Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ТУГАН ТЕЛ». Шәхесләр Тукай. турында. Игорь Ряхин. Мирсәет Миршәһәр



«ТУГАН ТЕЛ»

 

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

 Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Шәхесләр Тукай

 турында


Башкалардан бигрәк, нәкъ менә Тукай Төркестан мәгърифәтчеләре — Хәмзә, Садретдин Айни, Абдулла Кадыри һәм башкаларның аңын һәм йөрәген тетрәткәнне кыю әйтеп була.                        

                     Ширали Турдыев

        Тукай — рухи, әхлакый, әдәби, гомумән үлчәп булмастай зурлык. Мондый зурлык бер халыкныкы гына була алмый. Тукай Пушкин, Лермонтов кебек, Шекспир, Гейне кебек бөтен кешелекнеке.

Игорь Ряхин

 

    Татар халкының даһи улы Габдулла Тукай исеме таҗик халкына да кыйммәтле. Ул Россиянең бөек акыл ияләре белән яшь, әле генә уянган Урта Азия, шул исәптән Таҗикстан, арасында күпер булды.

Мирсәет Миршәһәр



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.