Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Эзлекле тәрбия эше



Эзлекле тәрбия эше

Шәрәфетдинова Гүзәлия Фәнис кызы,

Мөслим районы Мөслим авылы «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе

Балага белем бирү, аны шәхес итеп тәрбияләү балалар бакчасына кабул иткән көннән башлана.

Биш ел элек яшь ярымлык балаларны җыеп төркем тупладым. Аларның  күбесе сөйләшә, ныклап тәпи дә йөри белмиләр иде. Менә шул нарасыйлар, үсеп, зурлар төркеменә җитте. Мин аларга сокланып туя алмыйм. Алар үз-үзләренә хезмәт күрсәтә, матур, төгәл җөмләләр белән сөйләшә, эзлекле итеп уен оештыра, дус, тату уйный, игътибар белән тыңлый, уйлап җавап бирә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, бии, җырлый, рәсем ясый беләләр. Һәрберсе үз-үзләренә ышанган, физик яктан нык, сәламәт мөстәкыйль фикер йөртә белә торган шәхес булып җитешерләр дип өметләнәм.

Менә шушыларның барсына ирешү өчен күпме тырышлык, сабырлык, күпме хезмәт куелган! Көнне көнгә, айны айга, елны елга ялгап, яңа адым, яңа эз ясалган, эзлекле юл үтелгән.  

Тәрбия процессында үземнең эш юнәлешем итеп «Кече яшьтән экологик тәрбия бирү» темасын алдым.

Мин балаларны табигатьне сакларга, җир-суны пычратмаска, яшеллекне сакларга, җан ияләрен рәнҗетмәскә, табигатьтә үзләрен чын хуҗаларча тотарга ныклап өйрәтәм. Шуларны өйрәтү максатыннан бик күп еллар балаларга экологик тәрбия бирүче С.Н.Николаеваның «Яшь эколог» программасы белән эшлим. Бу программа балаларга яшәү мохите турында тирән белем бирә. Билгеле, балаларга ныклы экологик тәрбия биреп кенә калмый, галәмнең күренә торган өлеше, күк җисемнәре белән дә таныштыра. Балаларның табигатькә карата мәхәббәтләрен, белемнәрен киңрәк арттырасым, җир планетасының хуҗалары буласыларын кечкенәдән үк төшендерәсем килә.

Төркемдә экологик тәрбия бирү эшенә нык игътибар итәм, үземнең алга зур бурыч куеп, эшне планлы рәвештә алып барам. Балаларның сәламәтлеге, яшәеше турыдан-туры әйләнә-тирә мохиткә бәйле. Шушыларны искә алып, мин балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, махсус экологик тәрбия бирү буенча еллык эш планнары төзедем.

Бала, иң беренче чиратта, үзе яшәгән төбәкнең экологик хәлен белергә тиеш, шуның өчен дә зурлар төркемнәрендә һәр ел фасылында Ык елгасына экскурсияләр оештырабыз. Балалар елганың төрле халәтен күзәтәләр. Күзәтүдән тыш, Ык елгасы буенда хезмәт тә оештырыла, елга буендагы чүпләр җыела. Күзәтү, хезмәтләр аша балалар табигатьнең чисталыгын сакларга, матурлыгын күрә белергә өйрәнәләр. Һәр ел фасылын зур оешканлык белән каршы алабыз. Мәсәлән, язны каршы алганда кошларга ата-аналар ярдәме белән оялар ясатабыз. Саф һавага чыккач, хезмәт өлешендә иске ояларны чистартабыз. Җәйне каршы алганда хезмәт участогында балалар белән яшелчәләр, чәчәкләр утыртабыз. Көзге айларда тәҗрибә участоганнан чәчәк орлыклары, яфраклар җыябыз. Салкын кышны каршы алганда кошларга җимнәр салыр өчен җимлекләр ясыйбыз, агачларны салкыннан саклар өчен аларның өсләренә кар өябез.

Көннән-көн белемнәрен арттырып, тулыландырып, елдан-ел алга атлап зур уңышларга ирештек. Төркем балалары күпкырлы үсеш алдылар. Экологик тәрбия юнәлешендә белемнәренең никадәр тирән, киң икәнен зурлар төркемендә үткәргән «Без-табигать балалары» дип аталган КВН күрсәтте. Туплаган белемнәрен «Ачык ишекләр көнен»дә исбатладылар. Математика һәм рус теле шөгыльләрен карагач, балалар мактау сүзләре ишеттеләр.

 

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.