Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





битләренә



 

 

 ”Әдәбият аша -тарих

битләренә

сәяхәт”

Мухьянов Ильнар Ильгиз улы. Аблай вавылы.

Сугыш дисәң,гүя кинәт,

Авыр булып китә hава.

Тын юллары кысыла кебек,

Йөрәкләргә каннар сава.

Сугыш...Нинди тетерәндергеч сүз. Бу сүзне ишетү белән янган, җимерелгән шәhәр hәм авыллар шартлаган бомбалар тавышы ,машиналар, үлгән, яраланган солдатлар белән тулы яу кыры, ачлыктан интеккән балалар, концлагерларда интеккән әсирләрләр өчен дә, үзләре өчен дә ат урынына эшләгән хатын-кызлар hәм аларның кара печатьле хат алулары күз алдына килеп баса.

1941ел 22 июнь. Якшәмбе. Сугышның беренче көне. Безнең туган илебезгә Фашистик Германия ерткычларча басып керә. Китәләр...Авыл капкасы янында халык гөж килә. Картлар да, яшьләр дә, барысыда улларын, егетләрен сугышка озатырга җыелган.

Мин сугышка керсәм,дошманның

Йөрәгенә төзәп атамын.

Үзем үлсәм,балаларым кала,

Минем гомерем –Ватаным!

   Дошман иң башта илебез йөрәге Мәскәүгә омтыла. Бу сугышта ике яктан 2 миллион кеше, 1,8 мең самолет,25 мең орудия hәм миномет катнаша.

Гитлер 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүдә немец гәскәрләренең хәрби парадын уздырачагы хакында бөтен дөньяга тарата.Ләкин Гитлер түгел,бу көнне Кызыл Армия әлеге майданда парад уздыра.

1942 елда дошман Сталинградны,Кавказны басып алырга теләде. Совет гаскәрләре Сталинград янында 200 төн оборона сугышы алып барды.Йөрәк өзгеч хәлләр-Лининград янында 900 көн hәм төн,әйтүе генә җиңел. Ленинград блокадасы турында ишетүе дә авыр. 1943 елның январендә Ленинград hәм Волхов фронтлары дошманга көчле hөҗүм ясадылар hәм Ленинград шәhәре блокадасының өлешен өзделәр.

1944 елның январь ахырында көчле hөҗүмнәр нәтиҗәсендә Ленинградны камалауда тотучы дошман гаскәрләре тулысынча тар-мар ителде.

     1943 елның җәендә Курск дугасында да дошман тар-мар ителде.Бу сугышта җиңү фашистларының көнчыгыш армиясендә үлем кризисы тудырды. Бөек Ватан сугышында тамырыннан сыналышны тәмамлады. 1943 елның көзендә Украинаның баш каласы Киев азат ителде.

   1944 елда данлы Кызыл Армия зур җиңүләргә иреште Ленинград блокадасы тулысынча алынды. Көнбатыш Украина,Белоруссия дошманнан азат ителде. Горестта,Одесса hәм Ленинград,Севостополь hәм Киев шәhәрендә Балтик буенда данлыклы Сталинград hәм Смоленск янында Кызыл Армия күп кан түгелгән көчле алышларда дошманга кире кайтаргысыз югалту китерде. Гитлерның зур планнары өзелде.

   Гитлер гаскәрләренең хыянәтчел төстә илебезгә басып керүе халкыбызның тыныч тормышын өзде. Башкортстан 8229 доброволецны фронтка озатты. Сугышның беренче көннәреннән үк Уфадан 1270 кеше фронтка җибәрүне сорап гариза бирде. Безнең авылыбыздан да 700 кеше сугышка киткән hәм 300 дән артыгы кайта алмаган. Кайбер гаиләләрдән 3 әр 4 әр hәм аннан-да күбрәк кеше китеп, шуларның берсе яки 2се генә исән кайта алды.

Безнең гаиләне дә сугыш читләтеп үтмәгән. Минем ике карткартәтием Чакмагыш районы Аблай авылыннан фронтка китәләр. Карткартәтием Садыков Хәбәбетдин Мөхәмәтьян улы(1918-1942)елгы 1939 елда Фин сугышына алына hәм кулы яраланып 1941 елны кайта.1942 елны Бөек Ватан сугышына алына,1942 елны Сталинград янындагы сугышта hәлак була.

   Картәниемнең әтисе Усманов Гали Усман улы(1903-1942) 1941 елны сугышка алына hәм 1942 елны гаиләгә кара кәгазь китерәләр.”Мин кайтырмын, кайтмый калмам. Ялган хәбәрләр килсә ышанмагыз! Балаларга да әйт,көтегез,өметсезлеккә бирелмәгез!”-дип китсәләрдә яу яланнарында ,чит җирләрдә ятып калалар.Мин аларның батырлыгы белән горурланып яшим.

                                             Ул белмәде газиз әтисен,

Күргәне юк аны гомергә.

    Ул бәхетле булып үссен өчен,

                                            Кызганмаган әтисе гомерен дә!

Йөзләрчә мең шәфкать туташлары сугыш кырында ,госпитальләрдә гаять авыр киеренке хезмәт иткәннәр. Апалар яшь ,нәфис кызлар ут астыннан күпме яралыларны үз җилкәләрендә алып чыгып, икенче гомер бүләк иттеләр!

Җиңү изге сугыш кырларында гына бармады. Сугышның hәрвакыт ике ягы була. Аның берсе тылда, үтә дә авыр хезмәт.

Әбиләребезнең, әниләребезнең ул еллардагы хезмәтен баhалап бетергесез. Без яшь буын сезнең алда мәңге бурычлы. Бу сугышта 27 миллион Совет кешесе hәлак булган бит. Сугышны исән-сау үтеп, иленә җиңү белән кайтканнар арабызда бик сирәк калды. Республика буенча бу сан 4834 кеше тәшкил итә.Безнең авылыбызда да аларның саны көннән-көн кими. Без Аблай мәктәбе укучылары тылда хезмәт иткән hәм сугыш ветераннарына ярдәм итәбез.

Совет халкының hәм Кызыл Армиянең бу җиңүдәге ролен барыбыз да ишетеп, кинолардан карап,әдәби китаплардан укып беләбез. Мин әдәби китаплар укырга бик яратам, һәм узем укыган китапларымны дусларыма, классташларыма да такъдим итәм. Авыл китапханәсенә алты яшемнән йөри башладым. Башта әкият китаплары укысам, сонгы вакытта гел патриотик, сугыш темасы чагылдырганнарны укыйм. Мәсәлән: Л.Еркеев ”От сталинграда до Одера”, Мингазетдинов А.”О войне, товарищах...”, Советлар Союзы Герое исеме алган якташларыбыз турында язылган В.С. Казыхановнын”Мы помним Вас”, татар халкынын улы,патриот – шагыйр Муса Җәлил һәм Башкортостан җәлилчеләре, аларнын батырлыклары, төрмәләрдә,сөргеннәрдә газап чиккән якташларыбыз турында яган Хайдар абый һәм Айдар абый  Басыровлаларның китапларын бик яратып укыдым.

   Бөек Ватан сугышыннан соң, Әфган,Чечен сугышлары...Күпме яшь егетләрнең гомерләрен өзде. Әфганистанда безнең авылдан 30га якын егетебез, ә чечен сугышында 4 егетебез үзләренең изге бурычларын үтәп исән-имин урап кайттылар.

Озын да ул,авыр да ул,

Сез үткән юллар.

Онытмаслар мәңге сезне,

Килер буыннар!

Быел Бөек Ватан сугышында җиңеүебезгә 70 ел тулса да, тынычлык урнашып бетми әле .Шулай да Җиңү көне халкыбызның иң тантаналы hәм кадерле бәйрәме.

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән, аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

          



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.