Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Халисә Ширмән. КОМ ДӘРЬЯСЫ



Халисә Ширмә н

КОМ ДӘ РЬЯСЫ

(Ерак ком чү ллә рен кичеп, җ иң ү не якынайткан Бө ек Ватан сугышы ветераны, олы йө рә кле Остазым Вахит ага Хаковка багышлыйм)

Ачык тә рә зә дә н искә н җ ил ап-ак пә рдә лә ргә кагылып ү тә дә, якында гына язып утырган профессорның чал чә члә рен иркә ли, ө стә л ө стендә ге серле тамгалар тө шкә н кә газьлә рен кымшата. Тыгыз, кайнар, беркадә р дымлырак июль җ иле. Идел ярындагы шактый зур арага җ ә елгә н комлыктан исә. Ял йортының тә рә зә лә ре ә нә шул комлыкка – кө ньяк-кө нчыгышка караган. Идел бераз ерактарак урнашкангамы, ә ллә ял итү челә рнең кү бесе олы яшьтә булгангамы, биредә кызынучылар кү п тү гел. Гадә ттә ге ыгы-зыгы, чыр-чу ишетелми. Һ авага җ ә йге челлә гә хас зең лә ү эленгә н. Профессор, яр буйлап сузылган саргылт-кө рә н ком тауларына, бераз уң дарак офыкка тоташкан зә ң гә р киң леккә – Иделгә карап ала да, тагы алдында яткан рун язулы кә газьлә ргә текә лә, лә кин иелгә н-бө гелгә н, нә рсә дер эшлә гә н адә мчеклә ргә охшаган бу билгелә р кинә т кенә сикерешә, бер-берсен куа башлыйлар. Биткә тагы кайнар җ ил килеп бә релә. Аһ, бу кайнарлык! Ү зә ккә ү тә, нә рсә недер искә тө шерә, йө рә кне авырттыра... Кү злә р, кә газьдә н аерылып, тагы тә рә зә дә ге манзарага тө бә лә лә р. Юк, комлыкка да, Иделдә җ илфердә гә н ак җ илкә нгә дә, һ авага эленгә н зә ң гә р рә шә гә дә игътибар итмичә, каядыр бик еракка текә лә лә р, вакыт томаны аркылы ү теп, хә тер катламнары арасыннан нә рсә дер кү злилә р сыман...

... Баш ө стендә җ ә һ ә ннә м уты кебек кыздырган кояш гү я кинә т кенә ап-ак тө скә керде, шартлап ярылды да, мең лә гә н ак шарларга туракланды. Шарларның һ ә рберсе җ иргә – тө рле яклап офыкны иң лә гә н чү лгә сикерде, тү зеп булмаслык кайнарлык бө ркеп, тирә -якта биешә башлады. Икенче кө н авызларына бер тамчы су капмыйча чү лдә н атлаган 1074 полк солдатлары барысы да шул ак шарларга ә верелделә р... Алда-артта, уң да-сулда – ак шарлар... Тирә -яктагы ком таулары кызгылт-сарыдан аксыл-сары тө скә кү чте. Плазма тө се. Кайнарлык. Хә лсез генә типкә н йө рә клә р: «Кы-зу... кы-зу... Су... Су... » дип тибә сыман. Вахит, чатнап ярылган, канаган иреннә рен чак кыймылдатып, тамак кырмакчы булды, лә кин тавышы чыкмады, тешлә р арасына тулган ком бө ртеклә ре шыгырдады да, бү рә нә дә й шешенгә н тел кымшанып куйды. Берни тоймаган аяклар бушка ә йлә нгә н кү чә р шикелле, комда таеп-таеп китә лә р. Алда да, янда да солдатларның тоздан агарып каткан гимнастеркалары, җ илдә чайкалган керлә р кебек, салмак кына чайкалалар. Чү л ө рә клә ре диярсең. Гоби чү ленең нә къ уртасында алар бү ген. Тирә -якта мең лә гә н чакрымга сузылган, сусыз, коры ком таулары. Җ ан ачысы белә н казылган коелардан су чыкмый. Булганнарын дошман агулап киткә н. Су ташырга тиешле машиналарның беришесе юлда ягулыксыз утырып калды, кайберлә ре суларын инде кү птә н ө лә шеп бетереп, килә се чыганакка кадә р колонна артыннан буш килеш ө стерә лә. Су! Кайда, кайда ул бормаланып аккан Зө янең кө мештә й саф сулары? Кайда соң Кү зби авылы чишмә лә ре? Юк, кө мештә й су кирә кми солдатка, болганчык, язгы ташу суыдай булсын, тик су булсын иде!.. Их, кадерен белер иде! Кинә т Вахитның колагына алда су чылтыраганы ишетелгә н кебек булды. Шарлавыктан агып тө шкә н, шаулап аккан су тавышы. Менә тагы кабатланды. Вахит, «Саташаммы ә ллә? » дигә ндә й, ирексездә н башын чайкап куйды, рә химсез кояш яктысына кысылган кү злә рен тутырыбрак ачып, иптә шлә ренең җ илкә се аша алга карады. Колонна башында баручы солдатларның рә тлә ре буталган, ниндидер тә ртипсезлек килеп чыккан иде. Берничә солдат туктап калган, уртадагы берсе башын артка ташлаган да, керылып-каерылып шаркылдап кө лә. Якындагы ике иптә ше аның белә клә реннә н тотып, читкә сө йрә мә кче булалар. Бераз якынлашкач, Вахит кө лү чене танып та алды: аларның отделениясенә Керуленда гына килеп кушылган япь-яшь егет Иван Домбровский иде бу. Иванны колоннадан читкә чыгарганнар, биштә ре, плащ-палатка белә н винтовкасы рота командиры кулында. Йө гереп яннарына табиб килеп җ итте. Берни дә шми генә Иванны чү гә лә п утырган җ иреннә н торгызып, колонна ахырына таба алып киттелә р. Солдатның табибка еламсырап ә йткә н сү злә ре ишетелеп калды: «Мунчаны эссе якканнар… Ә нигә ә йтегез, самовар куйсын… Ванюшаның эчә се килә, диегез…»

Колоннада чыш-пыш китте. Кү п фаҗ игалә р кү ргә н сугышчылар хә лсезрә к атлаган, яралы иптә шлә ренең егылып, ү леп калуларына кү негә башлаган булсалар да, акылдан язу очрагы бу юлда беренчесе иде. Башлар иелде, болай да кө ч-хә л белә н атлаган солдатларның кү ң еленә шом тө ште. Моны рота командиры да сизде булса кирә к, шунда ук кемгә дер фамилиясен ә йтеп, «Запе-вай! » дип кычкырды. Алгы рә тлә рдә н берә ү карлыккан кү крә к тавышы белә н җ ыр суза башлады:

 

 

Вставай, страна огромная,

Вставай на смертный бой!

С фашисткой силой темною,

С проклятою ордой!

Кайда гына, нинди генә телдә яң гырамасын, кү мә к җ ырның беркем, бернә рсә сындыра алмас кө ч-куә те бар. Моң йө рә кнең нә къ уртасына, кү ң елнең иң тү ренә ү теп керә, кан тамырлары аша тә ннең бө тен кү зә нә клә ренә тарала, ә ллә кайларда, галимнә рнең кү зеннә н бик ерак яшеренгә н урыннардагы резерв энергияне эшкә җ игә. Бу юлы да бө крә йгә н җ илкә лә р кинә т тураеп киткә ндә й булды, куллар агарганчы винтовка каешын кысты, кояштан, мә рхә мә тсез комнан кысылып беткә н кү злә рдә нә фрә т уты җ емелдә де. Кипкә н тамакларны кыргалап, чатнаган иреннә рне кө ч-хә л белә н ачып, хә лсез тавышлар җ ырның кушымтасын кү тә реп алдылар:

 

Пусть ярость благородная

Вскипает как волна.

Идет война народная,

Священная война!..

... Ниһ аять, 50 чакрым җ ир узып, кө н кичкә авышкач, чү л уртасында адашып калган, беркадә р яшел ү зә нлекне хә терлә ткә н уйсулыкка килеп чыктылар. Алдарак кузгалган су эзлә ргә тиешле подразделениелә р инде берничә урында кое казып куйганнар иде. Колоннада: «Су! Су! » дигә н тавышлар ишетелде. Ул да булмады, җ ыр башлаган егет, бө тен дө ньяны яң гыратып: «Егетлә р! Су табылган! Су! Яшибез болай булгач! » дип кычкырып җ ибә рде. Шуны гына кө ткә н кебек, колонна, аяклардагы авырлыкны, тә ндә ге хә лсезлекне онытып, калкулык башыннан ташкын булып ү зә нгә ыргылды. Ә йтерсең, кыш буе җ ыелган боз астында язгы ташкын кайнап-гө рлә п торды да, буаны ерып, ү зә нлеккә җ ә елде. Ә мма ни гаҗ ә п! Солдатларны кое янына якын да җ ибә рмә делә р. Тә ртипкә чакырып, һ авага аткан тавышлар яң гырады. Ниһ аять, солдатларның һ ә ркайсысы ү з урыннарына урнашып, тынып калгач, «Утырырга! » дигә н боерык булды. Дивизия командиры бү ген беренче мә ртә бә утырып ял иткә н солдатлар алдында чыгыш ясады.

– Иптә шлә р! Бө ркетлә р! – диде ул бераз карлыккан, грузин акценты ачык ишетелгә н тавыш белә н. – Сез кө нгә илле-алтмыш чакрым юл ү тә сез. Бу батырлык. Без чү лне җ иң дек диярлек –Хинган тауларына ике кө н юл калды. Бу юлны да ү тә р ө чен безгә нә рсә кирә к?

Солдатлар арасында кайтаваз булып:

– Су! Су! – дигә н тавышлар яң гырады.

– Ә йе, иптә шлә р, су. Моң а кадә р безгә дошман агулап киткә н коелар гына очрады. Лә кин безнең саперлар алга китеп, кое казыдылар, су таптылар. Без чү лне узарга тиешбез, Кытайның азатлык армиясенә кушылу ө чен бик тиз узарга тиешбез. Мин шиклә нмим: Европадагы миллионлаган Совет солдаты кебек, без дә ү зебезнең бурычыбызны ү тә рбез. Халкыбыз безнең походны легенда итеп сө йлә р…

…Суны башта солдат кружкалары белә н генә ө лә штелә р. Вахит кружкасын ике куллап тоткан хә лдә иреннә ренә якын китерде, шулай да берара тыелып, савыт эчендә чайкалган суга текә лде. Менә ул, тормышның нигезе. Никадә р гади һ ә м никадә р бө ек. Ә гә р язмыш аны Гоби чү ленә китереп ташламаса, бә лки, ул бу турыда уйлап та карамас иде. Кү зби авылы чишмә се суы белә н чә й кайнатып, Зө я суын колачлап йө зеп уйнар иде, ә кайдадыр, җ ир шарының икенче бер урынында суга тилмерә лә р дип башына да килмә с иде. Бу су да шулкадә р чиста, шулкадә р салкын, хә тта чү л эченнә н чыккан дип уйламассың да. Һ ә м шулкадә р … тә мле. Вахит йотлыга-йотлыга суны эчеп бетергә нен сизми дә калды. Кинә т башы ә йлә неп китте, кү з аллары караң гыланды. Якында гына рота командирының тавышы ишетелде:

– Тү зегез инде, бә гырькә йлә р, кисә ктә н эчә ргә ярамый бит, аң лагыз, зинһ ар… Куалап килгә н атка су эчермилә р, белә сез бит инде…

Чыннан да, ашказанына да тө шеп җ итмә гә н бер йотым судан хә л кергә н кебек булды. Солдатлар палаткалар корды, портянкаларын чишеп, кыршалудан канга баткан аякларын ял иттерделә р. Бераздан соң (бу юлы инде флягаларны тутырып) тагын су бирделә р, поход кухнясында тә мле ислә р аң кытып, ботка пеште. «Тө нгелеккә привалга монда калабыз» дигә н хә бә рне ишеткә ч, дө нья бө тенлә й ямьлә неп китте.

... Гаҗ ә п хә л, чү лдә караң гы тиз тө шә. Гү я кояш кө не буе кү ктә бар җ егә ренә кайнар нурларын сибә -сибә дә, кич авышкач, «Туйдым сездә н – яндырдым-яндырдым, барыбер яндырып бетерә алмадым» дигә ндә й ачуланып, бик тиз генә офык артына тө шеп югала. Шул мизгелдә ү к җ ир йө зен караң гылык баса, чү л ниндидер серле дә, шомлы да тынлыкка чума. Биредә хә тта шакаллар да уламый. Юкка гына Гоби чү лен кытайлылар «ү лем чү ле» («Шамо») дип атамаганнар, кү рә сең.

... Иптә шлә ре кү птә н инде изрә п йоклыйлар, ә Вахитның кү зенә йокы эленми. Баян-Тө мә ндә дә шулай булган иде. Ул вакытта ком бураныннан сакланып, землянкаларга кереп яттылар. Кө не буе окоп казып хә лдә н тайган солдатлар кү злә рен йомуга йокыга талалар, ә Вахит һ аман йокыга китә алмый, уйланып ята. Ком бураны землянка тү бә сенә кантарлар ата, шаулый, гө рселди, ә ллә нинди ят тавышлар чыгара. Мондый һ авада сакта торучы солдатларның эше харап. Кызык, татар халкы «Ком бураны» җ ырын каян алып җ ырлый икә н? Яшеллеккә кү мелгә н Идел буена каян килсен ком бураны? Вахит эченнә н генә кө йлә п тә ала:

 

– Ком бураны каты була,

Каты булса җ ил кө че,

Без бураннар туздырабыз

Кө рә шкә ндә ил ө чен.

Ул хезмә т иткә н полкта татар егетлә ре бик кү п. Барысы да, ү зе кебек ү к, унҗ иде-унсигез яшьлек, кү птә н тү гел генә ат җ игеп, ә тилә ре урынына иген ү стереп, яланаяк сука тотып, буразна сызып йө ргә н малай-шалайлар. Монголия җ иренә аяк баскач, аларга борынгы тө рки халыкларның тарихы турында сө йлә гә ннә р иде, ә Баян-Тө мә ндә саклана торган ташъязмаларны караганда хә тта сугыш мә хшә ре берара онытылган кебек булды. Ниндидер серле билгелә р чокылган бу шактый зур ташлар Вахитның кү ң елен сихерлә де, кинә т кенә ул дө ньда Кү зби авылының яшел урман аланнарыннан, Зө я суының тын борылмаларыннан кала кеше кулы тимә гә н башка бик кү п серле урыннар, бик кү п халыклар, ачыкланмаган тарихлар, укылмаган язулар барлыгын кү ң еленнә н ү ткә ргә ндә й булды. Тарих һ ә м сугыш. Сугыш һ ә м тарих. Менә, унбиш гасыр элек булган сугышларны тө рки бабайлар ничек мә ң гелә штергә ннә р. «Кө рир кө зим кө рмә стә г, билир билигим билмә стә г болты... ө зим сакынтым». Тукта, бу бит татарча диярлек. Баксаң, борынгы һ уннар да безнең чә сө йлә шкә ннә р, хә тта безнең чә уйлаганнар – сагышу-сагышларын белдергә ннә р икә н бит. Нигә дип, кемгә дип шундый зур ташларга язулар уеп калдырганнар соң алар? Ни турында хә бә р итмә кче булганнар? Их, укыйсы иде шул билгелә рне, белә се иде мә гънә лә рен...

... Ниһ аять, чү л тынлыгы Вахитның уйларын тә ртипкә китерде. Кү з кабаклары авырайды, керфеклә р, ү злә рен чолгап алган йокы пә рдә сен кү тә рә алмый, ә крен генә аска шуыштылар. Солдат татлы да, газаплы да йокыга чумды. Тө шендә ул бер генә сурә т кү рде: киң дала уртасында зур яссы таш, янында кулына сө ң ге тоткан, кө бә кү лмә к, очлы башлыктан, озын кара чә члә рен толымнарга ү реп салган Тө рки баба. Туп-туры Вахитка текә лгә н кү з карашы бераз моң сурак та, сынаучан да. Кысылган иреннә ренә, кырыс йө зенә дала җ иллә ре ә йтелмә гә н ниндидер мә ң гелек сорау уйганнар... Без кем идек, нинди халык идек, хә зер кайда соң без? – дип ә йтә ме? Сорауны һ ә ркем ү зенчә аң лый, ү зенчә укый...

... Профессорны сискә ндереп, ө стә лдә телефон чылтырады. Казаннан шалтыраталар. Иртә гә мә ркә зебездә бө тендө нья татарларының беренче конгрессы ачыла, ул анда доклад белә н чыгыш ясарга тиеш. Юк, онытмаган профессор, гомерен татар теле тарихын ө йрә нү гә багышлаган галим ничек бу турыда онытсын инде. Профессор, ө стә лдә ге рун язулы кә газьлә рен җ ыештырып, иртә дә н бирле ачык торган тә рә зә янына килде. Кө н сиздермичә генә кичкә авышкан. Хә тер дулкыннарын кузгаткан кайнар июль җ иле сү релгә н, тынган. Кояш, кызарган йө зен болытлар белә н каплаштыргалап, офыкка тө шеп бара. Җ ир йө зенә ә крен генә караң гылык иң ә. Еракта-еракта, су белә н офык тоташкан урында, баеп барган кояшның соң гы нурлары су ө стендә эленеп калган. Кү пне кү ргә н чал Идел тын. Татар кояшы, синең баюың тү гелме бу?! Иртә гә чыгарсың мы син? Ә ллә инде бө тен дө ньяга нур сипкә н данлы, шанлы вакытларың ны гасырлар тирә нлегенә кү меп китү ең ме? Кояш дә шми. Кырыс карашлы Тө рки баба дә шми. Ә профессорны шул сораулар борчыйлар да борчыйлар...

Халисә ШИРМӘ Н

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.