, Брест госпиталенә эләккән. Ике операциядән соң бер аягына ампутация ясарга туры килгән. Туган авылына Гайнанов Хайдәр 1946 елның 20 февралендә кайткан. Бик озак вакыт та үтми Татарстанның Кукмара районы Туенбаш авылыннан килгән кунак кызы Гөлйөземгә өйләнеп ике кыз дүрт малай үстергәннәр. “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” дигән гыйбәрәләр элек тә хәзер дә яшәү мәгънәсен һәм вөҗдан кыйбласын белдерәләр. Әйе, беркем һәм бернәрсә дә онытылмый. Хәтер-киләчәктә илткән юлның кеше иманы алдында тере маягы ул.
1945 елда чыккан фронт газетларының берсендә “Бой на подступах австрийской границе” дигән статьяда мондый юллар бар. “Взвод командиры коммунист Осотин һәм парторг Габбасов җитәкчелегендә солдатлар немецларга каршы ыргылалар. Габбасов һәм аның ике иптәше гранаталар белән танкка каршы чыгалар һәм яндыралар. Дошман пулясы взвод командирын сафтан чыгаргач, Габбасов инициативаны үз кулына ала һәм: “Командирның үлеме өчен үч алырбыз . Ватан өчен, Сталин өчен, минем арттан”-дигән сүзләр белән взводны үз артыннан ияртеп сугышка алып кереп китә. Немецлар чигенә башлыйлар.” Габбасов Хисами Габбасович ,бу статьяның батыры безнең авылдашыбыз. Фронтка киткәнче ул “Политотделец” колхозында эшләгән. Сугышның беренче көннәрендә үк Ватанны сакларга китеп Украина, Румыния, Югославия кырларыннан һәм шәһәрләреннән үткән.Ул куркусыз сугышчы булып танылган. Көннәрдән бер көнне авылга фронттан хат килеп төшә. “Хөрмәтле Габбас һәм Гафира!-дип языла бу хатта-Сезгә сөенечле хәбәр җибәрәбез. Немец басып алучыларына каршы күрсәткән батырлыклары өчен улыгыз Габбасов Хисами “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә”. Үзенең Ватанны саклауда аеруча зур кыюлык, тәвәкәллек күрсәткәне өчен Габбасов Хисами абый Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Шулай ук башка күп медальләр, грамоталар белән бүләкләнә. Хасанов Мәвләви абый 1939 елда, яшь егет килеш, Кызыл Армия сафларына чакырылган.Ул хәрби хезмәттә кече лейтенантлар курсын бетергән. Сугышны Волхов фронтында Кызыл Армиянең взвод командиры булып башлаган. Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен, аны вакытыннан алда лейтенант званиясе биреп, чаңгычыларның рота командиры итеп билгеләгәннәр. Чаңгычылар ротасы Смоленск сугышында ике ай оборона тотканнар, Калининград янындагы сугышларда , Ленинград блокадасын өзгәндә катнашканнар. Бөек Ватан сугышы елларында Хасанов Мәвләви абый өч тапкыр яраланган. Беренчесен 1942 елның 10 маенда осколок белән, шул ук елның 23 сентябрендә җилкәсе һәм аягы яраланган. 1945 елның 25 февралендә каты яралану сәбәпле, дәвалангач, сугыш кырыннан кайтарып җибәргәннәр. Өенә кайткач, анасы сөенечле яшьле күзләре белән Мәвләви абый га: “Бөтен авыл синең белән горурлана”, –дип район газетасына килгән мактаулы хатын күрсәткән. Хатны “Вятско-Полянская правда” газетасында 1944 елның 30 мартында басылып чыгарганнар. Бу хатны кабат шул ук газетада1988 елның 23 санында “Вся деревня тобой гордилась”дигән статьяда бастыралар . 1919 елгы Назмиев Гилячтин абый да 1939 елда Совет Армиясенә хезмәткә алынган. Сугышны Армиядә каршылап ,107 нче полкның 55 нче укчы дивизиясе составында сугышның беренче көннәреннән үк катнашкан. Сугышта яраланып, госпительдә дәвалангач, Белоруссия фронтына җибәрелгән. Минский, Баранович, Магилев һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнашкан. Җиңү көнен Магдобург шәһәрендә каршы алган. 1946 елның маенда димобилизацияләнеп, туган авылына кайткан. 1946-1981 елга кадәр колхозда бухгалтер булып эшләгән. Тыныч хезмәттә дә ул иң алдынгылар сафында булган. “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” “Хезмәт ветераны”һәм башка медальләр, Ватанга тугры хезмәт өчен башкомандующийдан рәхмәт хаты һәм бик күп грамоталар белән бүләкләгән. 1942нче елның башында авылдан фронтка 18 кеше алынган. Шулар арасында яшьли ятим калып, тормыш ачысын татыган, Гарифуллин Минегали абый да булган. Татарстанның Кукмара районы Янил авылында сугышка әзерлек курсларын тәмамлагач, аларны Фрунзе шәһәренә озатканнар, ләкин анда барып җитмичә, Ростов ягына кучергәннәр. Ул беренче сугышчан чыныгуны 147нче дивизия составында Украинада алган. Бу сугыш 1942нче елның май аеның башында 10 көн дәвам иткән. Шушында яраланып пленга эләккән. 1945нче елның май аенда аларны Совет солдатлары коткарган. Пленнан азaт ителгәннән соң, яңадан хәрби хезмәткә алынып, Будапештка җибәрелә. 1947нче елның 19нчы февралендә авылга кайта. СССРда Югары Советы Президиумының “Хәрби хезмәт итәргә тиешле кешеләрне мобилизацияләү турында” указы чыкканчы ук, хәрби комиссариатларга үз ирекләре белән кораллы көчләр сафына басарга теләүчеләрдән гаризалар агыла башлый. Шундый кешеләрнең берсе Минемуллин Миначтин абый , үзе теләп фронтка киткән. Хәрби званиясе-сержант. Башта 94 нче укчы полкында Арзамас шәһәрендә булган. 1944 елның 10 январендә яраланып, Кременчук һәм Саратов госпителләрендә дәваланган. 1945-1946 елларда 9нчы аерым танк бригадасының орудия командиры булып хезмәт иткән.1949-50 елларда в/ч 32485-Т-34 танкының орудия наводчигы булган. Сигез медаль “Праганы азат иткән өчен ”, “Германияне азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен”һәм башкалар,20 дән артык благодарность белән бүләкләнгән. Сугышның иң истәлекле көнен 9 майны Прага шәһәрендә каршылый. 1941 нче елның январендә авылдашыбыз Садриев Канәфи абый 18 яшен тутырып мундир кия. Миһербансыз сугыш иртәсен ул армия сафларында каршылый. 1942 нче елның 9нчы мартыннан 224 нче стрелковая бригада составында була. Воронежда барган сугышта кулы нык яралану сәбәпле, Канәфи абый ике ай Свердловск шәһәрендә, алты ай Берёзовкий госпиталендә дәвалана. 1943 нче елның җәендә аны туган авылга кайтаралар. Сигез айдан Канәфи абый тагын сугышка китә. “ 1944 нче елдан 1945 нче елның мартына кадәр 45 нче телефон юл батальонында тимер юлчы булып хезмәт итә,”- дип язылган бер язмада. Бөек Ватан сугышы немец фашистларын тар-мар итү белән генә тәмамланмады. Утлы давыл берничә айдан Ерак Көнчыгышка күчте. Германиянең тугрылыклы союзнигы Японияне тез чүктерергә кирәк була. Канәфи абый 1945 нче елның мартыннан 1948 нче елның мартына кадәр тимер юл күперләре ясаучы 87 нче бүлектә хезмәт итә. 1946 нчы елның 5 нче маенда “Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Шул ук елның 5нче декабрендә “Японияне җиңгән өчен” медаль бирелә аңа. Шулай итеп, Канәфи абыйга 1948 нче елда гына туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп була. 1948 нче елның 24 мартында сугыштан соң, халык хуҗалыгын торгызуга зур өлеш керткәне өчен политотдел начальнигы подполковник Ковалёв тарафыннан имзаланган рәхмәт хатына лаек була.Җиңүнең 20,30,50,53 еллыгын бәйрәм итә Канәфи абый, ләкин Җиңүнең 64 еллыгын билгеләп үткәндә ул инде ветераннар рәтендә булмый... Җиңү көнен якынайту өчен җанын да, канын да кызганмаган Назмутдинов Зәлдәлетдин туган иленә кайта алмыйча чит җирләрдә ятып калган. СССР оборона архивыннан килгән документта безнең авылдашыбыз Украина фронтының 42 дивизиясендә сугышкан икәнен беләбез. 1943 елның 19 июлендә Украинада барган канкойгыч бәрелешләрдә алга таба барырга дошман пулеметчылары баш күтәрергә ирек бирмәгән. Зәләлетдин абый яшеренеп кенә, якын килеп, дошман траншеясына беренче булып бәреп кергән һәм ике пулемет нокталарын юкка чыгарып, 13 немецны үтергән Шул ук елның 23 июлендә аның командалыгындагы икенче рота 233 нче биеклекне кулга төшергәндә ике дошман танкын шартлаткан. Бу бәрелеш вакытында 20 немец солдатын һәм офицерен пулеметтан юк иткән. Күрсәткән кыюлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.(Өстәмә9)Ләкин Назмутдинов Зәләлетдин абыйга җиңү көннәрен күрергә насыйп булмый. Сугыштан хәбәрсез югалды дигән хәбәр килә һәм бары тик 1977 елда Кызыл Хачтан туганнарының соравы буенча аның Венгриянең Печ шәһәрендә күмелгәне билгеле була. Безнең авылда Бөек Ватан сугышында каһарманнарча ятып калганнар хөрмәтенә куелган мемориал бар. Ул гади истәлек кенә түгел, ә халык күңеленнән чыккан һәм мәңгегә бетмәс олы ихтирам билгесе булып тора. Ул сугыш кырыннан кайтмый калган, явыз дошманны җиңеп үлгән батыр солдатларның якты образы. Җиңү көнен якынлаштырып, илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаганда һәлак булган 129 ир-егетенең исеме мәрмәргә язылган. Без 9 май Җиңү бәйрәмен шушы мемориал янында каршылыйбыз. Иңнәрендә сугышның бөтен авырлыгын күтәргән ветераннар белән без сугыш кырында ятып калган солдатларны бер минут тынлык белән искә алабыз.Сугыш һәм тыл ветераннарына концерт куябыз. Бөек Җиңү бәясе берни белән дә чагыштырмаслык. Халыкны яклап, азатлыгыбызны, иминлегебезне, аяз күгебезне даулап көрәшкән фидаи кешеләр бәйрәме бу. Уллары, оныклары,оныкларының балалары өчен дә изге санала бу бәйрәм. Бу шулай булган, булды һәм шулай булып калачак та! Батырлык онытылмый, хәтер тутыкмый!!! Мин сугыш елларындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә тойган авылдашларыбызның истәлекләренә ,авыл музей материалларына, район газетасы материалларына, районыбыз архив материалларына таянып шул елларда авылның чын картинасын торгызырга теләдем. Бөек Ватан сугышы елларында авылыбыздагы 177 хуҗалык ике урамга урнашкан булган.Үзәк урамда 173 йорт исәпләнгән. Көнкүреш хезмәте күрсәтү пунктлары: авыл советы, колхоз идарәсе, мәчет, кибет, китапханә, мәктәп, пожар лапасы үзәк урамда урнашкан булган. Сугыш елларында авыл советы рәисе булып Залялетдинов Файзрахман эшләгән булса, ә колхоз рәисе йөкләмәләрен берничә кешегә үтәргә туры килә. Шулар арасында фронттан яраланып кайткан Богаманов Нургали абый ,Ашрапов Галимҗан абый. Урамның уртасында ул еллар өчен сирәк булган ике катлы бина булган (элекеге кулак йорты). Аскы таш каты кибет буларак хезмәт иткән: анда тоз, керосин лампасы, һәм вак-төяк сатканнар, ә өске катында китапханә урнашкан. Ул вакытта “читальная изба” дип аталган. (анда 1916 елгы Шаймарданова Гапйшә Хабибулла кызы эшләгән.). Бу биналар хәзерге вакытта юк инде. Бүгенге көндә үзәк урамда урнашкан, 1835елда салынган мәчет кенә халыкка хезмәт итә. Диннең хөкүмәт тарафыннан иң нык кагылган-сугылган сугышка кадәр һәм аннан соңгы елларда авылда мулла булып Габдрахман мулланың оныгы Муллахтәм Муллахмәт улы тора. Ул 1900нче елда туган, Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган, зур гыйлем иясе булган. Авыл халкы аны «шәкерт абзый» дип йөрткән. Муллахтәм бик сабыр, тыйнак кеше була. Сугыш елларында мәчеттә склад булып торган. Мәчетнең аскы катында колхоз бәрәңге, өске катында люцирна орлыклары сакланган. Бүгенге вакытта авылыбызның йөрәге булып торган мәктәп урамы сугыш елларында өч кенә хуҗалыктан торган (Курбанов Камил, Зайниев Магнәви, Зайнуллин Мәсләви). Халык телендә ул ындыр арты дип йөртелгән, чөнки анда ындыр табагы урнашкан булган. Шулай ук ике ат абзары (Берсе хәзерге мәктәп бинасы урынында, икенчесе хәзерге Полевая урамында), колхозның җыеп алган ашлыкны саклый торган амбарлары да шушында ук булган. “Авылның иң үзәгендә өйләрнең ут- күз иминлеген барлап торучы пожар лапасы (пожарная паланча) бар иде. Ул зур манаралы иде. Шул манарада янгынчылар чираттан авылны саклыйлар, әгәр берәр өйдә ут-күз булса ,алар атларын җигеп бочка белән су алып барып, сибәләр иде. Ә кешеләр дүрт почмаклы кечкенә генә өйдә ике- өч гаилә бергә яшәделәр. Өй түрендә сәке , өстәл, янында скәмия, олы моржалы пич .Пич башына салам салып балалар шунда йоклады. Өй уртасында тимер чыбык белән төшерелгән икеле лампа янып утыра иде. Кешеләр ашарга казанда пешерделәр, утлы самоварда чәй кайнаттылар. Шушы кечкенә генә өйгә салкын кышларда кечкенә бозауларны, сарык бәтиләрен алып кереп тутыралар иде әле,”-дип сөйли идеГалиакбарова Миннур. Бөек Ватан сугышы елларында авыл кечкенә ,фәкыйрь булган. Шуңа да карамастан, туган авыл, туган җирләр кадерле, газиз булганга күрә, авылны ташлап читкә китмәгәннәр.
Сугыш елларында агрессорны тар- мар итәр өчен, фронтны барлык кирәк- ярак белән тәэмин итәргә кирәк - халык хуҗалыгы алдында менә шундый бурыч куела. Армияне һәм промышленность үзәкләрен азык -төлек белән тәэмин итәргә тиешле авыл хуҗалыгы сугыш елларында авыр шартларда кала.Хезмәткә сәләтле авыл халкының яртысыннан артыгы фронтка, хәрби промышленностька, транспортка алына. Авылда хезмәт көннәренең мәҗбүри минимумы шактый арта, ул елына 100-150 көн тәшкил итә. Аны тутыра алмаган хезмәткә яраклы колхозчылар йорт яны участогыннан мәхрүм ителә, колхозчылар исәбеннән төшерелеп калдырыла. 12яшькә җиткән, яшь үсмерләргә дә елына 50 көнлек мәҗбүри хезмәт минимумы кертелә. Бөек Ватан сугышы елларында авылыбыз кешесенең иң яхшы сыйфатлары-Ватанга мәхәббәте, фидакарьлеге, ил язмышы өчен тирән җаваплылык хисе бик ачык чагыла. Авылның эшчәннәре Җиңү икътисадының нигезен салуга өлешләрен 1932 елда төзелгән “Политотделец” колхозында эшләп кертәләр. Колхозның сыер һәм тавык фермалары, , ике ат абзары, тавык фермасы, амбарлары, яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары булган.Анда 100ләп ат булган. Сугыш башлангач, колхоздагы яхшырак атларны фронтка алып киткәннәр. Ашатырга әйбер булмау сәбәпле, калган атларның да күбесе басуга сукага чыга алмаганнар. 1930нче елда туган, сугыш елларында яшь кыз булып, колхозда ат карауда эшли башлап, лаеклы ялга кадәр колхозда терлек караган Ахметгалиева Гильминур Гарифулла кызы немец гаскәрләре илебезгә бәреп кергән елларны болай дип искә ала: “Сугыш елларында колхоз басуларына арыш, бодай, арпа, ясмык, борчак чәчәләр иде. Җирне сукаларга, чәчү чәчәргә атлар аз булгач, билгеле инде, күп эш кул хезмәтенә кала. Җитлеккән ашлыкны урак белән урып, авылның берничә урынында урнашкан ындыр табагына алып баралар иде. Колхозда эшләгәнгә акча түләмәделәр, көннәрен генә язып бардылар һәм көз көне бер эш көнененә 300 грамм ашлык бирәләр иде. Шул ашлыкны Кәчимер авылына тегермәнгә чаналар , арбалар белән алып барып, он тартып ,өйләргә алып кайтып, ипи пешергәч, өйдә зур бәйрәм кебек була иде. Ә кайсы елны ашлык бөтенләй бирмәделәр. Җыеп алган ашлыкны колхоз хөкүмәткә, Кызыл Армияне ашатырга тапшырды. Андый елларда халык ипи ашамады диярлек. Бәрәңгесе бар кеше ашка әзрәк бәрәңге турап ,оны булган кеше умач уып салып ашадык. Ягарга утыны, ашарга ризыгы җитешмәде. Ачлыктан хайваннар үлә иде. Шул шартларда колхоз хуҗалыгын да аяктан екмаска, фронтка ярдәм оештырырга да кирәк иде.” Галимуллина Гарифә апага да сугыш башланганда 16 яшь була. Ул колхозда төрле эштә эшли ,урак та ура , ындыр да суга, чүп тә утый, яшелчәдә дә эшли. “Кызларны урман кисәргә җибәрәләр иде, көнгә ярты кило ипи бирәләр, аны обедта ашасаң бетә, бүтән әйбер ашарга юк. Халыкның өс башы начар. Аякта чабата, бер көн кисәң тишелә. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәннән тыш, хөкүмәткә елга 40 кг ит, 8кг май, өй башыннан 75 йомырка, бәрәңге киптереп тапшырдык. Ризыклата түли алмаган кешеләрнең хуҗалыктан әйберләрен алып чыгып китәләр иде. Шуның өстенә бакчага авыл хуҗалыгы салымы, хәрби салым түләдек. Сугыш елларының ачлыгы безнең авылны да урап үтмәде .Кешеләр бер-берсенә булышып ,тату яшәсәләр дә, ачтан үлгән кешеләр бик куп булды.Тормышның авырлыгын сөйләп бетерерлек түгел.Алда Җиңү килер, туйганчы ашарбыз дигән өмет белән яшәде халык,”-дип искэ ала иде Гарифә апа. Сугыш елларында илдә машина, трактор паркы нык кимегән, авылның йөк ташучы төп көче -атлар саны ике мәртәбә кыскарган. Авыл хуҗалыгы эшләрен колохозчылар еш кына сыерларны җигеп башкарган. Тракторларга ягулык майлар материаллары, запас частьтлары җитмәгән. 1943нче елда илдә механизатор хатын кызлар саны чагыштырмача 19 мәртәбә үскән һәм 75 процентка җиткән. Әтиләренә, абыйларына, ирләренә алмашка күп хатын кызлар комбайн штурвалы һәм йөк машинасы руле артына утырганнар. Алар шоферлар һәм комбайнерларның 40-60 процентын тәшкил иткән. Безнең авылның шундый кешеләренең берсе- Гайнутдинова Гыйльминур апа . Сугыш башланыр алдыннан 4 классны бетереп, колхоз эшенә эшкә чыккан. МТС ка укырга кереп, 1942нче елда тракторда эшли башлаган. “Запчастьлар булмас иде. Үзебез калайдан прокладкалар ясый идек. Ватык тимер томырлар арасыннан клапан буламы, шатун буламы, поршин, цилиндр нәрсә туры килә, шул үтилдән үзебезгә кирәкләрен җыя торган идек. Нәрсә кушсалар шуны эшләдек, кая җибәрсәләр шунда бара идек. ФЗУга барып тоз бушаттык. Чабаталар тишелеп бетте, яланаяк эшләдек. Ашарга булмас иде. Яз көне кычыткан җыя идек. Кеше башына 1әр стакан он бирәләр иде, “-дип сөйли иде Гыйльминур апа. “Минем балалык вакытым, үсмер чагым бик авыр елларга туры килде. Бөек Ватан сугышы башланып ,аның беренче көннәреннән үк әтиебез сугышка китте. Әниебез бер эшкә дә ярамый торган дүрт бала белән калды. Ул үзе төннән -төнгә кадәр колхозда эшли, ә колхозыбыз ярлы, үстерелгән ашлык фронтка җибәрелә иде. Әниебез җәй көннәрендә кычыткан, алабута, үги ана яфрагыннан кабартма пешереп ашата иде,”-дип сөйли Галиакбарова Минебану апа. Шушы авыр елларга карамастан, алар гаиләсе җыр моңга гашыйк кешеләр булган. Әтисе Фәхриев Сөләйманның фронттан килгән хатларында да җыр юллары бар.Әтинең фронттан килгән хатларында шушы җырлар бар иде. Ишегалдым түгәрәк күл Өстәлләрдә ике шешә Берсендә җимеш пешә Кыр үрдәкләре йөзә Үзәккәйләрем өзелә Балаларым искә төшеп Балаларым искә төшсә Үзәкләрем өзелә
И җаныем,салдатлар Бар да көрән кигәннәр Уразада теләгән теләк Кабул була дигәннәр
Әтинең ахырга хатында: “Зур Караурманга керәбез,бик зур сугышка керәбез,исән-сау чыгып булырмы,хат язармын...”-дигән сүзләр бар . Караурманнан чыгып булмый Як ягында 4 капка Бәхетсез атагыз юк дип Балаларывмны какма.
Сугыш елларында колхозны алып барган, фронтны азык-төлек, кием-салым, ат һәм техника белән тәэмин итә алган, авылның киләчәген — балаларын үстергән әбилар, әниләр, апаларның хезмәт батырлыгы, фронтта һәм дошман тылында кулына корал алып Ватанны саклаучылар батырлыгына тиң. Авылыбыздагы калган халык, тылдагы батыр хезмәте белән , сөекле Ватаныбызның икътисадына зур өлеш керткән. Шуның өчен Вятка Аланы районы исполком рәисе Спирин В.М. тарафыннан 1946 елның 15 июнендәге приказы буенча 167 кеше “ За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.”медальләре белән бүләкләнә. (вятскополянский архив акт №23 Халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү бәйрәмнәре вакытында - без сугыш каһарманнарының тиңдәшсез патриотизмын һәм батырлыгын, тылдагы колхозчыларның зур фидакарь хезмәтен искә алганда һәрчак авылыбыз укытучыларның да авыр сугыш елларында балаларга биргән тирән белемнәре һәм тәрбияләре белән бер рәттән тырыш һәм намуслы хезмәтен искә алабыз . Сугыш мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен үзгәртүне таләп итте. 1941-42нче уку елының планнарынна һәм программаларына шактый үзгәрешләр кертелә. Кайбер фәннәрнең эчтәлегенә дә үзгәрешләр кертергә туры килә.Тарих программасында сугышка кагылышлы темаларның сәгате арттырыла, әдәбият дәресләрендә укучыларны совет патриотизмы рухында тәрбияләү мәсьәләләренә игьтибар тагын да көчәйтү кирәклегенә басым ясала. География дәресләрендә исә топографияне өйрәнүгә, физикадан элемтә һәм сигнализация чараларына, химиядән агулаучы матдәләр һәм аларга каршы көрәш чараларына һ.б.күбрәк урын бирелә. Класстан һәм мәктәптән тыш эшләр дә оборона максатларыннан чыгып оештырыла, укучылар һәртөрле хәрби оборона һәм физкультура түгәрәкләренә, ПВО (һава һөҗүменә каршы)санитария дәресләренә тартылалар. Сугыш елларында мәктәпләр тормышында җитди үзгәрешләр була. Укучыларның белемнәрен билгеләү өчен балл системасы кертелә, мәктәпләрдә укытуның сыйфатын күтәрү чаралары эшләнә, башлангыч һәм җиде еллык мәктәпләрен тәмамлаучыларга чыгарыш имтиханнары, урта мәктәп тәмамлаучыларга өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшыру кертелә. Илдә 1941нче елның август аенда гомуми мәҗбүри укыту законын тормышка ашыру буенча махсус фонд булдырыла ,бу фондка акча илебезнең хезмәт ияләреннән керә. Ул барыннан да элек, мохтаҗ укучыларны һәм фронтовик балаларны өс-баш һәм аяк киемнәре белән тәэмин итүгә тотыла. Иске Пенәгәр авылында мәктәп тарихы революциядән соң (1919нче елда) крестьян балаларын укыту өчен вакытлыча мәктәп (Минехазиев Залялетдин йортында)ачылу белән башланып киткән. Анда беренче укытучылар булып Малмыж районынының Ирюк авылыннан килгән Хамидуллин Накип (кулак улы) һәм Каримов Ахмәт эшләгәннәр. 1929нче елның 15 августында, Малмыж педагогик техникумын бетереп, РОНО кушуы буенча, ике яшь кыз: Гайнутдинова Майтап һәм Салахова Наҗия килгәннәр. Кызларга, мәктәп булмаганлыктан, арендага алынган йортларда гына эшләргә туры килгән .1930нче елда пионер отряды һәм комсомол ячейкасы оештырганнар ( беренче комсомоллар Гимадиев Ямали, Садриев Ибрагим, Галиахметов Фазли, Мухаметдинов Минегали, Кадиров Гарафутдин, Хурамшин Хасанша, Шаймарданов Зиннур, Галимбиков Галиахмәт). Укытучылар мәктәп эшеннән тыш авыл хуҗалык эшчәнлегендә дә катнашканнар. “Вятская Полянская правда” газетасында 1932 елның 11 июлендә “Упорство комсомолки” дигән статьяда : “Гайнутдинова Майтәп 1929елдан 1932 елга кадәр вакыт эчендә өч тапкыр колхоз оештырырга тырыша, ләкин кулаклар нык каршы тору сәбәпле, бары тик дүртенче тапкырында гына уңышка ирешә”,- диелгән юллар бар. Һәм шуннан соң гына 1932нче елда мәктәп итеп элеккеге кулак йорты бирелгән.Бу башлангыч дүртьеллык мәктәп була. (1933 елда яңадан ике укутучы: Мансурова Зайнаб, 1936 елда Забирова Мауа килгәннәр (47елга кадәр эшләгән) Инде бер уйлаганда эшлисе дә, яңа тормыш корып рәхәтләнеп яшисе, ләкин 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу зур кайгы илебезнең бер генә җирен дә буш калдырмый, хәтта кечкенә генә нокта белән картага күрсәтелмәгән Иске Пенәгәр авылын да. Менә 1941 елның кышкы салкыннары җитә. Кием- салымсыз калган күп кенә балаларга мәктәптә уку кыенлаша. Гомуми мәҗбүри укыту өчен көрәш- мәктәп яшендәге һәр баланы укуга тарту-сугыш елларында да мәктәпләрнең, барлык мәгариф эшчеләренең мөһим бурычларыннан берсе булып санала. Илебездә авыл балалары колхоз эшләрендә эштә булу, материаль мохтаҗлык, өс–башка һәм аякка кияргә кием булмау, авыручылар күбәю сәбәпле, балаларның шактый өлеше укырга йөрми. Безнең авылда дүртеллык мәктәпкә балаларның күпчелеге йөргән (һәрбер класста35-40 бала укыган). “Без суык, ачлык белән көрәштек. Класслар суык иде. Савыттагы каралар ката, китаплар аз, язарга дәфтәр юк, кем нинди кәгазь таба ала, шуңа яза иде. Бәйрәмнәрдә колхоз 32 килограммм он бирә, шуннан балаларга кабартмалар пешерәбез.Яңа елда мәктәптә чыршы бәйрәмнәре үткәрелде.Чыршыны балалар үзләре ясалган уенчыклар белән бизәделәр, кыш бабай бүләге урынына берәр кабартма бирдек. Сугыш елларында мәктәп укучылары арасында тимурчылык хәрәкәте киң колач алды. Тимурчылар фронтовик семьяларына өй җыештыру, утын кисү һәм яру эшләренә булыштылар. Аның өстенә оборона фондына җылы носкилар, сөлгеләр һәм башка әйберләр җибәрә идек. Олырак балалар май ахырыннан 30 сентябрьга хәтле барлык авыл хуҗалыгы эшләренә тартылдылар: башак, бәрәңге җыйдылар. Авыл хуҗалыгы салымы җыю укытучылар өстендә иде. Без барыбыз да Җиңү өчен дип тырыштык. Авыр сугыш еллары турында зур, калын китаплар язып булырлык. Сугыш безгә күпме кайгы, күпме хәсрәт бирде. Без укыткан күпме балалар илне саклап сугыш кырларында ятып калдылар. Без балаларны җәмгыятьнең патриотлары итеп тәрбияләдек. Мин сезгә аяз күк йөзе, яңа буын сугыш күрмәсен дип телим!!!”-дип язып калдыра үзенең истәлекләрендә Наҗия апа Салахова . Укытучылар мәктәптәге балаларны укыту һәм авыл хуҗалыгы эшләрен эшләү белән чикләнеп калмаганнар, ә хатын- кызлар, картлар җәй озын бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр басуда эшләгән вакытта , фронтовик балалары өчен крестьян йортларында балалар бакчалары (детская площадка) ачканнар. Алар җәй айларында шушы балалар бакчасында эшләгәннәр. Алар иртәнге 4 тә килеп идәннәрне юып, балаларны каршы алырга әзерләнгәннәр. Балаларны кайнар аш белән тәэмин итәр өчен, колхоз азык- төлек биреп торган. Көнгә 2-3 тапкыр бер кисәк икмәк, 2-3 кашык борчак ашы яки солы боткасы салып ашатканнар. Балалар бик күп булганлыктан йокларга идәнгә салганнар. Балаларның өс- башлары бик начар булганлыктан, укытучылар үзебезнең авылда һәм якын- тирә авылларында, Вятка Аланы станциясендә концертлар куйганнар.Эшләгән акчага, Кукмара базарына барып, балалар бакчасындагы фронтовик балаларына җылы носкилар, чабаталар алып кайтып өләшкәннәр. Бөек Ватан сугышы елларында авылыбыз мәктәбе укучылары һәм укытучылары фидакарьлек үрнәкләре күрсәткәннәр. Иске Пенәгәр авылы укытучылары кырыс сугыш елы сынауларын намус белән үттеп, фашизмны җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. Халкыбызның олы бәйрәме -Бөек җиңү көннәрендә без сугыш каһар
|
|||
|