Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Кадерле мөселман кардәшләребез!



 

Центральное Духовное Управление мусульман России
روسيا مسلما نلارينيك اوزه ك دينيه نظارتي اَلنَّظَارَةُ الدِّينِيَّةُ الْمَرْكَزِيَّةُ لِمُسْلِمِي رُوسِيَا


                                                                                                         1788 ел

Һиҗри 29  Рабиуль Әхыр, 1438 ел                 Милади   27  Январь, 2017 ел



  Кадерле мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбездә Ваһһабийләрнең кем икәнлеге турында, аларның ничек барлыкка килгәннәре һәм Аһли сөннәт вәль җәмәгатьтән нәрсә белән аерылылып торганнары турында булачак.

Ибн Абдуль Ваһһаб исемле кешенең ялгыш игътикадлары артыннан ияргән кешеләрне Ислам дөньясында Ваһһабиләр дип йөртәләр. Ибн Абдуль Ваһһаб бу бозык ышануга иң беренче нигез салучы кешеләрнең бересе. Үзе ул гарәбстан ярымутрауенең көнчыгыч ягында урнашкан Нәҗд исемле урында һиҗри буенча 1111 елны (1691 ел) туылып 1206 елны (1786 ел) вафат иткән. Йөз елга якын яшәгәне өчен, динебезгә күп зарар китерергә өлгергән. Яшь чагында Ибн Абдуль Ваһһаб Мәдинәи Мөнәввәрәдә гыйлем алган. Аның әтисе һәм бер туган ир кардәше шейх Сулейман, бик зур галимнар булганнар. Шәкерт булган чагында ук Ибн Абдуль Ваһһабны укытучы хазрәтләредә, аның әтисе белән кардәше дә төрле дөрес булмаган сүзләр сөйләгәне өчен киләчәктә динебезгә бу бала күп зарар китерәчәк дип куркып торганнар. Дин гыйлемен укымаган кешеләрне туры юлдан тайпылдырачак дип ибн Абдуль Ваһһабны дөресләргә тырышсаларда, күрсәткән тырышлыклары бер нинди файда бирмәгән. Үзенең сүзен тизерәк бөтенесенә җиткезер өчен ул Дария исемле җирдәге дәвләт кешеләре белән бик якшы мөнәсәбәттә булган. Шул дәвләт кешеләредә, үзләренең көчен арттыру нияте белән   Ибн Абдуль Ваһһабның шул бозык игътикадлары белән кызыксынганнар һәм анарга ярдәм итәр өчен гаскәрләрен кулланганнар. Шундый бергәлек барлыкка килгәне өчен Ибн Абдуль Ваһһабка бер урындан икенче урынга күчеп йөрүче гарәп кабиләләрен үзенә буйсындырган, һәм алар гаскәрләренең сафын тутырганнар. Кирәкле белемнәре җитәрлек кадәр   булмаган кешеләр    Ибн Абдуль Ваһһабның сөйләгән вәгазләренә ышанып аның артыннан ияргәннәр. Аларга каршы килүчеләрне үтергәннәр, һәм малларын алуны халәл күргәннәр.  Шулай ук Ибн Абдуль Ваһһабны яклап Бани Хунайфа кабиләсеннән булган, Дария исемле урынның җитәкчесе Мухаммад ибн Са’уд та ваһһабийлек фикерләрен алга итүче кешеләр арасында булган. Бу җитәкче үлгәннән соң, аның урынына килгән Абдуль Азиз Ибн Мухаммад ибн Сауд исемле кеше дә шулай ук бу бозыклыкны таратырга ярдәм итәргә дәвам иткән. Аларның китапларын бик күп итеп бастырып чыгарткан.  Мәккәи Мукәррәмәне без бик олуглыбыз, яратыбыз, хормәт күрсәтәбез. Мәкдә дин башлады, беренче әтиебез Адәм (а.с) яшәде, һәм Мәккә шәһәрендә иң соңгы безнең Пейгамбәребез килде, дин шул җирләрдә тәмамланды, һәркөнне Мәккә шәһәре белән, Кәгбәтуллаһны биш тапкыр искә алабыз, намаз укырга баскач, ният кылганда, юнәлдем кыйбла тарафына диеп әйтәбез. Сөекле Пейгамбәребез (с.а.в) нән соң Мәккә җирендә 1200 ел тәртип иде. Дөрес игтикатлы галимнар, зур дәрәҗәле хазрәтләр яшәде. Ләкин Мухаммәд ибн абдуль Ваххаб килгәч үзенең бозык фикерен таратыр өчен ибн Сауд гайләсен кулланды. Һәм шулай сөйләштеләр, Ибн абдуль Ваххаб һәм аның артыннан иярүчелән дин башлыгы булачаклар, ә Сауд гайләсе дәвләт башлыгы булачак. Монардан соң бергә тырышып эш иттеләр. Һәм дәвләттә переворот ясадылар. Шуның өчен йөз елдан артык ресми буларак Сауд гарәбстанында ваххабилек ресми дин буларак кабул ителде.   Мәдинәи Мунәввәрәдәге яшәүче кешеләр бу кешенең бозык фикерләренә ышанмасыннар өчен һәм артыннан бармасыннар өчен кат-кат кисәтелделәр. Ибн Абдуль Ваһһаб Ислам динен кирәкмәгән бозыклыклардан, ширек кылудан һәм көферлектән ару-паклаучы кеше буларак үзен күрсәтергә теләгән. Анардан алныда мең елга якын өммәтебезнең дөрес юлдан тайпылганы турында сүз йөрткән. Болай әйтү һәм бу рәвештә уй-фикер йөртү ап-ачык бер бозыклык!


اَسْتَعِيذُ بِاللهِ: لَيْسَ كَمِثْلِهِ شَيْئٌ وَ هُوَ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ (سُورَةُ الشُّورَي 11)

قَالَ رَسُولُ الله صلعم: يس ثُلُثُ الْقُرْءَانِ لَا يَقْرَؤُهَا رَجُلٌ يُرِيدُ اللهَ وَالدَّارَ الآخِرَةَ إِلَّا غُفِرَ لَهُ فَاقْرَأُوهَا عَلَى مَوْتَاكُمْ (مُسْنَدْ اِمَامْ اَحْمَدْ)


Кадерле мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбездә Ваһһабийләрнең кем икәнлеге турында, аларның ничек барлыкка килгәннәре һәм Аһли сөннәт вәль җәмәгатьтән нәрсә белән аерылылып торганнары турында булачак.


Ваһһабилек Ислам диненең дошманнарына бик күп файда китерә, өммәтебезне эченнән тетеп бетерә, чөнки тыштан бетерәлмәгән нәрсәне эченә кереп ватырга кирәк дигән фикер барчабызга мәгълүм. Бу вәгазебездә без бер ничә иң асыл булган ялгыш, туры юлдан читкә чыккан игътикадларын аңлатып узарга телибез, бөтенесен җентекләп аңлата башласак китап язарга туры киләчәк:

1. Ваһһабиләр, Аллаһы Тәгаләнең әгъзалары бар булувын сөйлиләр. Күзе, куллары, аяклары һб. Бу әгъзаларны кешенең әгъзаларына охшаталар. Монды фикер йөртүгә, антропоморфизм дип әйтелә. Гарәпчәдән тәҗсим дип әйтәләр, болай уйлаучы кешләргә муҗәссимә фиркасы диелә.   Сауд гарәбестанында бик күп иттереп бастырып чыгарылган “Китабу Суннаһ” исемле китапның 77 нчы биттә, 389 пункытта шулай әйтелгән:

ان الله لم يمس بيده الا آدم خلقه بيده

 و الجنة و التورة كتبها بيده

“Аллаһы Тәгалә Үз кулы белән өч нәрсәне эшләгән, Адәм (а.с) ны яраткан, җәннәтне яраткан, һәм Тәврат китабыз Үз куллап язган.    (Китабу-с-Сунах 77 бит). Моның дәвамында шулай әйтелгән:

و دملج الله لؤلؤة بيده

 Аллаһның кулында жемчугтан булган беләзек бар. 

Шулай ук бу китапның 42 нче битендә, 208 бункытта әйтелгән: Пейгамбәребез (с.а.в) миграҗ кылган вакытта, Аллаһы Тәгаләне күргән, Ул алтыннан булган бер курсий өстендә утырып тора икән, һәм Аллаһның күрсисен дүрт фәрештә тотып тора, бересе ир кеше суратында, бересе арыслан суратында, бересе үгез суратында, дүртенчесе кош суратында. ( Китабу Суннаһ 42 стр).

Бу ибн Абдул Ваххаб артыннан баручы кешеләрнең акаид китапларыннан бер ничә юлны гына яздык. Калганнарын языпта торырга кирәк тугел. Аллаһ туры юлны күрсәтсен. Әһли Сөннәт вәль җәмәгать бу сүзләргә һәм мондый фикер йөртүгә каршы! Аллаһы Тәгалә бер кемгәдә бер нәрсәгәдә охшаш түгел, Аны күз алныбызга китерергә ярамый. Көръәни Кәримдә шулай әйтелә: “Аллаһка охшаган һичнәрсә юктыр, вә Ул һәр тавышны ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер[1]”.  Кайбер кешеләр ваххабиләр монды сүзләр әйтмиләрдер инде шикләнеп китәргә мөмкин, ләкин бөтен Ислам галәме буштан бушка гына тавыш кузгамас иделәр. Бөтен галимнар ваххабиләргә каршы көрәшмәс иде!

2. Ибн Абдул Ваххаб, Аллаһы Тәгалә күктә, җиде кат күкнең өстендә, Гарш өстендә утырып тора диеп әйткән. Һәм аның артыннан ияргән кешеләр, бу фикерләрен ачыктан ачык сөйләмәсәләрдә шулай ышаналар. Аллаһның билгеле бер урыны бар диеп әйтәләр.  

 

Әһли сөннәт вәль җәмәгать бу фикергә каршы шулай әйтә: “Аллаһы Тәгаләгә урын күрсәтү дөрес тугел. Аллаһы Тәгаләнең урыны юк. Яраткан барлыкларның гына урыннары була. Аллаһы Тәгалә исә ул яратылган тугел, Ул Үзе бөтенесен бар итүче. Шуңа күрә Али (р.а) шулай әйтә:

كَانَ اللهُ وَ لَمْ يَكُنْ الْمَكَانُ وَاللهُ الْآنَ عَلَي مَا كَانَ

Аллаһы Тәгалә бар иде, һәм бер нинди барлыклар (кояш та, җирдә, күкләрдә, бер кем дә бернәрсә дә) юк иде, урында юк иде. (ягъни Аллаһы Тәгаләнең урыны юк иде). Хазердә Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәләрне барлыкка китергәнчегә кадәр нинди халдә булса шунды ук халдә.

Изге китабыбыз Көръәни Кәримдә шулай әйтелгән: “Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: "Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар[2].

Бу аяте Кәримәдә Аллаһы Тәгалә безгә әйтә, мәгънәсен аңларга авыр булган аятьләрне Аллаһы Тәгаләгә тапшырыгыз. Һәм турыдан туры аңлатмагыз. Ул аятьләрнең төп мәгънәсен Аллаһы Тәгаләлә Үзе генә белә. Шуның өчен әһли сөннәт вәль җәмәгать галимнары бу аятьләрне ачыктан ачык тәрҗүмә итүдән тыялар. Ләкин кайбер кешеләр тыңламылар. Күпчелек ибн абдуль Ваххаб артыннан иярүче, руссчага тәрҗүмә ителгән Кораннарны ачып карасагыз, бөтен мөтәшәбих аятьләр ачык итеп тәрҗүмә ителгән. Аллаһның кулы, Аллаһның йөзе, Аллаһы Тәгалә Гарш өстенә урырды һәм башка шуңа охшаш мәгънәләр бирелгән. Ни өчен тәрҗүмә итеп кешеләрнең игътикадын бозалар? Бу аятьләрне буквальном смысле ачыктан ачык  тәрҗүмә итәргә, һәм аларны турырдан туры аңларга ярамый. Аларның төп мәгънәләрен Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә!

3. Динебездә булган дүрт хак мәзһәбтән бересе артына иярергә кирәк булаганын кабул итмиләр, яки һич мәзһәбләр кирәк ми, чөнки Пейгамбәребез (с.а.в) вакытында мәзһәб булмаган диеп әйтәләр. Бу хаталы фикер. Болай әйтүче кеше адашкан, һәм башка кешеләрне дә адаштыру юлына баскан. Без барчыбызда, нинди генә мәдрәсәләр бетерсәктә, кая гына укысакта мөҗтәхид дәрәҗәсенә күтәрелә алмыбыз! Көръән һәм хадислардан хөкем чыгара алмыбыз. Без барчабызда мукаллидлар (аятләрдән һәм хадислардан хөкем чыгара алмы торган, мөҗтәһид галимнар артыннан барырга тиеш булган кешеләр)! Шуның өчен бөтен өммәтебез мең елдан артык динебездә хак булган 4 мәзһәбнең бересе артына ияреп гамәлләрен һәм гыбадәтләрен кыла килгәннәр. Албани, Ибн Баз, ибн Усаймин һәм башка ваххабиләр, бер мәзхәб артыннан иярергә кирәк түгел диеп әйтәләр. Дәлилләрне карарга кирәк, кайсысы көчлерәк булса шуны сайлап алырга кирәк. Шуның өчен ваххабиләрнең китапларын ачсагыз, яки интернетта аларның берәр сайтына керсәгез, бөтен хадисларның төбенә Албани дөрес яки дөрес түгел диеп әйтте, дигән язуларны күрерсез.

Албани дөрес дигән хадис белән гамәл кылырга ярый, дөрес түгел дигәне белән гамәл кылырга ярамый, дип уйлылар кайбер кешеләр. Әлбәттә болай эшләргә дөрес түгел! Ул кешеләр үзләредә аңламылар,  болай эшләгәч, бишенче мәзһәб барлыкка килгәне турында. Албани мәзһәбе. Шулай сорав бирергә була, кем артыннан иярү хаерлырак, һәм дөресерәк? Кем тагында күберәк һәм якшырак хадисләрны белгән? Имам Агзам Абу Ханифә (р.а) хазрәтләре ме, яки Насыруддин Албани мы? Әлбәттә 20 сахәбәне күрүче, имам Агзам Абу Ханифә хазрәтләре артыннан бару, аның дәлил итеп күрсәткән хадисләренә таяну хаерлырак һәм дөресерәк булыр. Чөнки Албани дигән кеше ул безнең хазергы вакытта яшәгән, 1914 елны туылып 1999 елны вафат иткән. Моны аңлатып торасыда юк, ләкин кайбер кешеләр хаклыкны күрә алмычы, шул бозык мәзхәбләрне бербересе белән кушу, албани ничек әйткән булса шулай итеп гамәл кылу, шулай намазларны уку дигән фикер йөртәләр. Бу ялгыш! Монардан ирәк булырга кирәк.

4. Акаид мәсъәләләрендә ике хак, дөрес имамнар бар. Абу Мансур Мухаммад Матуриди һәм Абуль Хасан әль Әшари хазрәтләре. Бу ике имамга ияргән кешеләр хак дөрес юлда булырлар. Аларның иманы дөрес булыр. Пейгамбәребез (с.а.в) вакытында бер нинди китаплар язылмады. Чөнки китап укырга кирәк тугел иде. Кемнең соравы булса, килеп сөекле Пейгамбәребез (с.а.в) нән сорый иделәр, һәм тулы җавап алып китә иделәр. Пейгамбәребез (с.а.в) вафат иткәннән соң, кешеләр сахәбәләргә мөраҗәгать иттеләр, алардан сорый иделәр. Бөек сахәбәләр вафат иткәч, һәм Ислам динен тагында күберәк яңадан яңы кешеләр кабул иткщннәренә күрә, китап язырга кирәк булды. Иң беренче дин буенча китап язучы кеше – ул Имам Абу Ханифә (р.а) хазрәтләре һәм аның ике шәкерте Мухаммад Шәйбани (р.а) белән Абу Юсуф хазрәтләре. Алар ничек дөрес намаз укырга кирәк булганы турында безгә аңлатып бирделәр. Без аларның китапларында ничек язылган булса шулай гыбадәтләребзне кылабыз.

Имам Абу Ханифә (р.а) “Фикхуль Әкбәр” исемле китап язган, ләкин ул китапта фикх турында тугел ничек дөрес Аллаһка ышанырга һәм иман шартлары турында, Аллаһның сыфатлары турында аңлаткан. Монардан соң һиҗрәтнең өчйөзенче  елларында, төрле фиркалар һәм ялгыш уй фикерләр йөртүче кешеләр, Аллаһка дөрес ышанмаучылар, мәсәлән хариҗитлар, мугтәзиләләр, шииләр, кадәрияләр, нәҗҗарияләр, мурҗиәләр, һәм башка әһли сөннәткә каршы фикер йөртә торган кешеләр барлыкка килгәннәренә күрә, аларга Корән Кәримнән һәм Пейгамбәребез (с.а.в) нең сөннәтеннән дәлилләр китереп туры юлган чакыручы ике галим кеше яши. Бересе Урта Азияның Самарканд исемле шәһәрдә һиҗри буенча 280 елны туыла, Абу Мансур Мухаммад Матуриди.  Икенчесе Басра шәһәрендә 260 елны, Абуль Хасан Әшари хазрәтләре. Болар сөнниләрнең акаидларын систематизировать итеп, бөтен дәлилләре белән бер урынга җиештыралар. Имам Абу Мансур Матуриди хазрәтләре, фикхта Ханәфи мәзһәбендә иде. Акаид мәсъәләләрендә күрешләре тулысынча Имам Абу Ханифә хазрәтләренң күрешләренә туры килгән. Имам Матуриди хазрәтләре Имам Агзам Абу Ханифә хазрәтләрен нигезенә, акаид бинасын салды, бөтен дини мәсәләләргә дәлиллләр китерде. Шулай ул Урта Азияда электән элек Ханәфи мәзһәбе таралганы өчен анда яшәүче кешеләр, фикыхта ханәфи мәзһәбендә булучылар акаид соравларында Матуриди мәзһәбендә иделәр, хазерда шулай ук дәвам итеп бара. Имам Абуль Хасан Әшари хазрәтләре исә фикхта Шафии мәзһәбендә иде, шуңа күрә Шафии мәзһәбендә булучылар Әшариләр. Ибн Абдуль Ваххабка ияргән кешеләр Матуридиләр белән Әшариләрнең дөрес юлдан бармаганнарын, адашканнары турында сөйлиләр. Болай эйтү адашудан һәм белемсезлектән килә.

 5. Пейгамбәребез (с.а.в) нең әвлияларның һәм изгеләрнең, ишан хазрәтләрнең каберен зиярат кылырга кушмыйлар. Ваһһабиләрнең галимнары арасында бу эшнең харам булганын сөйләүчеләр бар.

Бугенгесе көндә ИГИЛ дигән фиркаларда шул уй фикер белән йөриләр. Күптән юк кына Имам Нававий (р.а) хазрәтләренең каберен шартлаттылыр, тагын бик күп изгеләрнең һәм сахәбәләрнең каберләрен тар-мар иттеләр. Ике ел элек Увайс аль-Карни хазрәтләренең кабер шәрифен шартлаттылыр. Шундый куркыныч эшләр эшлиләр. Әһли сөннәт вәль җәмәгать бу фикер белән риза түгел, бу сүзләргә һәм мондый эшләргә катгый рәвештә каршы чыга. Безнең Пейгамбәребез (с.а.в) нең һәм башка Пейгамбәрләрнең, изгеләрнең һәм әвлияларның каберләрен зиярат кылуда безнең кебек кешеләр өчен бик күп файдалар бар. Расүлүллаһ (с.а.в) әфәндебез шулай диеп әйтә: “Кем минем каберемне зиярат кылса, ахырәт көнендә минем шәфәгатем ул кешегә ваҗиб булыр[3]”. Башка хадиста әйтелә: “Каберләрне зиярат кылыгыз, чөнки аларны зиярат кылу үлемне искә төшерә”.  

4. Расүлүллаһ (с.а.в) гә шәфәгать кылувын сорав кешене иманнан чыгара, ул кеше ширек кылган була дип әйтәләр. Ягъни тәвәссүл дигән мәсъәләгә каршы киләләр. Мәсәлән:  бер кеше сөекле Пейгамбәребез (с.а.в) не зиярат кылган вакытта: “Әй Аллаһның Расуле, ахырәт көнендә миңа шәфәгать кылыгыз, шәфәгатегездән мәхрум итмәгез”, дип әйтсә, нәрсә була? Без әйтмибез шулай эшләргә кирәк диеп! Бер кеше шулай әйтсә, нәрсә була? Ширк буламы юк мы? Ваххабиләр ширк була дип әйтәләр. Болай әйтергә ярамый дияләр.

Әһли сөннәт вәль җәмәгать бу турыда шулай әйтә: “Болай итеп, Пейгамбәребез (с.а.в) нән шәфәгать сорав кешенең иманына бер нинди зарар китерми. Болай әйтергә ярый. Чөнки кеше моны дога кылу нияте белән әйтми. Без беркемгәдә дога кылмыбыз, тик Аллаһы Тәгаләгә генә догалар кылабыз! Аллаһтан башка кемгә булса дога кылучы кеше диннән чыга, ширек кылган була! Бу иң зур гонаһ! Бу сүзләргәдә дога диеп әйтелми, монарга “нида” (обращение) диеп әйтелә![4]”  Ваххабиләр әйтәләр, Көръәни Кәримдә әйтелгән, (мәгънәсе): “Сиңа гына гыбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорап дога кылабыз”. Алай булгач бер кеше икенче кешегә: миңа ярдәм ит дип әйтсә, иманнан мы чыккан була? Ул бит Аллаһтан ярдәм сорамады, кешедән ярдәм сорады?! Әлбәттә бу сүзнең иманыбызга бер нинди дә зарары юк. Ваххабиләр әйтәләр, Пейгамбәребез (с.а.в) тере булган вакытта янына килеп шәфәгать кылыгыз диеп сорарга ярый иде, амма ахирәткә күчкәннән соң ярамый. Ул үлек булды. Моның турында Корәндә шулай әйтелгән: “Сез Аллаһ юлында үтерелгән мөэминнәрне: “Үлекләр”, – дип әйтмәгез! Бәлки алар Аллаһ хозурында терекләрдер, ләкин сез сизмисез[5]”. Шуның өчен Аллаһ юлында үтерелгән кешеләр үлек булмаганы кебек, Пейгамбәрләр һәм әвлияларда үлекләр тугел, чөнки Аллаһ бөтен гөмерләрен Аллаһ юлында үткәреләр.  Алар тереләр, без аларның тере булганын сизмибез генә.  Бу темага, тәвәссүлнең дөрес булганы түрында галимнар арасында күп китаплар язучылар бар, ул галимнар арасында Ибн Абдуль Ваһһабның бер туган кардәше бөек шәех Сулейманның да язган китабы бар.  Шуның өчен ваххабиләр кайбер вакытта сунниләргә каршы чыгып, алар мөшрикләр, алар каберләргә табыналар дип әйтәләр! Кабергә табыну, кабергә дога кылу – ул ширек була! Алай эшләргә дөрес түгел. Без каберләргә дога кылмыбыз! Тик бер Аллаһка гына дога кылабыз. Бер кеше кабер янына килеп, минем гонаһларымны гафу ит, миңа мәрхамәт ит диеп әйтсә бу кеше диннән чыга! Монда бер нинди шик вә шөбһә юк! Аллаһы Тәгалә үзе сакласын барчабызны.

6. Ваһһабиләр, мәрхумларыбызга Көръән аятләре укып багышларга ярамый диеп әйтәләр. Үлеләргә тугел, терекләрне Коръән укып вәгазләргә кирәк дип әйтәләр.

Дөрес бер яктан, тере булган кешеләргә күп итеп Аллаһның аятләрен укып аңлатырга кирәк. Ләкин бер кеше вафат иткәннән соң аның рухына Коръән аятләрен яки сүрәләрен укып хаслап багышларга ярый. Моның турында хадисы шәрифләр бар. Гасырлар буенча килгән вә хадисы шәрифләргә таянган, һәм бөек зур галимнарның бу хадислар белән гамәл кылганын белгән халебызда бу эшне ничек кирәкми диеп әйтеп була. Моның хаккында бик күп аңлатырга була, ләкин без бер ничә хадисны гына укып үтәбез. Имамы Куртубий хазрәтләре шул хадисны китерә: “Расүлүллаһ (с.а.в) әфәндебез бер көнне ике кабер яныннан узып барган вакытта тукталды, вә пальма агачының ботагын сындырып икегә аерды да, бер өлешен беренче кабернең өстенә икенчесен дә икенче кабернең өстенә утыртып куйды. Соңра шул сүзләрне әйтте: “Бәлки бу, аларга файда китерер”.

Пейгамбәребез (с.а.в), яшел ягачлар һәм үсемлекләр, яшел булып торган вакытларында Аллаһы Тәгаләне зикер кылганнары өчен бу эшне эшләде. (ягъни үсемлекләр Субхәнәллаһ, Әлхәмдүлилләһ һ.б сүзләр әйтеп торалар). Имам Нававий (р.а) һәм башка галимнар шулай әйттеләр: “Әгәрдә зикер кылып торучы яшел үсемлектән мәрхумнарга файда булса, Көръәни Кәрим уку әлбәттә аларга файдалы булачак, чөнки Көръән уку – ул иң бөек зикер”. Пейгамбәребез (с.а.в) башка бер хадисында шулай әйтә: “Мәрхүмларыгызга Ясин сүрәсен укыгыз”. (Имам Нәсаи, Ибн Маҗҗә, имам Ахмад һб.). Тагын бер хадиста шулай әйтелгән: “Укылган Ясин сүрасы өчен бирелгән яҗер саваплар Көрәни Кәримнең өчтән бер өлешен укып чыккан өчен бирелгән әҗер саваплар белән бер тигез. Әгәрдә бер кеше Ахырәт көнендә җәннәткә керергә теләк итеп укыса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең гонаһларын гафу итә. Үзегезнең мәрхумларыгызга Ясин сүрәсен укыгыз”. (Имам Ахмад). Киләчәк вәгазләрдә, Аллаһ кушса, тагын бу теманы ачык итеп аңлатырга тырышачакбыз. Үзләренең белемсезлекләре аркылы Вәһһабиләрнең бозык игътикадлары тәэсире астында калучы кардәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез!

Кадерле мөселман кардәшләребез!

Сөекле Пейгамбәребез (с.а.в) нең хадисы шәрифендә әйтелгән сүзләрне онытмыйк, безнең өммәтебез 73 фиркага бүленер ләкин аларның бересе генә тамуг газабыннан котылыр. Шуның өчен без сезне Ибн Таймия, Ибн Абдуль Ваһһаб, Ибн Каййим Җәвзий, Ибн Баз, Ибн Усаймин, Мухаммад Абду, Насыруддин Албаниисемле һәм аларның фикерен йөртүче башка кешеләрнең ялгыш, бозык игътикадларыннан сакларга тырышабыз! Бу кешеләрнең исемнәрен исегездә калдырыгыз һәм рахим итеп сездән сораларбыз аларның китапларын укымагыз! Иманыгызга зарар китерәсез, бозык юлга кереп китәсез! Аллаһ Үзе сакласын. Бер нәрсәдә күрмиче, кайда барганыбызны аңламыйчы алар артыннан бармагыз, иман белән бәйле булган соравларда дөреслектән айрылмагыз. Өстә аңлаткан нәрсәләргә, динебезне якшы белмәгән кеше генә каршы килергә мөмкин.  Әгәрдә шикләнсәгез, исемләрен әйтеп узган галимнарның үз язган китапларын укып карагыз, урыс теленә ясалган тәрҗүмәләрне түгел, үзләрнең асыл язган китапларын, чөнки бу кешеләрнең күпчелек вакытта хатасыз, гаепсез китаплыры гына арапчадан башка телләргә тәрҗүмә ителә, ә асылы сакланып кала. Без сезгә бераз асыл нәрсәләрне аңлатырга тырыштык. Укып карасагыз бөтенесенең дөрес булганын аңларсыз. Мөмкин бу фикердә йөрүче кешләр ихласлы булырга, мөмкин кардәшлек мөнәсәбәтләре әйбәт булырга ләкин динне дөрес аңлап, дөрес яшәргә кирәк! Динне бозарга ярамый.

Аллаһы Тәгалә дөрес юлдан барырга насып итсен. Иманнарыбыз барчаларыбызныкы да кәмиль булсын! Аминь!


 

 

         

 

 

Уважаемые братья и сёстры! В сегодняшней проповеди мы расскажем о заблуждениях последователей Ибн Абдуль Ваhhаба и объясним каким образом они появились и чем они отличаются от Ахли Сунны валь Джамаата.

  Людей, которые следуют за ложными вероубеждениями Мухаммада ибн Абдуль-Ваhhаба в Исламском мире называют Ваххабитами. Ибн Абдуль-Ваһһаб является основателем этого экстремистского течения. Он был родом из восточной части Аравийского полуострова, из местности Нажд. Родился в 1111 г. по hиджре (1691 г.), умер в 1206 г. по hиджре (1786 г.). Он прожил около ста лет, что способствовало большему распространению этой ложной идеологии. В юности Ибн Абдуль-Ваһһаб обучался религиозным знаниям в  Пресветлой Медине. Его отец, а также родной брат, шейх Сулейман, были Исламскими теологами. Замечая неблаговидные поступки Мухаммада ибн ‘Абдуль-Bahhaбa и проявление упрямства во многих религиозных вопросах, его отец, брат и учителя увидели предпосылки его будущих заблуждений. Они осудили ибн ‘Абдуль-Bahhaбa и предостерегли мусульман от исходившей от него опасности, так как он своими словами и действиями вводил в заблуждение многих людей не сведущих в религиозных вопросах.

Для более быстрого распространения своей идеологии Ибн ‘Абд Аль-Ваhhаб установил связь с известными политиками и влиятельными людьми из местности Ад-Дар‘ия (на востоке Аравийского полуострова), и те, заинтересованные в укреплении и распространении своей политической власти, оказали поддержку движению Ибн ‘Абд Аль-Ваhhаба, предоставив ему армию. Благодаря такому сотрудничеству им удалось подчинить себе племена бедуинов-кочевников, пополнивших ряды их войск. Не имевшие необходимых знаний по религии эти люди поддались «проповеди» Мухаммада Ибн ‘Абд Аль-Ваhhаба: их убедили, что якобы можно уничтожать тех, кто не пошел по ложному пути Ибн ‘Абд Аль-Ваhhаба, а их имущество забирать себе. 

  Одним из сторонников распространения ваххабизма был принц местности Ад-Дар‘ия Мухаммад Ибн Са‘уд из племени Бани Хунайфа (из этого же племени был Мусайлима Аль-Каззаб, провозгласивший себя Пророком еще при жизни Пророка Мухаммада, мир Ему). После смерти принца Мухаммада Ибн Са‘уда, эту идеологию продолжал поддерживать его сын - ‘Абдуль-‘Азиз Ибн Мухаммад Ибн Са‘уд.  В краце говоря после всего что произошло, Ибн Абдуль-Ваһһаб и его последователи получили религиозную власть, а семейство ибн Сауда стало во влаве государства, и появилась Саудовская Аравия. Поэтому мы очень уважаем и ценим Благословееный город Ислама, и очень любим, ценим и чтим благословенную Каабу, каждый день во во время совершения намаза делаем намрение, чо направляемся в сторону Каабы. Более 1200 лет после Пророка (с.а.в) в Мекке жили величайшие ученые, известные во весь мир хазраты, и духовные наставники! Ситуация немного поменялась в плохую сторону, после переворота, совершенного семейством Сауда, и Ибн Абдуль-Ваһһабом. 100 лет до этого в Благородной Мекке не было ваххабизма. Все было также как и у нас. Строго следовали Ханбалитскому мазхабу, и Акыде имам Абуль Хасана Ашари, в книгах говорится что проводились большие маулид мажлисы, в которых говорились салаваты. После смены власти, официальной религией стал ваххабизм! Были уничтожены многие реликвии связанные с жизнью нашего Пророка (с.а.в), его семьи и сподвижников.

    Многие мусульманские ученые выступили с письменными осуждениями деятельности Мухаммада Ибн ‘Абд Аль-Ваhhаба и его сторонников. Учителя Ибн ‘Абд Аль-Ваhhаба в Пресветлой Медине предупредили мусульман о том, что те, кто последуют за ним, окажутся в числе несчастных, что, к сожалению, и произошло в дальнейшем.

    Ибн ‘Абд Аль-Ваhhаб утверждал, что он образовал это течение якобы для очищения вероубеждения по вопросу Единобожия и освобождения его от ширка (язычества). Тогда, согласно его ложному воззрению, мусульмане, жившие до него на протяжении многих веков, были язычниками, а он возобновил Ислам! Это очевидная неправда!

 

 

 


اَسْتَعِيذُ بِاللهِ: لَيْسَ كَمِثْلِهِ شَيْئٌ وَ هُوَ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ (سُورَةُ الشُّورَي 11)

قَالَ رَسُولُ الله صلعم: يس ثُلُثُ الْقُرْءَانِ لَا يَقْرَؤُهَا رَجُلٌ يُرِيدُ اللهَ وَالدَّارَ الآخِرَةَ إِلَّا غُفِرَ لَهُ فَاقْرَأُوهَا عَلَى مَوْتَاكُمْ (مُسْنَدْ اِمَامْ اَحْمَدْ)


Уважаемые братья и сёстры! В сегодняшней проповеди мы расскажем о заблуждениях последователей Ибн Абдуль Ваhhаба, до намаза мы объясняли как они появились, а на основном вагазе объясним чем они отличаются от истинных последователей Ахли Сунны валь Джамаата.

Ваххабизм очень выгоден врагам Ислама, так как разъединяет Умму, приводя к уничтожению мусульман их же руками. История знает много случаев внедрения к мусульманам специально натренированных псевдо-алимов, которые намеренно искажали суть Религии и стравливали верующих.

Ваххабиты - это люди, искажающие истинный смысл Корана и хадисов, переводя и толкуя их по своему усмотрению. Они часто неверно цитируют Коран и хадисы, изымая слова из контекста, или предают забвению те или иные аяты Корана и хадисы, которые явно опровергают их утверждения, или же не признают эти хадисы, называя их «слабыми».

Ваххабиты это те, кто идут по пути уничтожения Ислама изнутри, искажая истинный смысл Корана и хадисов. 

Мы хотим объяснить некоторые самые основные заблуждения последователей этого течения, потому что если начать подробно об этом рассказывать получится целая книга:

 

 1. Ибн Абдуль-Ваһһаб и его последователи представляя Коран и хадисы в искаженном виде, они утверждают, что у Аллаха есть органы (части тела). Руки, глаза, лицо, пальцы рук и т.д. Среди их последователей, есть те, которые уподобляют эти части тела органам человека. Говоря другими словами придают телесность Всевышнему Аллаху, что называется антропоморфизмом. По арабский это понятие называется тажсимом, а последователей таких убеждений Мужассима. Такие утвеждения говорил ибн Таймия, живший 700 лет тому назад. В свое время ученые его 4 раза за это сажали в тюрьму, там он и умер.  На 77 странице “Китабу Суннаһ” под 389 пунктом сказано:

ان الله لم يمس بيده الا آدم خلقه بيده

 و الجنة و التورة كتبها بيده

“Не касалась рука Всевышнего, кроме трех вещей. Аллах своей рукой создал Адама, сохдал Рай и своей рукой написал Таврат.  В продолжении этого говорится:

و دملج الله لؤلؤة بيده

На руке Аллаха есть браслет из жемчуга. Ахли Сунны валь Джамаат с такими словами категорически не согласны, и против распространения таких книг: Мы твердо верим, что Всевышний Аллах ни на кого и ни на что не похож. И нельзя представлять Всевышнего Аллаха в каком либо образе. В Коране говорится: «Нет никого подобного Ему, и Он – Слышащий, Видящий». (Сура Шура 42:11).

2. Ваххабиты говорят



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.