Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





(Каримов Мустафа Сафич) 25 страница



— Мин яратып та миң а кү ң ел салмаган хатыннар ү кенү дә н елар. Шуларны юатыгыз. Мин аларны гафу итеп китә м. Шуны ә йтеп юатыгыз. Еламасыннар.

— Юатырбыз, агай, юатырбыз, — дип ихлас сү з бирдек.

— Рә хмә т... Янә... Миң а кү ң ел салып та миң кү з салмаган хатыннар, мә хрү м калудан ә рнеп, елар. Шу- ларны юатыгыз. Ул чактагы бә гырьсезлегем ө чен хә зер ү зем ү кенеп бетә алмый елап китә м. Шуны ә йтеп юа­тыгыз. Еламасыннар.

— Юатырбыз, агай, валлаһ и, юатырбыз, — дип ант иттек.

— Рә хмә т, узаманнар. Мин ышанып китә м...

Насыйп бердә нбер чә нчә бармагы белә н маң гаен уып алды. Нә рсә дер ә йтмә кче, ахры. Ә йтте шул:

— Ә ө ченчелә ренә ни диик?

— Нинди ө ченчелә ре?

— Ү зең сө елеп сө йгә ннә ренә.

— Ә -ә -ә, адарынамы? Аларын тыймагыз. Еласын­нар. Еларга тиеш алар. Ә че яшьлә ре хә лә л. — Талип тагы кү злә рен йомды да тиз ү к ачты. Бу юлы ул кү з­лә рдә н иксез-чиксез хә срә т бө ркелә иде, — Гомеремдә кү п хыялландым, кү п арттырдым, туганнар, гү р авызы тө бендә алдаша алмыйм: андыйлары булмады. Миң а сө елеп сө яргә язмады...

Насыйпның урынсыз соравы Талип хыялы корган пыяла сарайны челпә рә мә китергә ндә й итте. Колакка хә тта пыяла чың лавы килеп бә релде: чың -ң -ң...

Бик озак эндә шми утырдык. Талип та, кү злә рен тү ­шә мгә тө бә п, тыныч кына ятты. Арада ө лкә небез Вә лет- дин ө зелгә н сү зне тагы ялгады:

-— Иртә рә к кузгаласың, Талип агай, иртә рә к... Дим аша салыначак яң а таш кү перне кү рми китә сең.

— Кү пер? — Чирле аз гына башын кү тә ргә ндә й ит­те. Вә летдин тегенең нечкә җ иреннә н элә ктерде, йомры Талип ничә мә еллар инде Дим аша кү пер салу турында хыяллана, җ ыелыш саен бу хакта, халыкны ө ндә п, оран ташлый.

— Кем сала?

— Хө кү мә т. Шушы кө ннә рдә генә карары чыкты, — дип имансыз алдашты Вә летдин. — Ел ә йлә нә сенә тө ­зеп бетерергә диелгә н. Боз кискечлә ре корычтан эшлә ­нә чә к. Синең ниятең, синең телә гең иде бит ул кү пер. Телә гең не хө кү мә т, кабул кылып, тормышка ашыра, ә син, ө р-яң а дагалы итеклә рең не киеп, ө р-яң а кү пердә н беренче булып ү тү урынына, чокырга посмакчысың. Яхшы тү гел, Талип агай. Ул кү пердә н юл башлап Каешлы Казна Исхак ү тсенмени инде болай булгач. Каян килгә н Исхакка ул почет?

— Исхакка, почет тагы... Мендә рне аркага кыс­тыр ә ле. — Мин мендә рен кыстырдым, ул кү тә релебрә к ятты. — Боз кискечкә, ә йтегез, корыч ә рә м итмә сеннә р. Башсызлык булыр. Бетоннан гына ясасыннар. Корыч­ның илдә бү тә н хаҗ ә те кү п.

— Ә йтербез.

— Исхак диген, ә? Менә кемнә ргә кала бит дө нья...

— Калдыргач, кала шул, —дип аяусыз раслап куйды Вә летдин.

— Кү пере кү пер инде, — дип мин дә сү згә кушыл­дым, — Талип агайның таш кү пердә н дә, чуен кү пердә н дә ү ткә не бардыр. Анысына дө нья кү ргә н кеше шак­катмас ә ллә ни. Ә нә, электр баганалары Казангол ү ренә менеп җ иткә н, менә -менә авылга килеп керә чә к­лә р. Ө ендә гө лт итеп кояш балкыганын кү рми китә Та­лип агай, шунысы ү кенечкә кала...

— Беренче лампа, ә лбә ттә, закон буенча да, йола буенча да шушы ө йдә кабынырга тиеш. Менә монда шарның ү гез куыгы зурлыгын асарбыз, тегендә бә лә - кә йрә ге... — дип Вә летдин лампочкаларга тү шә мнә н урын да билгелә де.

— Ө скә рә к кү тә р мендә рне! — Бу юлы Насыйп бу­лышты. Авыру сө ялеп утырды, — электр — могҗ иза ул. Мин чыра яктысында кү з ачкан бә ндә мен. Электр ила­һ и ут ул... Агачларын Казангол сыртында, ә йе, кү рдем» ә җ имешлә ре менә тә теми кала...


— Калдыргач, кала инде...

— Нишлә п ә ле син бө тенесен дә «кала... кала... кала... » — дип, каркылдап торасың, Вә летдин?

— Мин ни, синең сү зең не генә җ ө плим.

— Синең җ ө плә п торуың ә ллә минем эчемә сары май булып ята дисең ме? —Талипның йө зенә тир бә реп чыкты. Ул тирә н итеп сулыш алды. Вә летдин дә кө р­сенеп куйды:

— Бер карасаң, кү пере дә, электры да пү чтә к. Җ ан­сыз нә рсә алар. Ә нә бер җ ан иясе моң аеп ялгыз яши, ялгыз торып кала. Шуны уйласаң, эчлә р ө зелерлек.

— Кемне ә йтмә кчесең? —Талип текә леп ү к карады.

— Кем булсын, Акйолдыз инде.

— Югары ү релә сең, энем, — дип теге кырт кисте. — Кө леп сө йлә сә ң, кө лке тү гел, чынлап сө йлә сә ң, лө гатькә сыймый. Акйолдыз — иман ул. Иман хө рмә т ителергә тиеш.

Ә йе, Вә летдин бу юлы шаштырыбрак җ ибә рде. Мин аң а ярдә мгә ашыктым.

— Акйолдыз җ иң гинең кү рер кү згә бнк кү ркә м, бик җ егә рле тол апасы да бар икә н. Ике бө ртек кү з яше кебек, сең елесе белә н охшашканнар, ди. Дө нья кө тә ргә Дим ү реннә н безгә кү чеп килгә н икә н, —дип Кече инә емнә н ишеткә н хә бә рне салдым.

— Шулай ук охшашканнар диме?

— Суйган да каплаган, ди!

— Акйолдыз тырнагына тырнагы гына охшаса да, фә рештә затыннан булыр. Исеме ничек?

— Аййолдыз, — дип шаштырдым мин, уйлап тор- мастан.

— Исемен арттырыбрак җ ибә ргә ннә р икә н җ ибә ­рү ен. Хә ер, анысын ү зе кушмаган инде. Дө ресен генә ә йткә ндә, Акйолдызга гомер буе сокланып туялмадым. Кү рә се иде, апасы ниндирә к икә н...

— Кү рми ни, кү рә без аны. Менә юнә еп аякка бас та...

— У-уф-ф! Юнә еп булмас инде.

— Бу зарың ны җ ил алсын, Талип агай. Монавы сабан туйлары алдыннан адә м чир хакында уйлармы? — дип, Вә летдин бө тенлә й икенче якка суктырырга кереш­те. — Ә ле мә йдан селкетеп биер кө нең алда. Менә син тү гә рә к уртасында, бер иелеп, бер чү геп, бер илереп, бер шымып, зыр ә йлә нә сең. Халык, гө ж килеп тамаша кыла, чә бекә й итә, кә пә ч чө я. Акйолдызлар, Аййолдызлар һ ә м башка йолдызлар, сокланып, хә йран калып, кү з ата сиң а. Син аның саен купшырак, аның саен дә ртлерә к, аның саен ө здереп басасың. Шундый ө здерә сең — их-ма! Ү зең ү к, чыдамый, такмак ә йтеп җ ибә рә сең:

Менгә н аты кире икә н, һ ай, кә рамә т ир икә н, — Тө шеп китсә, мә йданның Билен сыгып биер икә н... һ айт! һ айт! һ айт!

Талип калкынып куйды. Ул, чынлап та, авылның хә тә р такмакчысы, дан биючесе. Аң а торыр бү тә н адә м юк. Яшь чагында да шулай булган, ә ле дә ал бирми.

Вә летдин һ аман ү з ә ң гә мә сен дә вам итте:

— Хатын-кыз зарыгып, моң аеп кө тә: «Миң а килеп басса иде», «Мине чакырса иде» дип, тилмерә. Ә син кемгә килеп басарың ны алдан ук тө бә п куйгансың, һ ә м тыпырдатып килеп тә басасың. Нә къ ү зенә...

— Килен! —дип ярыйсы гына кычкырып чакырды Талип. Алгы ө йдә ге килен шунда ук йө гереп керде.

— Нә рсә, каенатам? — диде, борчылып.

— Кунакларның, килен, нә гызьлә ре, асыллары кил­гә н. Ә че балың ны мул гына сосып чыгар.

Килене уң ган икә н. «Ә » дигә нче ө стә л ө стенә зур яшел кә стрү л килеп утырды. Аның читен эчкә баткан уҗ ау [X] сабы тешлә п тора. Бизә кле савытлар тезелде. Вә летдин дү рт тустаганга да, уҗ ау белә н сосып, бал коеп чыкты.

— Сабан туйлары шә рә фенә алайса, — диде аякчы­быз. Бер савытны хуҗ асына сузды. Хуҗ а савытны алырга омтылды да кире дү нде:

— Җ ыелмас ризыкка кул тидерү хә рам, — диде. — Ә йдә гез, рә хим итегез.

Баллары эчә ргә җ иң ел булса да, куә тле иде. Беренче тустаган ук тамырларга йө герде. Икенчесе белә н ө чен­чесе йө рә кне җ илкендерде. Без эчкә нне Талип, хозур­ланып, карап утыра, ара-тирә кысташтыргалап та җ и­бә рә. Без инде бу ө йгә нигә килгә небезне дә онытып барабыз. Дү ртенче тустаган кү ң елгә моң китерде. Вә ­летдин, тың кышлыгын фашлый тө шеп, танау эченнә н җ ырлап җ ибә рде.

Ү скә н чакта бергә ү стек, Тал тамырлары кебек...

Ярты юлда аң а Насыйп иярде.

Ү скә ч кенә аерылыштык, Кош балалары кебек.

Мин җ ырламыйм. Кө ем юк. Тың лап кына утырам. Савытлар бер кү тә релде, бер тө ште. Җ ыр инде бө тен­лә й бә йдә н ычкынды. Ачык тә рә зә дә н чыгып, илгә таралды. Тың кыш булса да, Вә летдин моң лы ул. Җ ыр­лары да кү ң ел арбаткыч — бигрә к тә озын кө йгә җ ыр­лаганда.

Ө ннә ремдә кү реп туя алмыйм, Тө шлә ремә керче, җ анашым...

— Их, мандолина булса! — дип, мандолина чиерткә н хә рә кә т ясады Насыйп. — Ү зем уйнап, ү зем биер идем...

Ул юк бармаклары белә н юк мандолинаның кылла­рын тибрә теп алды. Мин дертлә п киттем. Элек аның уйнаганын кү ргә нем булмады, ә мма теге баеп кайткан •елны бик матур мандолинасы бар иде. Насыйп берничә тапкыр биергә омтылып карады, Вә летдин аң а ирек бирмә де, җ иң еннә н тартып туктатты. Ни дисә ң дә без бер аягы белә н гү рдә торган кеше белә н хушлашырга килгә нбез. Ә дә п кирә к.

Ө ченче кә стрү лне башлаганда, Талип инде ө р, -яң а соры пима кигә н аякларын караватыннан сә лендереп утыра иде. Ә ң гә мә бу чак сугыш хә ллә ре, фронт маҗ а­ралары, безнең солдатның тапкырлыгы, германның юнь- сезлеге турында бара иде. Талип ү зе дә беренче гер­ман сугышында байтак мылтык шартлаткан, байтак чолгау туздырган кеше. Аның гү ә рдин булып йө ргә нен бө т& н галә м белә. Ә ле дә анда гү ә рдинлек дә рте, гү ә р- динлек дә рманы кабынып китте:

— Юк, Вә летдин, германны сү з белә н бетереп таш­лама син. Ул юлә р тү гел, без башлырак. Ул кө чсез тү гел, без гайрә тле. Син германны чү пкә чыгарма, Вә ­летдин! Мин шуны җ иң еп гү ә рдин булганмын! Син дә гү ә рдин, бу да гү ә рдин, ә нә Насыйп та гү ә рдин. Куян аулап кем батырга чыккан? Аю еккан — шул ба­тыр!

— Гвардия, алга! —Насыйп, чә нчә бармаклы ку­лын югары чө еп, оран ташлады.

Моннан соң ә ң гә мә нең рә те китте. Без ө чебез дә, аягү рә басып, кочаклаштык. Аннан ары нә рсә лә р бул­ганы— тө штә кебек кенә. Тегелә р, Талип каршысына басып җ ырлаган соң гы җ ырның яртысын шулай да хә терлим.

Ә җ ә лгә дару бар икә н, Мә хә ббә ткә бар микә н?

Янә шунысы исемдә. Без чыгып киткә ндә, Талип кычкырып калды:

— һ ай фартауай да егетлә р икә нсез! Сезнең белә н бер утырулары бер гомер!!

Без чыкканда, Талип ө е турында урамда халык гө ж


килә иде. Ә ллә кө лә лә р, ә ллә елыйлар — ачык кына, ө зеп кенә ә йтә алмыйм. Торганы белә н бер тамаша! Кә мит!

Талип артыннан куа чыккан кара фә рман ун елдан артык кайдадыр адашып йө рде. Бу арада авылда бе­ренче булып электр утын аның ө ендә Вә летдин ү зе ка­бызды. Мә йданнарда ул дә ртлә неп биегә ндә халык, ә ү ­вә лгечә хә йран калып, хуплап торды. Акйолдызның апасы Мә ргубә не (исеме шулай тоныграк булып чыкты) аң а нык кына димлә п карадылар. Кү ң еле ятмады, тырна­гы гына да Акйолдызга тартмаган булып чыкты шул. Сө ймә гә нгә сө йкә лмә де ул. Соң гы ызанына кадә р ял­гыз атлап килде.

... Ә Дим аша таш кү пер ә ле булса салына. Кемнә р­нең дер уенда, ө метендә, телендә салына ул. Ансыз дө нья бармый...

Безне ((мә ң гелә штерә лә р))

Каладан килгә н ү тә елгыр фотограф Кече инә ем белә н икебезне авыл читендә ге иң калку җ ирдә зур яссы таш ө стенә китереп утыртты: «Ү зегезнең да­ныгызга авылыгызның кү ркә м кү ренешлә рен кушып, илгә чә чә чә кбез. Кайсы гына якка карама — хозурлык. Мә ң гелә штерү не ү зе сорап тора. Тө сле фото уйлап чы­гарган адә мгә рә хмә тлә р яусын. Шушы матурлыкны чү мереп кенә ала бит ул — тө сле фото... »—дип арлы- бирле сугылды.

Без бу якны Тау арты дип йө ртә без. Тау артының биек тү бә сенә менеп бас та башың ны борып кына бер байкай чык, җ иһ анның дү рт тарафы синең аяк астың ­да булачак. Шуң а кү рә безнең авылныкылар, бишек­тә н тө шеп тә пи баскач та, Җ ир шарының зурлыгын ү з кү злә ре белә н кү реп ү сә. Уң га баксаң, елтырап яткан Димне, су аръягындагы зә ң гә р ү рлә рне кү рә сең, чак кына борылсаң, Ар басулары җ ә елеп китә, тегендә рә к Сайран авылының ә рә мә леге калкып чыга. Башың ны сулгарак каерсаң, Бә рсү ә н буйлары, Айгалыш урман­нары сине чакыра башлый. Кинә т артка ә йлә ндең ме — ап-ак тау башында ап-ак кала — Уфа балкый. Мин кояшлы кө нне ә йтә м. Болытлы кө ндә дө ньяның чырае кача, тыны кысыла. Ул синнә н ятсынгансыман кү ренә. Ә аяз кө нне ү зе, атылып, кочагың а килеп керә. Ә йткә ­немчә, галә мнең Келә штә н башланып Келә штә бетү ен без кү реп ү сә без, кү реп ү лә без.

Җ ә й яң а башлана гына. Ә ле аяз кө нне монар кап­лап тоныкландырмый. Җ ирнең яшеллеге — тик яшел генә, кү кнең зә ң гә рлеге — тик зә ң гә р генә.

— Сез утырыгыз, сө йлә шегез, хә терлә гез, уйланы­гыз, — диде фотограф. — Мин ү з эшемне эшлә рмен. Ми­ң а игътибар итмә гез.

Итмә ссең игътибар, ә йтерсең, ул чебен. Чебенгә дә игътибар итми булмый. Ә Кече инә ем, чынлап та, без­нең тирә дә ө тә лә неп йө ргә н кешене шә йлә ми дә ши­келле. Кыя башына кунган ана бө ркет тө сле, ү зенең туксан еллык гомере тү бә сендә тыныч утырып тора. Башын җ ай гына борып, туган туфрагының тө бә клә рен, юлларын, чокырларын, урманнарын, кырларын бар­лый. һ ә ммә се дә тө гә л, һ ә ммә се дә ү з урынында булуга ул риза. Димә к, дө ньяны миң а бө тен кө е калдыра. Ул минем аркамнан кагып куя. Бу инде: «Шуларның һ ә ммә сен дә сиң а ышанып тапшырам», — дигә н сү з була. Эш кушканда, йомыш йө клә ткә ндә, ул гомер бакый шулай аркамнан кага торган булды. Моны ул Олы инә емнә н отып алган иде. Эле-е-ек без ө чә ү чак­та — Олы инә ем ә -ә -нә теге таш койма эченә кү чеп китмә с борын мин җ анымны ө лешлә ргә бү лгә лә ми идем. Ә теге ак җ иргә кара кар яуган кө ндә җ аным, шартлап, уртага ярылды. Кү п заманнар ү ткә ч кенә яң адан ялганды, ә мма җ ө й калды. Мин бары Кече инә - емнең генә улы булып китә алмадым. Моны ул сизсә дә, сизмә мешкә салышты. Киресенчә, минем кү ң елемне кү рер ө чен, җ ае чыккан саен, Олы инә емне олылап телгә ала. Ө ч-дү рт ел тышында гына ә ле миң а шундый зур сү з ә йтте: «Шушы яшемә җ итеп, синең Олы инә ең - нә н дә шә фкатьлерә к, акыллырак кеше кү рмә дем. Нә р­сә эшлә п ә тиең аны тиң сенмә гә ндер инде? Ә гә р аның мондый ук икә нен алдан белгә н булсам, ә тиең ә чыгар башым юк иде. Бер уйласаң, бә лкем, мин дә аң а тө с бирмә гә нмендер... » Кече инә емнең бу сү злә ре миң а шу­шы китапны яза башларга хокук бирде. Димә к, кө ндә ­ше турындагы минем яхшы сү злә рем аны рә нҗ етмә я­чә к. Яшьрә к чакта ул ифрат гарьчел, ифрат нечкә кү ­ң елле иде. Кү з яше дә керфек очына гына эленеп тора иде. Кайгысы ишә йгә н саен, сабырлыгы арта барды. Башта Олы инә ем аны бө тенлә йгә ү з урынына кал­дырып китеп, гамен арттырды, кү п тә ү тми гарьчел Мортаза агаем, урам сугышында тукмалудан манты- мый, вафат булды. Кече инә ем бу кайгыларны авыр да, сабыр да кичерде. Аннан сугыш. Сә лих агаем, Иль­яс энем, мин — ө чебез дә яуга киттек. Агаем авыр яра­лар алып кайтты. Шул яралар аны сугыш басылгач алып та китте. Шушы ук заманда ә тием дө нья куйды. Бу җ еназаларның бө тенесе дә Кече инә емнең бердә н­бер йө рә ге аша узды. Ә йе, хә срә тлә р уза торды, ул һ аман ныгый барды.

Кече инә емнең кү з карашы таш зиратка тукталды. Тукталмаслык та тү гел шул. Аның ыру агачы инде дү ртенче буынга сикерде. Ә корыган тамырлар, сынган ботаклар кү пме! Унө ч баланың унысы да ә нә шул таш койма эчендә ге яшел чирә м астында. Бө тенесен дә хә терли китсә ң... Инә ем эндә шми. Мө гаен, хә терлә ү лә р­гә бирелгә ндер. Менә, Назияз кү пере ягына ә йлә неп, ияге белә н ымлап куйды:

— Сине мин гел югалтып җ ә фаландым... Беренче, тапкыр, ә ле кул баласы чагында, Кара Якуптан ку- пактам кайтышлый Назияз буенда тө шереп калдырган идем. Мин оеп барганмындыр, ахрысы; кү пер тө бен­дә чана салулап киткә н дә син юрганың а тө релгә н кө е очып тө шеп калгансың. Юклыгың ны капка тө бенә кң - леп туктагач кына белдек. Атны борып, кире чаптык. Ярый тө н айлы иде. Юлдан ә ллә кайда читтә тә гә рә п ята идең. Уянмагансың да хә тта. Олы инә ең нә н яшер­дек бу хә лне... Уракка алып барсак, арыш эченә кереп адаштың, печә нгә алып барсак, урман арасына кереп югалдың. Чишмә сабан туенда кә митчелә ргә ияреп юк булдың... Танавың а ис керә башлагач, браматта йө реп олактың, сугышын ә йтмим дә инде — я хә бә рсез за­рыктырдың, я ү ле хә бә рең килде... Тө шлә ремдә ә ле булса сине югалтам да котларым очып уянам.

Мин аны юатмыйм. Чө нки моннан соң да, югалмам дип вә гъдә итә алмыйм. Юлларда ә ле дә бит сикә лтә ­лә р, салулар бар. Берсендә очып тө штең калдың булыр.

Аның теле ачылып киткә ндә, мин бү лдермә скә ты­рышам. Ү зенә кирә ген ялгар да янә тезә р. Ә йе, ялгап алып китте.

— Ә нә теге тирә н чокырны тө шеп бу якка кү тә рел­гә ндә, синең ә тиең белә н тә ү тапкыр йө згә -йө з очраш­тык. Ул чакта мин утыз яшьлек тол хатын идем. Ү зе­безнең урам бичә лә ре белә н, тугайда тал кайрысы сы­дырып, зур-зур бә йлә м кайры кү тә реп кайтып килә идек. (Ул заман, язга чыксак, бө тен урамыбыз белә н кайры сыдыра идек. Вә ликә й бай бә йлә менә унбиш- егерме тиен бирә. Шуң а ризабыз инде. ) Шушы ү рдә генә кара ат атланган ә тиең җ илдереп куып җ итте. Мин аны былтыр Ильяс мә зиннә рдә урак ө мә сендә кү ргә н идем. Ә мма сү з катышмадык. Ә ле, аз гына уза биреп, атын шып туктатты да илдә булмаган хә тә р тә вә ккә ллек кү р­сә тте. Мин, котым очып, курыктым да, сокландым да моң а. Кү пме кеше алдында ят хатынга кө пә -кө ндез ә мер бирде бу:

— Вазифа, арткарак кал ә ле чак кына. Сө йлә шә се:


сү з бар! —дип боерды. Ә мма тавышы ягымлы иде. Мин, каушап, юлдаш бичә лә ремә карадым. Арабызда иң кыю исә плә нгә н Ямал киң ә ш бирде:

— Нигә, кал! Тотып ашамас ә ле.

Мин туктамадым. Иптә шлә ремә иярә бирдем. Ә ти­ең, таш сын тө сле, кымшанмыйча ат ө стендә утырып калды. Бераз атлагач, минем аякларым тың ламас булды, тыным кысыла башлады, йө рә к тибешем чигә мә сугарга кереште. Алдымдагы ү р текә кыяга ә йлә нде. Бара алмыйм. Кайры бә йлә ме, җ илкә мә басып, мине җ иргә бө гә. Туктадым. Шунда ук тояк тавышы мине куып җ итте.

— Бир, кайрың ны ияр алдына салыйм.

Мин карыштым. «Ү зем... »—дигә н булдым.

— Бир! — янә боерды ул. — Сө йлә шергә кирә к. Син йө к кү тә реп барганда, мин ничек сө йлә шим?

Минем ризалыкны кө теп тормый, иң башымдагы йө ­гемне иелеп алып, ияр кашына салды. Мондый чая ир­не тә ү тапкыр кү рә м, ә мма аның чаялыгы мине кимсет­ми. Шулай да зиһ енем таралып тө ште. Тик аның чал ке­рә башлаган тү гә рә к сакалын гына шә йлим. Ничә лә рдә бар икә н?

Сү з башламыйча байтак бардык.

— Минем ә ле синең тавышың ны да ишеткә нем юк... Ә кү ң елем кү птә н синдә, — диде ул тыныч кына. — Ми­нем тормышымны, булмышымны белә сең дер. Бер авыл­да яшибез бит. Ә ле яз. Җ ә й буе уйла. Ризалыкка иша­рә ң булса, яучы җ ибә рермен. Бу адымны мин гомер ит­кә н кешемнең фатихасыннан тыш ясамыйм. Кабатлап ә йтә м, миң а яшь бичә кирә к булган ө чен генә сү з кат­мыйм. Син кү ң елемә кердең, — ул кө лемсерә п куйды. — Мә хә ббә т дип ә йтсә м, минем яшьтә ге кешегә оят булыр. Кырык тугыздамын мин.

Мин авыз ачып эндә шмә дем. Оялдым да, куандым да. Оялмасам да, ни ә йтер идем соң? Шулай атлы-җ ә яү ле Гө бернатыр урамына килеп кердек.

— йө гең не ә тиең нә р курасына ташлап китә рмен, — диде ул.

— Юк, рә хмә т. Ү земә бир, — дидем. Ул тың лады. Йө гемне янә иң башыма салдым. Иң башымда кайры бә йлә ме тү гел, аккош мамыгы иде. йө гем җ иргә бас­мый, һ авага кү тә рә. Менә кайсылай билә де кү ң елемне синең ә тиең. Ү зе атының муенын каерып борды да кире артына торып чапты. Кү п тә ү тми, Олы инә ең бик ыша­нычлы кеше аша миң а фатихасын җ ибә рде...

... Фотограф, ә ле уң га, ә ле сулга чыгып, ә ле каршы- га басып, я иелеп, я чү гә лә п, я җ иргә ятып, шылт та шалт аппаратын шылтлатты. Кече инә ем моны игъти­барсыз калдырмады, тә ү дә ү к башындагы яулыгын тө зә т­те, кү лмә к итә гендә ге сырларны кулы белә н сыйпап куйды. «Ә тиең мә рхү м белә н бер генә тапкыр да кар­точкага тө шмә дек. Шуң а ү кенә м», — диде ул ү з-ү зенә. Фотограф вә гъдә сендә торды, безнең сү згә кысылмады. Ә мма байтак йончытты. Аягү рә бастырып та, атлап барган кө е дә тө шерде. Кешенең эше шул булгач, без сукранмадык, кү ндек.

— Җ иребезне зурлавың ө чен рә хмә т, улым, — диде Кече инә ем. Ә Кеше гомере ул... Синең бер шылтлатуың ни, минем туксан ел гомерем ни — барыбер.

Фотограф, җ иребезне, ү зебезне «мә ң гелә штереп» ү з юлына китте. Без Кече инә ем белә н кайчандыр һ ә ркай- сыбыз ү з нә ү бә тендә ялан тә пи йө гергә н тузанлы тар сукмак буйлап Мө кеш чишмә сенә таба атладык. Шушы чишмә нең салкын суын, учыбызга алып, уртлыйсы кил­де. Сусаудан тү гел, телә ктә н. Шулай икә ү лә п бү тә нчә ә ллә килеп була, ә ллә юк.

Сукмак тузанында имә н яфрагы зурлыгы гына эзлә р калдырып, ике пар ялан тә пи тү бә н таба чишмә ягына йө гергә н. Кү рә сең, бездә н ө лгеррә клә р дә бар икә н...


Ак кар ө стендә кара кү мерлә р

Туксанның естенә чыккан Кече инә ем бер иртә дә ү тә боек кү ренде. Мин хә л-ә хвә л сорашкач, «имин» диде, хә тта елмайган да булды. Лә кин бары­бер аның кү ң еле сү рә н иде. Ныклап тө пченә торгач, ә йтеп бирде:

— Бү ген таң да мин еладым, — диде.

— Нигә еладың?

— Болай гына... Картлык исә рлегедер инде.

Анасының кү з яшьлә ренә карата улның битараф калуы мө мкин тү гел; ә гә р ә нисе туксанны узган, ә улы алтмышны куып барган булса, — бигрә к тә.

Мин кайта-кайта сораштым:

— Ә ллә рә нҗ еттелә рме? Ә ллә чирең не яшерә сең ме?



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.